- 15.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №01 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Күптән түгел балачак әдипләребезнең берсе, фронтовик шагыйрь Гадел Кутуйның тууына 115 ел тулу уңаеннан, туган җире – Пенза өлкәсенең Татар Кынадысы авылында зур бәйрәм узды. Пенза татарлары мохтарияте чакыруы буенча, әлеге тантанада без дә катнаштык. Шагыйрьне дөньяга китергән игелекле Татар Кынадысы авылына юлга чыкканда һәркайсыбыз эчтән генә үзен туган ягына кайткандай хис иткәндер. Чөнки шагыйрьнең туган җире безгә үткәндә калган мәктәп еллары кебек кадерле, якын иде. Үлемсез шагыйрь үзе дә сугыш кырының салкын окопларында Казанны йөрәгендә йөрткән. Шул окопларда туган «Иртәнге уйлар» исемле бер шигырендә:
«Рус шәһәрен ярсып яклаганда
Күзләремә Казан күренә», – дип язган ул. Бу юлларда шагыйрь бөек Русиянең азатлыгы өчен барган сугышларда үзенең бөек татар улы булып катнашуын, һәр чиркәүле шәһәр өчен азанлы Казанны яклаган кебек көрәшүен белдергән.
«САУЛЫГЫҢ НИЧЕК, БАЛАМ!»
Татар Кынадысы белән танышу мәктәп бусагасына аяк басудан башланды. Биредә берьюлы өч музей эшләвен ишетүгә, тарих сәхифәләрен саклаган шул залларга тартылдык. Әлбәттә инде, иң әүвәл Кутуй музеен күрәсебез килде. Безне биредә аның директоры, 10нчы сыйныф укучысы Аида Байбулатова каршы алды. Иң элек музейның материалларга бай икәнлеге күзгә ташланды. Арада Кутуйның туганнары, авылдашлары тапшырган шәхси әйберләрен дә күрдек.
– Кутуйның әнисе Динә апа эш арасында чәй эчәргә яраткан һәм коега бәләкәй улы Гаделне генә йөрткән, – дип сөйләп китте безгә Аида. – Моның өчен ана махсус чәй чиләге тоткан. Кое аларның өй чатына урнашкан. Музейда аның чәй пешерә торган чәйнеге дә бар. Ул чәйнекне музейга туган тиешле кардәшләре тапшырды. Улы Гаделнең үлем хәбәре килер алдыннан, ана өйдәгеләргә шундый шигырь көйләгән:
Төпсез, кара тирән кое
Төшемә керде балам.
Хәлләрең бик авыр мәллә,
Саулыгың ничек, балам?
Аннары яшь директор безгә Кутуйның сеңлесе Зәйнул Нурмөхәммәт кызы турында да халык хәтерендә сакланган истәлекләрне яңартып үтте.
– Зәйнул апа һөнәре буенча –табиб-фтизиатр. «Абыйны Казанга җибәргән булсалар, мин аны коткарып калган булыр идем», – дип ачынып сөйләгән. Ул – язучы Диас Вәлиевнең әнисе. Шулай итеп, Кутуйларның иҗат тармагы Диас Вәлиев, аның кызы Майя Вәлиева аша да дәвам итә.
Этнография музеенда безне авыл тарихы белән 10нчы сыйныф укучысы Галия Баһапова таныштырды. Аның сөйләвенчә, 1700-1720нче елларда Кынады елгасы буенда бер-бер артлы урыс, мордва һәм татар авыллары оешкан. Алга таба аларны әнә шулай милли исемнәре белән атап йөртә башлаганнар. Татарларга уңдырышсыз туфраклы, байлар баш тарткан җирләр туры килсә дә, халык фәкыйрь яшәргә теләмәгән. Иркенләп иген игә алмагач, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Идел пароходчылыгында дегет кайнаткан, чүлмәк ясау һөнәрен үзләштергән, такта белән сату иткән бу якныкылар. Ат, сыер асраганнар. 1859нчы елда авылда 3 мәчет, мәдрәсә булган, 2 азык-төлек, көнкүреш әйберләре һәм китап кибете, тегермән эшләгән. Хәзер авылда 772 йорт бар, халыкның күпчелеге таштан төзелгән өйләрдә яши. Мәктәптә 240 бала урта белем ала. Нигездә, барлык фәннәр рус һәм татар телләрендә үзләштерелә.
ТУГАН ИЛ – ТУГАН ТЕЛ
Ул көнне барлык сыйныфларда да күренекле авылдашлары, шагыйрь Гадел Кутуй дәресләре узды. Башлангыч сыйныфларда күбрәк аның шигырьләре яңгыраса, өлкәнрәк сыйныфлар аның хикәяләрен үз итте.
– Безнең халыкта туган телгә, дингә хөрмәт бик көчле, – диде безгә бу уңайдан мәктәп директоры Гөлнур Әбүзәрова. – Урыс авыллары әйләнәсендә яшәгәч, бигрәк тә. Мәктәптә балалар белән үз телебездә аралашабыз. Гомумән, Татар Кынадысы мәктәбе – Пенза өлкәсенең Күзнәй районында татар теле һәм әдәбияты дәресләре иң күп кергән белем бирү үзәге. Монда туган тел башлангыч сыйныфларда атнасына кимендә өч, ә 5-9нчы сыйныфларда бишәр сәгать укытыла. Теләгәндә, Русиянең мәгариф кануннарына яраклаштырып, туган телебезне тагын да күбрәк укытырга була. Район җитәкчелеге дә татар телен укытуга каршы килми, РОНО мөдире Алексей Перунков кайчандыр күрше татар авылында тарих укыткан (Алексей Анатольевич очрашуга килеп, укучылар алдында бик матур чыгыш ясады – И.Н.), татарча сөйләшергә өйрәнгән, безне бик хөрмәт итә. Өлкәдә дә милли мәгарифтәге уңышларыбыз буенча күпләргә үрнәк булып торабыз. Бер генә кимчелегебез бар – хәзерге буын балалары сөйләмендә рус сүзләре күп. Монда мәктәпне генә гаепләү дөрес булмас. Бөтен мәгълүмат ил-көнгә рус телендә тарала. Без – урыс дөньясы боҗрасында.
Гөлнур ханым сүзләренчә, мәктәпнең укытучылар коллективы да, барлык укучылары да Татар Кынадысындагы бөтен мәдәни чараларның үзәгендә кайный. Узган июнь аенда яңа мәчет салынуның 25 еллыгын бәйрәм иткәннәр, Сабан туйларын һәм башка милли бәйрәмнәрне дә ел да бергәләшеп үткәрәләр икән.
– Милли йолаларыбыз чагылган Сөмбелә, Нәүрүз, кышкы һәм җәйге Нардуган бәйрәмнәрен ел да уздырмый калганыбыз юк. Туган телебезгә хөрмәт уятуда аларның әһәмияте чиксез зур. Менә ел азагында кышкы Нардуганны каршылаган идек. Ул 25нче декабрьдән 5нче февральгә кадәр бара. Борынгы бабаларыбыз бу вакыт арасында урман кисмәгәннәр, ауга йөрмәгәннәр. Нардуган табигатьнең уянуын аңлаткан. Авылыбызда бу бәйрәм уңаеннан йөзек салу йоласы сакланып калган. Кызлар элек коедан су алып кайтканнар. Аннары теләкләр әйтеп, такмаклар җырлап, үз йөзекләрен сулы чиләккә салганнар. Соңыннан араларындагы иң яшь кыз сулы чиләктән бер йөзекне сайлап алган. Йөзек иясенә тиздән яраткан егетенә кияүгә чыгуын юраганнар. Без бу йоланы ел да уйнап күрсәтәбез.
Әбүбәкерова фикеренчә, мәктәп белән ана телен хөрмәт иткән укытучы җитәкчелек итсә, ата-аналар белән уртак фикергә килеп, озак еллар дәвамында аңлату эшләре алып барса, авылда татар телен укытуга беркайчан да каршылык тумый.
– Башка фәннәр барысы да рус телендә укытылуга карамастан, безнең балалар сыйныфтан тыш чараларда, тәнәфес вакытларында теттереп татарча сөйләшә, укытучылар ата-аналар җыелышында татарча чыгыш ясый, – ди ул.
Татар Кынадысында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүне дә алдан кайгыртканнар. Үзләренең ике укучысы Казанда югары белем алып кайткан. Элеккеге елларда татар теле дәреслекләрен өлкәнең милли мохтәрияте аша Казаннан алдырган булсалар, Татарстан дәреслекләре федераль исемлеккә кергәнлектән, быел ул гомум исемлек белән кайткан.
– Райондагы дүрт татар авылында – Татар Кынадысы, Ялгаш, Дәхтәрни, Бистәндә татар теле һәм әдәбияты дәресләре предмет буларак укытыла, – ди Гөлнур ханым. – Пенделка мәктәбе ябылгач, балалар рус мәктәбенә йөреп укый. Татар телен факультатив рәвештә өйрәнәләр. Гомумән алганда, өлкәдә 52 татар авылы бар, шуның 29ы мәктәпле. 17сендә татар теле укытыла. Милли мохтарият калган 12 мәктәптә дә дәресләр ачарга йөри.
Өченче ел Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында узган Русия Сабан туена баргач, бу авыл яшьләренең эшкуарлыкка йөз тотуларына, мәктәпне тәмамлауга, акчалы эш эзләп Русия үзәгендәге Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләргә китүләрен ишеткән идек.
– Әләзәннән 60 чакрым гына аерып торса да, бездәге халыкның холкы башка, – диде Гөлнур Гыймран кызы бу җәһәттән. – Безнең якларга укымышлылык хас. Иң якын, иң кадерле шәһәр –Казан. Каникул вакытларында балаларны гел Казанга алып барабыз. Аннан кайткач, телләрендә гел Казан Кремле, Бауман урамы, Камал театры. Хәзер Казанга экскурсиягә бару матур традициягә әйләнде. Укучылар күңелендә Казан үз, татар шәһәре булып калыкты. Безнең яшьләрнең күбесе укырга керергә яки эшкә урнашырга гел Казанны сайлый. Гадел Кутуй тикмәгә генә Казанга китмәгән.
Төштән соң, мәдәният йортында мәктәп укучылары тамашачылар игътибарына якташлары, фронтовик шагыйрь Гадел Кутуй тормышы һәм иҗатына багышланган «Язучы, шагыйрь, патриот» исемле сәхнәләштерелгән әдәби журнал тәкъдим иттеләр. Журнал сәхифәләрендә Кутуйның шигырьләре яңгырады, «Тапшырылмаган хатлар», «Солтанның бер көне» һәм башка әсәрләреннән театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде, җырлар яңгырады. Кичен Гадел Кутуй туган нигезгә бардык. Кутуйлар яратып суын эчкән кое янында уйланып тордык.
ДӘХТӘРНИ ЙОМГАГЫ
Гадел Кутуй укулары икенче көнне Дәхтәрни авылы башлангыч мәктәбендә дәвам итте. Башлангыч кына саналса да, биредә 57 бала укый, шул ук түбә астындагы балалар бакчасына исә 46 сабый йөри. Балалар бакчасыннан мәктәпнең беренче сыйныфына ел да 23-25 бала укырга керә.
– Авылыбызны саклар өчен бөтен мөмкинлекләребез бар, – ди мәктәп мөдире Луиза ханым Хөсәенова. – 400 морҗалы йортта 1340 кеше яши, яшьләребез дә күп. Ялгаш авыл җирлегенә кергән өч авылда исә бөтенесе 5600 инсан гомер кичерә. Авылыбызда мәдәният йорты, 2 мәчет, медпункт, 6 кибет, көнкүреш хезмәт күрсәтү биналары, амбулатория, цемент блоклар җитештерү цехы эшли.
2нче сыйныфта дәрес бара иде. Тактага зур хәрефләр белән: «Нәкыйп Каштан. «Ачулы туп». Хикәя.» – дип язылган. Укытучы Гөлчирә ханым Байбәкова шул хикәя буенча балаларга сораулар бирә. Диләрә Сөләйманова, игезәкләр Алия белән Мәрьям Тимербулатоваларның сөйләүләреннән хикәядә сүз дөреслек, батырлык, миһербанлылык турында барганлыгын аңладык. Ак алъяпкычлы сабыйлардан бүлмәгә сирпелгән яктылык та шушы әсәрнең эчтәлеген ачарга тырыша иде сыман.
Физкультура дәресеннән Русиянең атказанган тренеры Таһир Шаһбанов керә. Бер үк вакытта ул спорт залында самбо түгәрәге алып бара. Шунлыктан, мәктәп әлеге спорт төре буенча бик еш Русия чемпионатында катнаша. Араларында Иркен Яфәсев, Руслан һәм Марат Әбүзәров, Илнур Мусакев кебек дистәләгән Русия чемпионнарын да күрергә була.
Мәктәп тормышы белән танышып йөргәндә, якындагы мәчет манарасыннан өйлә намазына чакырган азан тавышы яңгырады.
– Ике мәчетебез бар. Икесен дә авылдашыбыз Мансур Мәҗитов төзеде, – диде Луиза ханым. – Рөстәм абый Йосыпов исә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә мәрмәрдән һәйкәл куйды. Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә, «Әйтегез, булышабыз», дип торалар. Бәхеткә, авылның камиллеген саклаучы шундый игелекле эшкуарларыбыз бар. Тормышта килеп туган барлык мәшәкатьләрне халык әнә шундый егетләр белән хәл итә.
Патриот шагыйрь Гадел Кутуйның тууына 115 тулуга багышланган тантана мәдәният йортында Татар Кынадысы, Дәхтәрни, Ялгаш, Бистән мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән «Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!» исемле әдәби композиция белән төгәлләнде. Кутуй якташлары Туган илнең туган телдән башлануын да яхшы аңлый.
Ирек НИГЪМӘТИ,
Казан шәһәре

Комментарии