- 16.06.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №23 (13 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Җәлилчеләрнең якты истәлегенә)
Минем Казанга беренче генә баруым түгел. Башка чаклардагыча, бу юлы да Кремльгә кергән урында Муса Җәлилгә куелган һәйкәл һәм аның янәшәсендәге көрәштәшләренең барельефлары янында туктап берничә минутка тын калдым. Шул чакта колагыма кошлар сайраган тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Нинди кошлар икән дип, тирә-ягыма күз салам. Якында гына кошлар кунып сайрардай куаклар да юк кебек. Шул чакта ниндидер сагышлы моң да ишетелгәндәй булды. Нәрсә бу? Ниндидер мистикамы? И-и… Исемә төште. 1944нче елның 25нче августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә фашистлар каршылык күрсәтү хәрәкәтендә актив катнашкан унбер татар кешесен җәзалап үтергәннәр. Шул чактагы законнар буенча үлемгә хөкемне башкару алдыннан җәзаланучылар белән берәр рухани очрашырга тиеш булган. Шушы кайгылы миссияне үтәүче падре Юрытко, татарлар җәза алдыннан ниндидер моңсу шәрык көен җырладылар, дип әйтеп калдырган. Әлбәттә, ул аның нинди көй икәнен атый алмаган (чит милләт кешесе безнең җырларны кайдан белсен). Шушы факттан чыгып, җәлилчеләрнең нинди көчле рухлы булуларына басым ясап әйтүдән тыш (гильотина каршысына барганда үзеңдә җырларга көч табып кара әле!) Муса Җәлил һәм аның иптәшләренең, әсирлектәге көрәшен өйрәнүче тарихчылар һәм әдәбиятчылар аларның нинди көй башкаруын да белергә телиләр. Күпләр бу татар халкының «Кара карлыгач микән, сары сандугач микән» җыры булырга тиеш дигән фикергә килә. Ни өчен нәкъ шушы көй соң? Андагы юлларны искә төшерик:
«Кара карлыгач микән,
Сары сандугач микән
Аны үстергән әнкәсе?»
Кеше үлем алдыннан күңеленнән бөтен узган гомерен барлап чыга, иң кадерле кешеләрен исенә төшерә, диләр. Иң кадерле кешеләребез инде ул, әлбәттә, әнкәйләребез. Җәзага таручыларның нәкъ шундый халәттә булулары бик мөмкин. Мин уйлыйм: бу минутларда җәлилчеләр җырның сүзләрен эчтән генә кабатлап моңайганнардыр. Берсе башлаган, калганнары аңа кушылган. Була бит шундый авыр минутлар, чарасызлык баскан чаклар, шунда үз эчеңә бикләнеп кенә моңлы җырны эчтән генә көйләп, шуңардан үзеңә күңел юанычы табасың. Шул җырдан тагын юллар: «Кайгыларым бетәр иде, сине күреп сөйләшсәм».
Билгеле булуынча, М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен төрмәдә бер камерада бергә тотмаганнар, алар башка кешеләргә камерадаш булганнар, тик җәза алдыннан гына барысы бергә очраша алганнар. Нәкъ шул чакта инде аларга бер-берсен юату-ныгыту, рухи ярдәм өчен туган халкының җыр-моңы кирәк булгандыр.
Тагын бер кат җырның исеменә игътибар итик: «Кара карлыгач микән, сары сандугач микән». Мондагы «кара» һәм «сары» сүзләре үлемгә баручыларның халәтен ачык чагылдыра кебек.
Тоткыннар белән бер камерада утырган итальян журналист-язучысы Рениеро Ланфредини сугыштан соң иленә кайткач, «Татарлар елмаеп үлделәр», дип язып чыккан. Әлбәттә, «елмаю» һәм «үлем» төшенчәләрен янәшә куюы кыен, бәлки мөмкин дә түгелдер, әмма җәлилчеләрнең ныклы рухлы булулары, үлем алдыннан елашып-үкенеп утырмаулары билгеле. Чөнки алар изге көрәштә үзләренең корбан булуларын яхшы аңлаганнар, фашистлар оясында яшерен көрәш оешмасында катнашып, актив эш алып баруның нинди фаҗигагә китерү ихтималлыгын белсәләр дә, туктап калмаганнар. М.Җәлилнең 1943нче елның октябрендә, үлемгә хөкем ителгәч, язылган «Дуска» (А.А.га) шигыреннән бер өзек китерик:
«Кайгырма, дус, яшьли үләбез, дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе,
Бәлки шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?
Мин ант иттем җанны кызганмаска
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?»
Әйе, алар барысы да әле яшь булганнар, яшьли үлгәннәр. Муса Җәлилгә – 38 яшь, Абдулла Алишка – 36, Фоат Сәйфелмөлековка – 28, Фоат Булатовка – 41 (ул безнең якташыбыз, Мәләвездән), Гариф Шабаевка – 37 (ул Ярмәкәй якларыннан), Әхмәт Симаевка – 29, Абдулла Батталовка – 28, Зиннәт Хәсәновка да – 28, Әхәт Атнашевка – 26 (ул араларында иң яше), Галләнур Бохараевка 29 яшь булган (ул да безнең якташыбыз, Кыргыз-Миякәдән).
Атаклы драматург, татар әдәбияты классигы Туфан Миңнуллин үзенең җәлилчеләргә багышланган драмасын «Моңлы бер җыр» дип атаган. Үлемгә хөкем ителүчеләрнең көчле рухлы, чын көрәшче булулары, туган моңнарны яратулары бөтен әсәр буенча лейтмотив булып бара. Әйе, драма барышында әсирләр җырлыйлар да. Муса Җәлил үзе дә «Сибелә чәчәк»не башкара. Хөкем ителүчеләр бу җырны бергәләп тә җырлыйлар. Монда инде һәр авторның үз фикере, үз ирке, бәлки ул:
«Сибелә чәчәк җилләр искәндә,
Өзелә үзәк исләремә төшкәндә», – сүзләрен тоткыннарның халәтенә ныграк туры килә, дип тапкандыр. Мин инде башка күп кенә өйрәнүче-тикшеренүчеләрнең фикеренә ияреп, «Кара карлыгач микән, сары сандугач микән» җыр-моңына тукталдым.
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,
Башкортстан, Бәләбәй шәһәре
Комментарии