- 16.06.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №23 (13 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әнием Гарифә 20нче гасыр башында туган. Ул вакытта дингә кысрыклаулар булмаган, шуңа күрә ул бик-бик динле иде. Аллаһы Тәгаләне бик зурлады. Нинди генә авырлыклар булганда да 5 вакыт намазын калдырмады. Коръән китабын ак тастымалга төреп, бик саклап кына тота иде. Әби-бабаларыбыздан калган бик зур рухи байлык бу. Әйтә иде ул: «Килер бер вакыт, өйнең түрендә торыр бер әрҗә. Шул әрҗәдән «шайтаннар» көне-төне биеп, җырлап, сөйләп торырлар». Гасыр башында туган кеше кайдан белгәндер?
Хәзер ул «шайтан тартмалары» кемдә генә юк. Һәрбер бүлмәдә генә түгел, хәтта кухняда да бар. Хәзер ул гына түгел, һәркемнең кулында шундый ук «шайтан тартмасы». Анысын да көне-төне карыйбыз. Менә шул «шайтан тартмасында» «Татарлар» дигән тапшыру бар. Милләттәшләрем кайда гына яшәсәләр дә, бер-берләренә ярдәм итеп, дус булып, мин – татар, дип яшәп яталар. Чынлап та, күп төбәкләрдә безне яраталар. Ә менә Татарстанда яшәүче татарлар без үзебез нинди?
Сугыш арты еллары. Бик-бик хәерчелектә яшәгән еллар. Мичкә кабызу өчен шырпы юк. Чыгасың да, кемнең морҗасыннан төтен күренә, чиләк тотып утын күмеренә китәсең. Шуңа да бездә «ут күрше» дигән гыйбарә бар. Күршеләр арасындагы рәшәткәләр сүтелеп, ягылып беткән. Барыбызда да казы-тавыгы бар. Тавыклар иртә кунаклый һәм иртә тора да. Торалар да, кая барасылары килсә, шунда юл тоталар. Күршеләрнеке безгә керә, безнекеләр дә каядыр китеп югалган. Бервакыт безгә аякларына чабата киндерәсе бәйләгән тавыклар керә башлады. Күрсәк, кертмәскә тырышабыз. Безнең зур кызыл кикрикле, бик гаярь атлап йөри торган матур әтәчебез бар. Күршебезнең әллә ничә еллык карт тавыклары йомырканы әз сала башлаганнар, ә налогны түләргә кирәк. Берзаман боларның 3-4 метрлы киндерә бәйләгән бер тавыклары юкка чыккан. Имештер, без суеп ашаганбыз. Әниебез моңа бик гарьләнде. Без, балалар, авызыбызны зур ачып, тыңлап кына торабыз. Сугышып, кычкырышып йөрмәдек, күршеләр булып калдык.
Көз җитеп, үлән-яфраклар саргайгач, теге үлгән тавык табылды. Киндерәсенә чорналып, ике арада үскән әрекмән, кычытканнар арасыннан чыга алмый калган. Күршебез С. апа авырып урынга яткач, әнидән бик каты гафу үтенде.
Урамыбызның икенче ягында, 3-4 йорт аркылы Кадыйр абзый белән Банат апа яшәде. Йортлары таза, капкалары биек. Ишек алларында чылбырга бәйләнгән эт саклап тора. Бәрәңге бакчалары да нарат ботаклары белән үрелеп, әйләндереп алынган. Бер ул һәм бер кыз үстерделәр. Банат апа, хатын-кыз булса да, колхозның арбаларын, чаналарын ремонтлап торды. Шундый теләсә кемнең кулыннан килмәстәй эш башкарсалар да, урманга барырга колхоздан ат сорап йөрмәделәр. Йөк ташу, бакча сөрү эшләрен үзләренең боланга охшаган сыерларын җигеп башкардылар. Бик эшчән, булган кешеләр иде. Шундый матур йортлары була торып, кышын ягарга күп кирәк, дип, бура-абзар ясадылар. Аның бер ягында сыер, икенче ягында үзләре кышлый иде. Йорт-җирләрен гомер буе матур, төзек итеп тоттылар. Менә берзаман бу йортка уллары Кави кайтып төште. Казахстан, Үзбәкстан якларында милициядә эшләгән. Хәрбиләр пенсиягә иртә чыгалар бит. Кави да бик яхшы сакланган, гәүдә төз, егетләрчә. Кайтуга ук үзенә табышлы эш тә табылды. Райондагы «заготсерье» оешмасына хайван тиреләре җыючы булып урнашты. Җигеп йөри торган аты да биеп кенә тора. Озын аяклы, түгәрәк, ялтырап торган гәүдәле. Мондыйлар безнең колхоз атлары арасында юк. Арбасында яки чана башында 2 көпшәле мылтык. Авыл халкы коры таякка эшләгәндә, ул акчалы эштә. Йорт-җир, капка-койма төзеп ятасы юк. Бар да әйбәт сакланган. Авыл халкы белән бик белдекләнеп сөйләшә.
Көн артыннан – көн, төн артыннан төн уза. 1960нчы еллар җитте. Безнең чор балалары да үсеп җитеп, 3 ел армиядә булып кайттык та, азрак хезмәт хакы түли торган урыннарга урнаштык. Әниләр олыгайды, авылда ялгызлары гына калды. Вак-төяк эшләрен без кайтып башкарабыз.
Җәйнең август айларында әни урманнан агач ташучы хәрбиләрдән бер машина утын сатып ала. Озынлыгы 6-10 метрлы каен, усак, зирек. Арада ара-тирә нарат агачлары да бар. Хәрбиләр утынны урамга бушата да китә. 70 яшьлек әни бу агачларны бер үзе генә ишек алдына ташый алмый. Менә бер төндә безнең агачларны кемдер сөйри башлый. Әни чыгып эндәшергә курка. Каракның башында нинди уй икәнен кем белсен? Көн яктыргач, әни җирдән сөйрәп барган агач эзеннән күрше Кавиларның бәрәңге бакчасына кадәр бара. Анда инде безнең наратларның шактые ташылган була. Бер генә төндә эшләгән эш булмагандыр. Әни өенә керми, ишегалдында бик усал эт, теләсәң дә керә алмыйсың. Кави урамнан үткәндә генә, ник алай мине мыскыл итеп, төнлә каракланып йөрисең, дип кисәтү ясый. «Минем эш түгел», – дип тә акланмый хәтта, усал гына итеп: «Миңа да кирәк», – дип узып китә. Агачларны да кире китереп бирми. Әле кисәтү ясаганы өчен кара төндә әнине куркытып та йөргән. Кайчан килеп куркытасын ул белә, тәҗрибәсе зур. Шушы төннән соң әни безне чакыртып, утыннарны ишегалдына ташытып куйды. Нәрсә булганын, сәбәбен безгә әйтмәде. Без моны бик соңыннан гына, әнинең ахирәт дустыннан гына белдек.
Кави да таза йорт-җирен калдырып, ахирәткә күчте. Аның гөнаһларын Аллаһы Тәгалә балаларыннан түләтте, аларның тормышлары бик аяныч булды.
Кем дә кем гөнаһлы эшләр эшли, тыныч кына үтеп китте дип уйламасын. Ул гөнаһлар өчен барыбер кемедер җавап тотачак.
Яшь вакытында Урта Азия якларында гөнаһсыз кешеләрне җәберләп йөргән Кавиның, авылга кайтып яши башлагач, авыл халкына да йогынтысы зур булды. Рафаил бәрәңге сатып машина ала, дигәч, мин бакчама бәрәңге дә утыртмый башладым. Бәрәңге үстерүнең авырлыгын авыл халкы белә. Бакчада хәзер чүп үләннәре үсә. Күпмедер вакыттан соң монда урман-чытырман үсеп чыгуы да бар. Бездә тырышкан, яшәргә теләгән кешеләрне яратып бетермиләр.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии