- 16.01.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №2 (15 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1947нче елның җәендә Төгәлбай авылында (Әлки районы) гаиләбез белән авыл көтүен көтәргә алынган идек. Көтү бик зур 150 баштан артык эре мөгезле терлек бар, җиңел эш түгел. Һәр көн иртәнге алтыдан кичке җидегә кадәр нинди һава торышы булуга карамастан чыкмый калмый. Көтүне өчәү көтәбез. Әти – Идиятулла, Хөсәен абый һәм Солтан дигән 16 яшьлек малайны да ялладык. Ял көннәрне әти белән Хөсәен абыйны ял иттерергә Нургаяз абый белән мин дә чыккалыйбыз. Көтүне авылдан 2 чакрымда булган Түбән елга һәм колхозның чәчелми калган кырларында Имәнле күл дигән җирләрдә көтәбез. 3 сәгать саен су эчерергә алып барабыз. Хайваннар бит кешеләр кебек, төрле характерда була. Бер-берсе белән сугыша, сөзешә яисә бөтенләй көтү яратмый. Шундыйларның берсе – кызы Мөслимә белән генә яшәүче Шәмәрданова Нәбирә апалар сыеры. Ул еш кына көтүне ташлап авылга чаба. Ул кая барса да, колхозның чәчкән җиренә чыкса да, көтүче җавап бирә, штраф түли. Нургаяз абый аның артыннан авылга кадәр чаба. Сыер дуласа аттан уза диләр бит. Аны абый, аркан белән бәйләп, яңадан көтүгә алып килә. Көтүченең берсе 5 метрлы чыбыркысы белән шул качучы сыерны күзәтеп тора. Инде аптырагач абый аның арт аягының сеңерен бер-ике сәгатькә бәйләп куя, шуннан чаба алмый бераз аксап кына йөри.
Гата абыйның 4 малае бар иде. Олы улы Абдулла абый сугышка кадәр Иске Рәҗәбтә укып 10 сыйныф тәмамлаган. 1942нче елда аны сугышка алдылар. 1946нчы елда сугыштан кайткач, мәктәптә укытучы булып физкультура укытты. Куйбышев педагогия училищесына читтән торып укырга керде. Шул елны Нәбирә апаның кызы Мөслимәгә өйләнде һәм аларда яшәде. Үзе бик тырыш, таләпчән укытучы иде.
Сыерлары бер-ике көн бераз аксап йөрде дә, тагын көтүдән кача башлады. Абый аның аягын бәйләргә мәҗбүр булды. Аксап кайткач, Абдулла абый безгә килеп тавыш чыгарган. Мине дә хурлады: «Улыгыз тәртипсез, начар укый», – дип сүкте. 27 бала арасында 5-6 бала гына яхшы укыды, калганнарының өлгереше бар да уртача иде. Әти аларга: «Ул сыерны теләсә ни эшләтегез, без һәр көн аның артыннан чаба алмыйбыз», – диде. Шуннан алар аны Матак базарына чыгарып сатып икенче сыер алды.
Сентябрь башлары иде. Бер көнне 100дән артык булган 4 сыйныф укучыларын мәктәп янындагы мәйданга чыгарып 4 почмаклап тезеп бастырдылар. Уртача укучы 5 малайны чыгарып бастырдылар. Алар колхозның яшелчә бакчасына кишер, кыяр өзәргә кергән икән, 3 хатын-кыз укытучы аларны сүгә. Шул арада каяндыр Абдулла абый килеп чыкты да мине дә шул малайлар янына чыгарып бастырды. «Менә каравылчы Бәдыйгулла бабай Идият малае да кишер, кыяр өзәргә керде ди», – ди. Хәзер миннән дә сорау алалар. «Минем кергәнем юк, әни кишер, кыяр, суганны үзе үстерә, безгә шул җитә», – дидем. «Авылда тагын ике Идият бар бит, аларның да малайлары бар. Абдулла абый каравылчыны алып килсен дә ул әйтсен, кайсысы кергәнен», – дидем дә урыныма китеп бастым. Укучылар бер-берсенә караштылар да берни әйтмәделәр. Абдулла абый, сыерларының аягын бәйләве өчен, миннән булса да үч алмакчы булган иде.
Аннан ул мәктәп мөдире булды, мәктәп-мәчетне сүттереп, җидееллыкка әйләндерде, 2 смена укый идек. Ул ботаника, география, зоология фәннәрен укыта башлады. Аларны мин яратып укыдым, яхшы җавап бирә идем. Шулай да Абдулла абый миңа «3»ледән артык билге куймады. 7нче сыйныфны тәмамлагач, таныклыкта аның фәннәреннән гел «3»ле булды. Бу инде аның тагын безнең гаиләдән үзенчә үч алуы дип аңладым. Аннан берничә елдан мин кичке мәктәптә 8 класс тәмамладым. Анда ул укытмады. Мин барлык фәннәрдән дә 4-5 билгеләре белән таныклык алдым. Абдулла абый үзе безгә бераз туган да бит әле, югыйсә. Аның әтисе ягыннан әбисе һәм минем әнинең әтисе Җиһанша бабай – бертуганнар. Ул бабай рус-төрек сугышында катнашкан. Георгий ордены да алып кайткан булган. Мин дә тормышта югалып калмадым, ике училище тәмамладым, намус белән эшләп, хезмәт ветераны медаленә лаек булдым. Тормышта мине нахакка кимсетүләр булгаласа да, берсенә дә үч итмәдем, ачу сакламадым. Ходай барын да белә бит. Шулай укытучы-тәрбияче дисәң дә аларның да төрлесе була шул. Кешедән үч алу өчен аның төрле юлларын да сайлыйлар. Нахакка кимсетүне кеше авыр кичерә һәм гомер буе оныта алмый, күңелендә кала.
Сөләйман ШАКИРОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии