Юк, хәзрәт, без оятсыз түгел

Юк, хәзрәт, без оятсыз түгел

Күптәнге теләгемне тормышка ашырып, быел Санкт-Петербург шәһәренә барып кайттым. Кызым укый торган гимназиядә туристик төркем җыялар икән, һәм кызым белән без, бернинди авырлыксыз, шул төркемгә кушылдык. Бер уңайдан, Буа шәһәрендәге Вахитов исемендәге гимназия укытучыларына зур рәхмәт әйтәм. Сәяхәтебез май аена туры килгәнгә, инде күпсанлы фонтаннар эшли. Һава торышы да бик матур булгач, тәэсирләр бик әйбәт иде. Кайда гына булмадык, ниләр генә күрмәдек шул өч көндә. Күрсәтә беләләр шәһәрнең матурлыгын, тик бу матурлыкның меңләгән кеше гомере бәрабәренә барлыкка килгәнен генә әйтергә оныталар. Тик әйтәсе килгән фикерем бу түгел.

Безнең Татарстаннан килгәнебезне белгәч, маршрутыбызда булмаса да, экскурсоводыбыз безне Санкт-Петербургтагы бердәнбер мәчет янына алып китте. Мәчетнең салыну тарихын, аның үзенчәлекле орнаментын, манараларының матурлыгын сөйләп бара торгач, без мәчет янына килеп тә җиттек. Анда керү безнең экскурсоводның планында юк иде. Тик ул сөйләгән гүзәллекне якыннанрак күрү теләге көчле булгач, без анда кереп чыгарга берникадәр вакыт сорадык. Хәлебездән килгәнчә әзерләнеп, хатын-кызлар яулыклар бәйләп, бисмиллаларыбызны әйтеп, мәчет капкасыннан кергән вакытта, мәчет эчендә ниләр ишетәсебезне без, әлбәттә, белми идек. Ишек төбендә утыручы татар бабае ни өчендер безне эчкә үткәрергә теләмәде. Тик без үзебезнең Татарстаннан икәнебезне, мәчетне бик тә күрәсе килгәнебезне аңлаткач, каршы килмәде һәм без эчкә үттек. Телебездә – бисмилла, күңелебездә – соклану хисләре… Мәчет, чыннан да, матур, безнең бабаларыбыз матурлыкны тоя да, күрә дә, башкаларга җиткерә дә белгән шул! Халкыбыз белән горурлану хисләре тулы шушы сүзләрне пышылдап кына укучыларга сөйлибез, шул арада кемдер фотога да төшерә. Килеп чыкмасынмы бер хәзрәт бер ишектән. Килә-килешкә үк безне орышырга тотынды бу. Имеш, без – оятсызлар икән, мәчеттә намаз укымыйча, аны фотога төшереп йөрибез икән. Дөрес, мәчеткә кергәч, ике рәкәгать намаз укырга кирәген мин беләм, шартлары булганда укыйм да. Тик бу очракта, инде көн кичкә алышканда, без, әлбәттә, намаз укырлык пакь түгел идек. Аннан соң, безнең группада укучы балалар, аларның күбесенең зур шәһәр мәчетенә беренче тапкыр керүедер, намаз тәртибен белмиләрдер дә, өйрәнәселәре килгәндер, бәлки, һәм алар – оятсызлар(!). Бу сүз безнең йөрәкне бик әрнетте, инде ничә ай күңелемне борчып тора. Тагын керерләрме икән бу балалар мәчеткә, керсәләр дә, нинди хисләр белән керерләр икән алар анда? Хәзрәт бит безнең намаз укымавыбызны күрмәде дә бугай, ул башка бүлмәдән чыкты бит. Елмаеп, безнең сәламнәрне алса, хәлләребезне сораса, динле булып үсүнең өстенлекләрен аңлатса, сүз арасында мәчет әдәбе турында үтемле берничә җөмлә әйтсә… Менә шулар кирәк бит яшьләргә, шуны көткән идек бит без. Шулай булырга тиеш тә!

Икенче көнне без чиркәүгә дә кердек, анда безне күптән көткән туганнарын күргәндәй каршы алдылар, «Тагын килегез», – дип озатып калдылар. Без, укытучылар, үз динебезнең өстен якларын балаларга күрсәтергә, аңлатырга тырыштык, әлбәттә, тик ышандыра алдыкмы икән? Теге хәзрәт сүзләре йөрәкләрендә гомерлеккә урнашмадымы икән?

Дөрес, Санкт-Петербург хәзрәте безнең яраткан «Безнең гәҗит»не укып мәшәкатьләнмидер. Тик мондый күренеш белән мин Казаныбызда да очраштым. Якын туган сеңлебез Ләйсән өй туена чакыргач, берничә гаилә җыенып кунакка киттек. Мәҗлес үтте, җомга вакыты җитә башлагач, без Зөфәр тәти абыем белән (безнең якларда якын туганнарга исеме белән дәшмиләр, якын күреп, шулай матур итеп эндәшәләр) Болгар мәчетенә киттек. Әттәхиятүл мәчет намазыбызны укып, бер рәт итеп тезелгән урындыкларга утырып, намазны көтәбез, тирә-якны күзәтәбез, ни дисәң дә шәһәр мәчете бит! Авылдагыга караганда мәчете дә күркәмрәк, кешеләре дә зыялыдыр кебек… Шулай хозурланып утырганда, яныбызга бер бабай килде дә: «Ну-ка торыгыз моннан, бу минем урын, ә мин үзем әнә теге чалмалы хәзрәтнең беренче памошнигы булам!» – дип, бер хәзрәткә күрсәтте. Без тәти абыем белән бер-беребезгә карап аптырап калдык. Юкса, безнең янда ук буш урындыклар тезелгән. Бу беренче ярдәмченең һәр көн утыра торган үз урындыгына утырасы килсә, без бит кешечә әйткән матур сүзне дә аңлыйбыз, тупас итеп эндәшмәсә дә була. Аптырап калсак та, без сүз озайтып тормадык, идәнгә күчеп утырдык. Намазыбыз да укылды (Аллаһ кабул итсен), тик килгәндәге шикелле күңел күтәренкелеге юк иде инде. Мәчетләргә күңел җылысы көтеп килгән кешеләргә бераз йомшаграк булсак иде, хәзрәтләр. Без бит барыбыз да Аллаһ бәндәләре.

Фәһим ГАЛИМОВ.

Тәтеш районы, Келәш авылы.

Юк, хәзрәт, без оятсыз түгел, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии