«Җырлый да белсен, шаяртсын да. Шуның өчен 150 мең түлим»

«Җырлый да белсен, шаяртсын да. Шуның өчен 150 мең түлим»

«Иремә няня эзлим. Хезмәт хакы – аена 100-150 мең сум». Күптән түгел Интернет киңлегенә таралган белдерү бу. Баксаң, Чаллы шәһәрендә яшәүче миллионер хатын, блогер Динә Вәлиева эшмәкәр иренә няня эзли икән. Ирләр – зур бала, дигән әйтемне ишеткәнегез булгандыр. Димәк, няня балаларга гына түгел, ирләргә дә кирәк?..

«Дөресен генә әйткәндә, «ирем Айдарга няня эзлим» дигән белдерү бөтен Русия буенча таралды. Әлбәттә, ул авырмый, нормаль ир. Иремне бик яратам, әмма тиешле вакытымны аңа бүлеп бирә алмыйм. Белдерүдә кандидат нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында яздым. Ул бильярд уйнарга, хоккей карарга, компьютер уеннарын уйнарга, шансон тыңларга, иремә бакча эшендә булышырга һәм ашарга пешерергә тиеш. Әлеге өлкәдә эш тәҗрибәсе өч елдан да ким булмасын. Югары белеменең булу-булмавы мөһим түгел. Ачык, сабыр, стресска бирешми торган кеше кирәк. «Воровайки»ның, Михаил Кругның җырларын яттан белүе шарт. Вовочка турындагы анекдотларны да белсә, начар булмас иде. Эш графигы – атнасына 5 көн. Иртәнге 8:00дән кичке 20:00га кадәр. Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. Көненә 12 сәгать. Безнең өйдә – бар җирдә диярлек камера. Камералар астында эшләячәген дә аңлап килсен», – дип аңлаткан Динә бу гамәлен «Интертат» сайтына биргән әңгәмәсендә. Шуның өчен эшкә алынган затка аена 100-150 мең сум акча да түләргә әзерләр. Ире дә каршы килми, көне буе берүзе өйдә ятканга караганда, аралашып, уйнап, йорт эшләрен башкаручы кешенең янында булуы мең кабат артык икән.

Хәзерге заман гаиләләрендә ир һәм хатын рольләренең алышынуы әллә ни гаҗәп хәл түгел. Хатын-кызларның – баш, ирләрнең – муен ролендә генә калып баруына тормышта мисаллар җитәрлек. Үзем дә шундый гаиләне беләм. Казанда яшәүче Лия О. – уңышлы бизнесвумен. Хезмәт юлын инглиз һәм немец теле укытучысы булып башлады. Хәзер үзенең шәхси мәктәбе – «чит телләр мәктәбе» бар. Анда ул балаларны инглиз теленә өйрәтә, аларга дәүләт имтиханнарына әзерләнергә булыша. Ире дә төшеп калганнардан түгел, Лия укыган институтта белем алган, белгечлеге буенча – немец теле укытучысы. Заманында тәрҗемәче булып эшләгән, тик соңрак «ставка»лар белән мавыгып, баштанаяк бурычка чумган. Әлеге бурычларыннан котылыр өчен, аңа тагын әллә ничә кредит алырга һәм бурыч капкынына тулаем эләгергә туры килгән.

– Аның кредитларын 13 ел түләдек. Башта әти-әниләре бераз булышты, аннары барысы да минем җилкәмә ауды. Узган елның декабрендә ниһаять түләп бетердек менә. Ике кызыбыз бар. Үз әнием белән бергә торабыз. Аны тегенди-мондый эшкә чыгармыйм, үземнең шәхси шоферым итеп билгеләдем. Балаларны бакчага, мәктәпкә илтә – алып кайта. Мине эшкә алып барып куя – алып кайта. Әнине кибетләргә йөртә. Шуның өчен билгеле күләмдә акча түлим. Үзе берәр эшкә кереп эшли башласа, тагын кредитка чумар дип куркам, – ди Лия.

Танышу сайтларына күз төшерсәк, ир-атларның игъланнарында еш кына мондый җөмләләрне очратырга мөмкин: «Начар гадәтләрем дә, торак һәм матди проблемаларым дә юк». Әмма тирә-якка карасаң, күп гаиләләрдә хатын-кыз – табыш алучы һәм балаларны гына түгел, ә сәламәт ирне дә тәрбияләүче. Әлегә кадәр ир-ат акча эшләргә, ә хатын-кыз йорт хуҗабикәсе булырга һәм балалар тәрбияләү белән шөгыльләнергә тиеш дигән ышану яши. Дөрес, һәр гаиләдә аерым система. Әгәр дә хатын да, ир дә моңа каршы түгел икән, бу аларның шәхси эше – иң мөһиме, һәркемгә уңайлы булсын. Ләкин хатын-кызның барлык тормыш йөген үз өстенә аударуы, ә ир-атның бу йөкне бераз булса да күтәрергә тырышырга теләмәве – гаиләнең нигезен корыта. Танылган психолог Алла Балжан әнә шундый фикердә.

 – Балалар гаиләдә нәрсә күреп үсә? Әти-әнисе мөнәсәбәтен. Кыз – әнине, ир бала – әтине үрнәк итеп куя. Ана һаман баласына: «кызым, укы, үзеңә генә ышан, акча эшләргә өйрән», – дип кабатлап тора икән, кыз да гаиләдә баш булырга һәм үзе акча эшләргә омтылачак. Ир бала диванда ятып кына да, әтисенең балда-майда йөзүен күрә икән, димәк, ул һәр гаиләдә шулайдыр, дигән нәтиҗәгә киләчәк. Аның хатынына да күп акча эшләргә туры килмәгәе, – ди белгеч.

«Ир кешенең бер вазифасы – хатынын матди яктан тәэмин итү. Хатыны эшләргә җыенмый икән, ире аны каядыр – кара эштәме, дәүләт эшендәме эшләргә мәҗбүр итә алмый. Дөрес, төрле очраклар бар. Ире яңа гына вузда укуын бетереп эшли башлаган икән, билгеле, аның үзенә генә гаилә арбасын тарту авыр булачак. Хатыны яхшырак түләнә торган эштә эшләп, ире өйдә бала карап кала икән, мондый хәл дә тыелмый. Кайбер сәхабәләрне хатыннары тәэмин иткән – моны беләбез. Әмма гаилә тормышының нигезе акчага гына корылмый. Кайвакыт бик бай-мул тормышта яшәгән гаиләләрнең дә йортларында нур һәм ямь булмый. Ир кешенең тагын бер вазифасы – өйдә, гаиләдә ямь, җылылык булдыру, хатыныңның хәлен белү, аралашу. Ир кеше рухи яктан да гаилә тормышын тулыландырырга тиеш. Моны хатын-кызга гына йөкләп калдыру дөрес түгел. Гаиләне дини яктан тәрбияләү дә – ир җилкәсендә. Билгеле, хатын да бу вазыйфаны башкарырга бурычлы, әмма ир-ат үзенә йөкләнгән гади бурычны – гаиләне тәэмин итүне тиешле дәрәҗәдә башкара алмый икән, башкасын үтәсен – балаларын тәрбияләсен, йорт-җирне тәртиптә тотсын, гаиләсендә җылылык тудырсын», – дип саный «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов.

Әлеге игълан социаль челтәрләрдә бәхәс куптарды. Кемдер хатын-кызның әлеге адымын хупласа, кемдер көлде, ә берәүләр аны тиргәде. «Акчасы булгач, ник аптырыйсыз, кемгәдер эш бирүче була, кемнедер бәхетле итә», «Мондый эшкә мин дә ризалашыр идем, ашарга пешереп, уйнаган өчен 150 мең сум түләсеннәр әле», «Адресыгызны языгыз, бүген үк киләм», «Хатын ирнең муенына атланган», «Миңа да шундый хатын кирәк» һәм башка бик күп төрле фикерләре белән уртаклашкан татарстанлылар.

БУ КЫЗЫК

ТАСС мәгълүматлары буенча, Русия хатын-кызларының дүрттән бер өлеше ирләренә караганда күбрәк хезмәт хакы ала. Сораштыруда катнашучыларның 49 проценты гомуми гаилә бюджетын алып барырга ярата, калганнары аерып алып бара. Кагыйдә буларак, гаиләдә балалар һәм азык-төлек сатып алу турында карарны хатын-кызлар кабул итә. Әмма җиһазлар, техника һәм ял итү урыннарын сайлауга ир-атлар күпкә активрак тоташа яки 70 процент очракта сайлау бергә бара. Сораштыру 14,7 мең кеше арасында үткәрелгән.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии