ЛӘЙЛӘЛЕ «ТУРГАЙ»

ЛӘЙЛӘЛЕ «ТУРГАЙ»

Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган,

Бүген әни бәйрәме.

Әти-әни тәрбиясе күреп үскән сабыйларның һәр көне гаилә җылысында башланса, мине үзендә кунак иткән Ләйләнең көне Саба районы Иске Икшермә авылында урнашкан балалар һәм яшүсмерләрнең «Тургай» социаль приютында башлана. Ятим сабыйлар язмышына һәрвакытта үз карашымны һәм бәямне биреп яшәргә өйрәнгәнгә, юл уңаенда чакырылмаган кунак булып керәсе иттем әлеге приютка. Дөрес, Ләйлә янына дип атап бармаган идем. Матур кыз , оешма бусагасын атлап узгач та, мине күз уңыннан югалтмаска тырышып, сөйләшәсе килеп, янымда бөтерелде. Приют җитәкчесе Әнәс Нури улы Сабитовның гаиләдән аерылып калган балалар һәм яшүсмерләрнең көндәлек тормышы ничек һәм нинди шартларда узуын таныштырырга дип бүлмәләрнең ишекләрен ачып күрсәтергә тотынуы булды, Ләйлә бар осталыгын җигеп, белгәннәрен миңа сөйләргә тотынды. Кечкенә генә кыз приютта эшләп килүче күпсанлы түгәрәкләрнең берсе – курчак театрында «артист» булуын, авылдагы карт әби-бабайларга ничек итеп спектакль күрсәтүләрен бәйнә-бәйнә тезеп китте. Әлеге «үзешчән театр артистлары» курчакларына киемнәрне үзләре тегеп, киендереп, иҗат итәләр икән.

Бик кызык кыз булып чыкты бу Ләйлә дигәнем. Бер караганда Әнәс абыйсына елышкан булса, икенче караганда безнең белән бергә бүлмәләрне карап йөрүче Айсылу апасына килеп сарыла. Ата-анадан аласы наз һәм яратуны бу баланың чит-ятлардан таба алуына сокландым мин. Уйлап карасаң, ятим сабыйлар үз күңеленә ошаган кеше белән генә аралаша, аларның кешегә ышанмаулары көчле.

Изображение удалено.

Компьютер залы, китапханә, методик белешмәләр, медикларның эш урыннарын, ашханә, өйгә бирелгән дәресләрне әзерләү бүлмәләрен карагач, Әнәс Нуриевич: «Әйдәгез, подвалны» карап меник әле», – диде. «Атамасы ук җисеменең ниндиерәк икәнен аңлата инде», – диеп, хуҗа кеше артыннан иярдем. Баскычтан төшкәндә үк, стеналарга ясалган матур сурәтләргә игътибар биреп, фикер сөрешемнең алга таба үзгәрәчәген, «астагы катта» серле дөнья барлыгына ышана башладым. Чынбарлыкны үз күзләрем белән күргәч, бездә дә тәртипләп яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, балалар тәрбияләргә мөмкинлек тудыручылар барын, һәм бу эшләрнең бары тик кешенең яки җитәкченең үзеннән генә торуын аңладым. Әнәс әфәнде кайчандыр түшәменнән су агып торган бүлмәне матурлап, балаларга «сәхнәле актлар залы» ясап кую тарихын да сөйләде. «Район хакиме Рәис Нургали улы Миннихановның, Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының матди һәм рухи ярдәмен тоеп эшлибез, яшибез», – ди ул. Чит өлкәләр белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып-бүлешеп, бер-берсенә кунакка йөрешеп, яшәүче Русия күләмендәге социаль өлкәдә эксперименталь приют булып чыкты «Тургай».
Подвалда урнашкан бүлмәләрне карап узганда, үзеңнең кая барганыңны да онытасың. Диварлардагы матур сурәтләрне рәссамнар эшләгәнме дисәм, идән юуучы булып эшләүче ханымның иҗат җимешләре булып чыкты ул.

Спорт җиһазлары өчен аерым бүлмә, тренажер залы, агачтан уеп эшләү өчен остаханә, сәйлән белән тегү-чигү, «Яшь математик», «Оста куллар», «Салават күпере», «Тәмлетамак» түгәрәкләре өчен аерым шартлар тудырылган бүлмәләрне күреп ис китәрлек. Балалар иҗат иткән эшләнмәләрне дә күреп сокланмаслык түгел. «Тургай» приютының бакчасында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган кайнатмаларны, тозлаган кыяр, помидорларны саклау өчен дә аерым бүлмәне матур итеп эшләп куйганнар. Күргәннәремне санап һәм аңлатып бетерерлек кенә түгел ул «подвал дөньясында».

Ләйлә дигән кунакчыл кыз, үз вакытын белеп безнең белән саубуллашып, дус-иптәшләре белән чираттагы «репетициясенә» китеп барды. Алда яңа үрләр, уңышлар көтсен ул сабыйны.

Сөйләшү-аралашуыбызны җитәкче бүлмәсендә дәвам иттек. Кайчандыр һәр авыл мәктәбендә булган «радиоузел» әлеге приютта даими рәвештә 16.30 сәгатьтә үзенең тапшыруларын башлап җибәрә икән. Тапшыруларның «журналист, хәбәрчеләре» – приютта тәрбияләнелүчеләр. Тәрбияче яки пешекче апаларыннан, медиклардан, килгән кунаклардан, җитәкче Әнәс Нуриевичтан интервьюлар алып, көн дә ярты сәгатьлек эфир вакытын кызыклы итеп уздыралар. Тагын бик кызыклы хәл мәгълүм булды. Приютта эшләп килүче «Яшь журналист» түгәрәгенә йөрүче балалар ай саен, рус телендә, «Маленькая страна» дигән 6 битле төсле газета чыгаралар икән. Димәк уку-укыту процессында мәктәп укытучыларның олимпиада һәм ярышларда таяныр укучылары, ярдәмчеләре бар.

Балалар приют исеме белән бәйле кош – тургайны аерым өйрәнгәннәр һәм тупланган материал үзе бер стеллаж хасил иткән. Кулдан эшләнелгән кошчыкларның ничә төрен генә ясамаганнар алар, кемнең фантазиясе нигә җиткән, шуның хәтле матурлык туган.

Татарстан республикасының Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы ярдәме белән, «Тургай» социаль приюты 2010нчы елда «Русия балалары» программасы буенча сенсор бүлмә өчен кирәкле җиһазларга ия булган. «Яктылык трубкасы», «Әйләнмәле көзгеле шар», хуш ис терапиясе өчен җыелма, «Супер Солар Проекторы», конструкторлар белән шыплап тулган бүлмәдә уздырылган тренинглардан бүген 19 бала файда күрә. «Тургай» приютында реабилитацияләнүче нарасыйларга тудырылган шартларга, матди-техник базасының ныклыгына югары бәя бирми мөмкин түгел.

Оешманың инновацияле эшчәнлеге турында һәр почмак, һәр бүлмә, дивардагы күпсанлы күргәзмә материаллар да ачык сөйли. Шартлар, мөмкинлекләр – кызыктырырлык һәм көнләштерерлек.

«Тургай» приюты директоры тәрбиячеләрнең махсус халат киеп йөрүләренә каршы. «Биредә балалар үзләрен өйдәге кебек хис итәргә тиеш», – ди ул.

Приютта хезмәт тәрбиясе беренче урында тора. Нинди генә очрак булмасын, гаиләдән вакытлыча яшәргә килгән баланың әлеге оешмада үз «хезмәт кенәгәсе» бар икән. Ике айга бер тапкыр уздырылучы «эшмәкәр көнендә» баланың эшләнелгән эшләрен кенәгәгә язма рәвештә кертеп, «хезмәт хакын» приютның үз валютасы «тургайчык» рәвешендә эшләп алырга мөмкинлеге бар. Көннең икенче яртысында «яшь эшмәкәр» «үз эшен» ача ала: «фирма ачар өчен» лицензия алуны да исәпкә алсак, кызыклы итеп оештырылган тормыш кайный бу приютта. Балалар оешмада эшләп килүче кибеттән эшләп алган «тургайчикларына» уку әсбаплары яки уенчыклар сатып ала алалар. Дөрес, балалар кирәк-ярак белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән, әмма күңелләрендә «үзем эшләп таба алам» дип, киләчәк тормышта югалып калмаслык итеп яшәр өчен ныгырга шәп адым бу.

«Тургай волонтерлары» исемле отряд сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәткәренә, ялгыз әби-бабайларга кар көрәргә, бәрәңге утыртырга булыша. Бәйрәмнәрдә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырырга да онытмыйлар балалар өлкән буын вәкилләренә. Нечкә күңеллелек, игътибар, хөрмәт күрсәтергә өйрәнәләр алар әлеге очрашуларда. «Тургайлыларның» бүгенге тәрбия ысулы хезмәткә мәхәббәт, киләчәк тормышка ышанычлы адымнар белән атлап керү өчен психологик һәм практик әзерлеккә бәйле.

Приютның куяннар фермасы, сыерлары бар. Балалар бик теләп дүрт аяклы җан ияләре тирәсендә олыларга булышырга тырыша. Әмма вакытларының буш мизгелләре сирәк була шул. Уку процессыннан тыш, балаларның «җирле үзидарәсе» һәр сәгать- минутын исәптә тота. Көндәлек гимнастика, спорт белән шөгыльләнүдән тыш, атнага бер тапкыр Байлар Сабасына бассейнга йөрү балаларга бик ошый.

«Турагай»лыларның үз мунчалары, теплицалары бар. Чәчәкләрнең генә 54 төрен исәпкә алсак, эшнең ничек оештырылуын күзалларга, апрель аенда үз теплицаларында үскән кыярны ашханә өстәлендә күрергә була. Җәен бакчада мәш килеп яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерә икән тургайлылар. Бер сүз белән әйткәндә, кызларны – хуҗабикәләр, малайларны чын гаилә башлыгы булырга өйрәтеп тәрбиялиләр монда.

2003нче елның 27нче августында ачылган социаль сферада эксперименталь база оешмасы дип аталган приютның мактанырлыгы бар икән шул.

Оешма ачылган көннән бирле эшләүче коллективның балаларга тәрбия-хезмәт күрсәтүче 39 ханым-әфәнденең уртача хезмәт хакы 18 мең сум тирәсе, әмма техперсоналның акчасы азрак икән.

«Тургай» социаль приюты күп ярышларда грамоталар, гран-прилар алучы оешма. 2005нче елда республика күләмендә уздырылган яшьләр фестивале, 2006нчы елда «Татарстан кролигы», 2009нчы елда «Идел-Урал арасы» конкурсы дипломанты булганнар. 2011нче елда «Робинзон-2011» республика ярышларында, 2012нче елда «Тургай волонтеры» проекты белән «Милосердие» номинациясендә «ОАО РИТЕК» һәм «Лукойл» оештырган конкурста җиңү яулаучылар алар. Югарыда аталган «ОАО РИТЕК» һәм «Лукойл» оештырган 2013нче елдагы ярышларда да «Клуб вместе» проектында «Тургайлылар» җиңеп чыкканнар.

Әлеге приютта, якын тирә районнардан, әти-әниләренең үз бурычларын үти алмаулары нәтиҗәсендә мәҗбүри китерелгән 978 бала реабилитация узган. Минем: «Тиздән сездә юбилей, бер мең санын узасыз», – дигәнемә «Тургай» социаль приютының директоры Әнәс Сабитов:

– Ул сан бик тиз якынлашмасын иде, әкренрәк адымнар белән килсен иде дә, нишлисең, тормышларын без үзгәртә алмый торган гаиләләр бар шул. Ә шулай да, баланы ата-анадан аеруга каршы мин. Тәртипсез тормыш алып баручыларның ул-кызлары вакытлыча бездә булганда, аларның акылга килергә мөмкинлеге бар, сабыйларын кабат үз яннарына ала алалар. Нарасыйларны балалар йортына алып китүгә караганда, тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр яки үз ата-анасына кайтару ягында мин, – диде ул.

Киләчәккә планнарын барлаганда: «Якын арада Башкортстанга Благовещенск шәһәренә барырга җыенам. Әлеге мәктәпне интернеттан табып алдым. Бер кызыклы итеп оештырылган эш белән танышасым, тәҗрибәләре белән бүлешәсем килә, Алла бирсә, әлеге яңалыкны үзебезнең приютта да башларга исәп бар», – дип серле генә елмайды Әнәс абый. Ни икәнен төгәл генә аңлатмаса да, алдан белеп, ни эшлисен һәм тәрбияләнелүче балаларга ошаячагын белеп эшли җитәкче.

Биредәге һәр хезмәткәр үз эшенең нәтиҗәсен балалар елмаюында күреп, озак еллар исән-сау булып яшәсен иде. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, миһербан-шәфкатьне мул итеп бирсен.

Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.
Казан-Иске Икшермә-Казан.

ЛӘЙЛӘЛЕ «ТУРГАЙ», 3.5 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии