- 16.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Аракы эчүчеләр турында күп язалар, күп сөйлиләр. Ярдәм генә итә алучы юк. Күпме гаилә шуның аркасында таркала. Шул сәбәпле күпме ир үлә. Ә балалар ятим үсә.
Менә соңгы көннәрдә генә безнең урамда 5 ир үлде. Бары шул зәмзәм суы гына башларына җитте. Күптән белгән бер гаилә күз алдында упкынга төште. Башта гаилә башлыгы гел эчте. Эштә дә урыннан урынга күчеп йөрде. Тупырдап торган ике малайлары була торып та акылына килмәде. Гаиләгә рәхәтлек күрсәтмәде. Үсеп җиткәч, малайлар да бу зәхмәтне үз итте, тора-бар хатын да сәрхушкә әйләнде. Малайлар әтигә карый шул инде. Ул аларга үрнәк. Коръән китабында да ирләргә үгет-нәсыйхәт күп бирелә. Хатын-кыз балалар үстерүче, ә ир-ат тормыш коручы, тәэмин итүче булырга тиеш. Өйләнер алдыннан яшәү куышын булдырырга кирәк, дигән сүз дә бик дөрес. Торырга урын булмау – күп гаугага сәбәп. Хәзер ирләр хатын-кызга йортка керергә дә читенсенми. Элек ул бик сирәк булып, хурлыклы гамәл саналды. Билгеле, хатын-кызның иргә ачуы килсә, куа да чыгара инде.
Фәүзия ЗАРИПОВА.
Казан шәһәре.
Коммунизмда яшәдек!
Ни генә дисәң дә, без бала чакта, авыр заманнарда кешеләр юмарт, бер-берсенә ярдәмчел иде. Хәтеремдә: иртүк хәер сорашучылар керер. Әбием җылынып җитмәгән өй ишегенең бозларын ватар. Хәер сорашучы исә кечкенә балаларын җитәкләп ишек төбендә тора. Әбием авырсынмыйча булганын – берәр бәрәңге булса да биреп чыгара. Алар чыгып китеп озак та үтми, икенчеләре керә. Күпме генә булмасыннар, берсенә дә караңгы чырай күрсәтелмәде. Хәзер иртүк туганыңа керергә кыймыйсың.
Ут-күз була калса, чаң тавышын ишетүгә, һәркем чиләк-көрәген алып йөгерә. Ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Пожарканың ике куллы насосы күпме утны сүндерде, аны хәтта музейга да куярга буладыр. Ә хәзер янгын чыга калса, халык аю биеткән урынга тамаша кылырга җыелгандай, кул кушырып, басып тора…
Әйе, кешеләре дә башка иде, заманасы да. Коммунизмда, чыннан да, яшәп алдык, дип саныйм мин. Парлашып Донбасска 19 сумга барып кайтуым исемдә. Дүртәүләшеп Кукмара ресторанына кереп, ашап-эчкәнгә 5 сум түләп чыккан чаклар да бар иде. 10-25 сум акчаң бар икән, теләгәнеңне ала аласың. Автобуста юл йөрү билеты – 5 тиен, Казанга 2 сум да 40 тиен белән барып җитәргә була. Бу коммунизм түгелме?!
Матур тормышта яшәдек, әдәп, әхлаклы, комсызлык булмаган тормышта. Бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы.
Гомере заяга узмаган
(Исемнәр үзгәртеп бирелә)
Әлхәс Нурмөхәммәт абый белән Шәмсениса апаның төпчек унынчы баласы булып дөньяга килә. Сөендеме икән ата-ана нарасыйларының якты дөньяга аваз салганына! Бик авыр еллар иде бит. Колхозлашу чоры галәмәтләре дә күз алдыннан китеп бетмәгән. Җитмәсә, Бөек Ватан сугышы да ил өстенә газаплы тормыш дулкыннарын сибәргә тора. Ерткыч фашист туган җиребезгә үзенең канлы тырнагын батырырга җыена.
…Юк, сөенгәндер ата белән ана улларының дөньяга килүенә. Чөнки һәр сабый үз бәхете белән туа бит. Гаиләдәге ун баланың бишесе үзләре яшь чагында ук якты дөнья белән мәңгелеккә хушлаша, өч ир һәм ике кыз гына яшәүләрен дәвам иттерә. Исән калган биш баланы тәрбияләү дә, әлбәттә, җиңел бирелми ата-анага. Алар иртә таңнан алып, кичке караңгыга чаклы колхоз эшендә эшли. Яңа туган баланы көлтә бәйләргә үзе белән алып йөргән чаклары да шактый була Шәмсениса апаның. Ашарга да такы-токы гына, киенергә дә аннан-моннан. Шәмсениса апа авылның иң оста тегүчесе була. Шуның белән ул тормыш алып баруның авырлыгын бераз булса да җиңеләйтә.
Матур гына яшәп ятканда, илебездә канкойгыч сугыш башлана. Канга сусаган ерткыч шәһәр, авылларны бомбага тота. Кешеләрне, бала-чаганы сарайларга бикләп, ут төртеп яндыра, газаплый…
Әлхәс сугышның нәрсә икәнен белерлек хәлдә түгел иде шул. Тамагы ачыккан бала елый, ә өйдә аңа ашатырлык ризык юк. Шуның өстенә әле дәүләткә дә кеше күтәрә алмаслык салымнар түләргә кирәк. Кеше барысына да ничек түзде икән?!
Сугыш башлангач, бар ир-ат, хезмәткә яраклы хатын-кызлар сугышка китә. Авылда карт-карчык, бала-чага гына торып кала. Авылдагы бөтен эш алар җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Яхшы атларны да җыеп алалар, фронтка озаталар. Алар да сугышның бөтен авырлыгын татый. Чәчүлек җирләрне ябык ат, савым сыерлары, үгез җигеп эшкәртәләр. Боларны яшүсмерләр башкара. Авыл кешесенең ул чактагы ашаган ризыгы – бәрәңге, кабак, алабута ипие, кычыткан һәм төрле үлән тамырлары. Барысын да күрде, барысына да түзде адәм баласы. Ходай башка күрсәтмәсен андый хәлләрне.
Көннәрнең берсендә Нурмөхәммәт абыйны да сугышка алалар. Бу көннең авырлыгын биш бала һәм Шәмсениса апа үзләре генә белә. Хәер, ул чорда мондый хәсрәтле көннәр һәр йортка диярлек килде. Солдатларның җыелу урыны булган Суслонгерда берничә ай газаплы көннәр кичергәннән соң, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Гражданнар сугышында алган каты ярасы һәм инвалид булганга күрә, табиблар аны сугышка яраксыз дип таба.
Сугыш кырындагы фаҗигале хәлнең авырлыгын әйтеп тә торасы юк. Әмма тылда да эшләр җиңелләрдән түгел: җир сукалыйсы, бөртек чәчәсе, урып-җыясы, дәүләткә тапшырасы бар.
Нурмөхәммәт абый бер эштән дә карышып тормый. Кая куйсалар, шунда эшли. Бик тырышып үти. Район Мактау кәгазе шуның дәлиле булып тора.
Шәмсениса апа да колхозның төрле эшләрен башкара. Шуның өстенә биш баласына да җылы назын өләшә.
Авырлыклар белән көн артыннан көн үтеп тора. Авырудан яңа гына аякка баскан уллары Хәсбир дә сугышка китеп бара. Сирәк кенә булса да хатлары килгәләп тора. Ата-ана шуңа да сөенә, күңелләрендә өмет чаткылары чагылып үтә. Тизрәк кенә сугыш бетсен дә исән-сау кайтсын уллары!
Әлхәснең олы апасы район финанс бүлегендә, ә кече апасы колхозда эшли. Бер абыйсы ФЗОга китеп бара. Әти-әнисе эштә чагында Әлхәс ике күзе дә дөм сукыр дәү әнисе янында була. Дәү әнисе аның икенче әнисенә әйләнә.
Сугыш тәмамланганның икенче елында Әлхәс беренче класска укырга керә. Төрле авыл мәктәпләрендә укып, унны тәмамлый. Ул вакытта аның өстенә кигән киеме сырган чалбар, телогрейка, ямаулы итек, ә ашаганы мичтә пешкән бәрәңге була. Ул чорда Ходай барысын да тигез күрде, бар булганга шөкер итеп яшәде. Унсигез яше тулгач, Әлхәсне дә армия сафына алалар. Төрле җирләрдә хезмәт итә ул. Командирлары да бик ярата үзен. Үзе дә кече командирлар хәзерләүче курсларда укый. Укуын тәмамлагач, взвод белән җитәкчелек итә. Яхшы хезмәт иткәне өчен, Мактау грамотасы, Мактау кәгазе, исемле фотосурәте белән бүләкләнә. Берләшмә командиры аңа 12 тапкыр рәхмәт белдерә.
Армия хезмәте тәмамлангач, Әлхәс әти-әнисе янына авылга кайта һәм гомерлеккә төпләнеп кала. Бер ел чамасы колхозда эшләп алгач, авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Халык белән дә уртак телне тиз таба. Укучылар да аны бик ярата. Эш урыны да һәрвакыт чиста һәм тәртиптә.
Әлхәс хезмәтендә елдан-ел зур үрләр яулый. Планнарын җиренә җиткереп үти. Ул үзенең эшенә сүз китерми, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Агитатор, стена газетасы редакторы, төрле сайлауларда комиссия рәисе, суд утырышчысы, депутат вазифаларын бик үтемле итеп башкара. Аның исеме колхозның Мактау китабына кертелгән. Ул “Районның иң яхшы идеология хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. Тугыз тапкыр авыл Советы депутаты булып сайлана. Китапханә эше белән бергә клуб мөдире вазифаларын да түләүсез башкара, фестивальләрдә, конкурсларда, спектакльләрдә, концертларда катнаша. Төрле уен коралларында да бик оста итеп уйный, матур итеп җырлый. Үзешчән сәнгатьне үстерүдәге уңышлары өчен фестиваль медальләре, грамоталар, дипломнар белән бүләкләнә. Әлхәс күп еллар колхозның комсомол оешмасын җитәкли, бригаданың башлангыч партия оешмасы сәркатибе була. Аның кулыннан бер генә дә килмәгән эше юк.
Әлхәс дөреслекне кешенең күзенә бәреп әйтергә ярата. Аның бу гамәлен үзәк китапханә директоры булып эшләүче Галимәбану да ошатмый. Әлхәсне эшеннән алып ташлау өчен эш йөртә башлыйлар. Урындагы җитәкчеләр исә аның намуслы хезмәткәр, эштә үрнәк булуын әйткәч, тикшерергә килүчеләрнең кәефе кырыла. Максатларына ирешә алмыйча кайтып китәләр. Соңгы елларда клуб белән дә җитәкчелек иткән өчен мәдәният бүлеге аңа өстәмә ярты штат куеп, хезмәт хакы билгели. Галимәбану ул шатны кыскарттырырга ирешә. Әлхәскә карата булган тискәре карашы үзгәрми.
Әлхәс эшен матур гына дәвам иткәндә, китапханәне яңа биналы итүгә ирешә. Авылның “Туган як тарихын өйрәнү музее”н оештыра.
Аның кимчелекле яклары да булгандыр, билгеле. Андый эштән беркем дә азат була алмый. Әмма Әлхәс эшенә хилафлык китерми. Шуңа күрә дә Казаннан килгән тикшерүчеләрне, аны кисәтмичә генә турыдан-туры китапханәгә алып киләләр. Аның эшенә тикшерүчеләр һәрчак югары бәя биреп китә.
Дөнья син уйлаганча гына булмый икән шул. Барысы да әйбәт кенә барганда, беркөнне яңа сайланган җирле үзидарә Советы белән аның арасында каршылык килеп чыга. Ул аңа юл кырыендагы ташланган буш шешәләрне, сыра савытларын җыярга куша. Авыл мулласы (ул шул хезмәтне дә башкара) чүп-чар җыеп, дәрәҗәсен төшерергә тиеш түгелдер инде дип, ул бу хезмәттән баш тарта. Авыл Советы рәисе аны күзәтә башлый һәм бүген дә район мәдәният бүлеге мөдире булган Рөстәмгә шикаять яза. Рөстәм бу хәбәрне ишеткәч, Әлхәскә бик каты җикеренә, эшеннән китәргә боера. Билгеле, Әлхәс бу сөйләшүне авыр кичерә, гариза яза. Шулай итеп, җайлы гына эшеннән азат ителә.
Кешегә кое казыма – үзең төшәрсең, дигән әйтем бар халыкта. Җирле үзидарә рәисе дә кыңгыр эшләре өчен эшеннән азат ителә.
Әлхәс ярты гасырга якын авылдашларына китапханә хезмәте күрсәтте. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып өйдә генә утырмады, район газетасында һәм республика газета-журналларында бик күп язмаларын бастырды.
Тормыш Әлхәсне төрле яклап сыный. Аңа бәхетсезлек арты бәхетсезлек килеп тора. Кыска гына гомерендә дәү әнисе, әтисе белән әнисе, ике абыйсы, хатыны һәм улы, башка якын туганнары мәңгелеккә бакыйлыкка китте.
Шул стресстан чыгарга үзендә көч тапты һәм китап язу эшенә кереште. Район башлыгының матди ярдәме белән Әлхәснең 15 китабы дөнья күрде. Сиксән ягына чыкса да, язуын дәвам иттерә, шуның белән сыкраган йөрәген тынычландыра.
Хезмәтен югары бәяләгәннәр. Аңа “ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Районның атказанган мәдәният хезмәткәре”, китапханәчеләр арасында “Иң сәләтле остаз” исемнәре бирелгән. Аның турында ярты сәгатьлек фильм төшерелеп, халыкка күрсәтелгән.
Әлхәс районда зур стажлы бердәнбер ир китапханәче. Мактаулы исем йөртүче дә ул гына. Ул үзен бәхетле кеше дип саный. Чөнки аның барлык уй-хыяллары тормышка ашып бара.
– Әти-әниемнең теләгән изге теләкләре кабул булгандыр. Мин яшим әле! – ди Әлхәс ихлас күңелдән.
Әйе, Әлхәс ярты гасырлык хезмәт юлында күп эшләрне башкарырга өлгергән. Гомере заяга узмаган аның. Уңышлар юлдаш булсын!
Ә.НУРГАЛИ.
Комментарии