ТОКАРЬГА ТЕЛЛӘР БЕЛҮ КИРӘКМЕ?

ТОКАРЬГА ТЕЛЛӘР БЕЛҮ КИРӘКМЕ?

Cоңгы вакытта туган тел, язмышының артык катлаулана баруы берәүгә дә сер түгел. Югыйсә соңгы халык саны алу мәгълүматларына караганда, Русиядә җәмгысы 182 һәм актив кулланылышта булган 147 тел бар дип санала. Күптелле дәүләтләр арасында Европада беренче урында тора. Телләр проблемасы көннән-көн кискенләшә барса да, илебездә аның белән ныклап шөгыльләнүче дәүләт структурасы бөтенләй юк. Беренче карашка, бар да әйбәт кебек. Федерациясе телләре, «Мәгариф» законында һәркем үз туган телендә укырга мөмкин, дигән маддәләр бар. Конституциянең 68нче маддәсе нигезендә Русиядә телләрне үстерү гарантияләнә. Әмма шул ук вакытта 309нчы законны (ул быелның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк) кабул итеп, милли төбәк компонентын юкка чыгардылар. Оптимизация дигән булып, милли мәктәпләрне ябалар. Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү тыелды. Шундый дәрәҗәгә барып җиттек ки, КФУның филологиясе һәм журналистикасы бүлекләренә укырга керү өчен, рус теле һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшыру мәҗбүри итеп куела. Мондый шартларда ничек итеп милли телләрне, аерым алганда, Татарстанда дәүләт теле саналган телен, яңа мәгариф стандарты кертелгәннән соң да, нинди юллар белән саклап калырга? Яр Чаллыдагы Л.Васильев исемендәге Кама политехника көллияте базасында үткәрелгән “2004-2013 елларга Республикасы дәүләт телләрен һәм Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Республикасы дәүләт программасы” нигезендә эшләүне камилләштерү” дигән республика семинары нәкъ менә шундый четерекле сорауларга бергәләп җавап эзләү, бу өлкәдә Яр Чаллыдагы махсус урта һөнәри белем бирү йортларында тупланган уңай тәҗрибәне пропагандалау максатын күздә тотты да.

Беренче карашка, кемнәрнеңдер: “Токарьга яки кием кисүчегә телләр белү, милли традицияләребез белән ныклап таныш булу нигә кирәк, үз һөнәрләренең нечкәлекләрен белсә, җитмәгәнмени?” – дип уйлавы бар. Һич кенә дә алай түгел икән. Әлеге семинар башыннан ахырына кадәр күренекле әдибебез Г.Бәшировның: “Тел — халыкның өзлексез байый һәм, иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе ул”, – дигән тирән мәгънәле фикерен меңе белән раслады.

Кама политехника көллияте “КамАЗ” акционерлык җәмгыяте канаты астында 64нче һөнәри-техник училище сыйфатында 1974 елда ачыла. Кырык елга якын эшләү чорында ул 33 меңнән артык югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләп чыгарган. Араларында нинди генә белгечлекләр юк: станокчы, контроль-үлчәү приборларын көйләүче, эретеп ябыштыручы, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, станоклар көйләүче, электр монтеры, инструментлар ясаучы һәм ремонтчы слесарь, төзелеш мастеры, электрон-хисаплау машиналары операторы, токарь, фрезерчы, кием кисүче, аш-су остасы, кондитер… Бүген бу уку йортында 12 милләт вәкиле булган 1400дән артык егет һәм кыз эшче һөнәрләрен үзләштерә. Күбесе, киләчәк язмышларын күздә тотып, берьюлы берничә алып чыга. Көллиятнең укыту-матди базасы да нык. Көллияттә 88 педагог яшь буынга белем һәм тәрбия бирә. Инженер-педагоглар уку-укыту, тәрбия эшләрен ике дәүләт телендә дә алып барырга сәләтле. Семинар барышында да мөгаллимнәренең милли җанлы, гореф-гадәтләребезне тирән ихтирам итүче һәм аларны яшь буынга җиткерүдә янып йөрүче булуларына сөенеп утырдым. Әнә югары категорияле укытучылар Гөлшат Садыйкова белән Вәзирә Фазуллинаның күренекле шагыйребез Х.Туфанның тормыш юлына һәм иҗатына багышлап оештырган “Язмышларны булмый үзгәртеп…” дигән әдәби-музыкаль кичәсен тетрәнмичә карау мөмкин идеме соң?! Көллият укучылары катнашында узган “Дуслыкның көче – бердәмлектә” дигән концертта да татар рухы, халыклар дуслыгы аеруча калку чагылыш тапты. Яр Чаллыдагы махсус урта уку йортлары тел сагында бер-берсенә терәк-таяныч та икән әле. Кама политехника көллиятендә оештырылган семинарда да Яр төзелеш көллияте каршында эшләп килүче укытучы Гөлсинә Кәримова җитәкчелегендәге “Яшь талантлар” драма түгәрәгенә йөрүчеләр К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек сәхнәләштереп күрсәтте.

Республика семинары өч секциягә бүленеп эшләде. Анда күрсәтелгән һәр ачык дәрестә Татарстандагы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерүгә бәйле никадәр алдынгы эш алымнары гына тәкъдим ителмәде: иренмә, өйрән һәм үз эшеңдә куллан гына! Әнә укытучы Евдокия Камашеваның рус төркемендә үткәргән дәресе Ә.Еникиның “Кем җырлады?” әсәрен анализлауга багышланган иде. Рус милләтеннән булган балаларның ихласлык белән татар җырына, татар моңына биргән бәяләмәләре, аларны рус һәм дөньяның классик музыкасы, сәнгате белән чагыштырып өйрәнүләре үзе генә ни тора! Ә “О, язык мой, певучий…” дигән сыйныфтан тыш чарада тумышы белән чып-чын рус кызы булган укытучы Анна Морозова халкыбызның “Яратыгыз!” дигән җырын саф татарча башкаруы белән шаккатырды.

Мәгълүм булганча, 2013 елда Казанда студентларның Бөтендөнья җәйге Универсиадасы үтәчәк. Бу мөһим чараны татар милләтен, татар телен, бай мәдәниятебезне һәм тарихыбызны дөнья күләмендә таныту йөзеннән максатчан эш җәелдерсәк иде. Төрле кыйтгалардан Универсиадага катнашырга дип килгән спортчы егетләр һәм кызлар Европаның кыл уртасында Татарстан дигән хөр мәмләкәт барлыгын, ә анда инсафлы, әтрафлы, бай мәдәниятле һәм тарихлы татар халкы яшәгәнлеген күреп, сокланып китәрлек булсын иде. Ә моның өчен Универсиадага кадәр калган вакытта татарның исемен һәм җисемен дөньяда таныту юнәлешендә җиң сызганып эшлисе иде.

Мәгълүм булганча, 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде.

2012 елда татарның беренче язма ядкаре — мәшһүр “Кыйссаи Йосыф” әсәре язылуга — 800 ел, ә Русиядә беренче төрки-татар басмасы — Петр I нең 1722 елгы манифесты басылып чыгуга 290 ел (бу җәһәттән, Татарстан китап нәшрияты әле шушы көннәрдә, аерым җыентык итеп, хәзерге татар, рус һәм инглиз телләрендә бастырып чыгарды) тула.

Ә инде 2013 елда республикабыз мәгариф системасындагы иң өлкән “Мәгариф” журналының чишмә башы булган “Мәктәп” журналының беренче саны дөнья күрүгә 100 ел була. Шул уңайдан 2012 елны — Татар китабы елы, ә 2013 елны Татар матбугаты елы буларак уздырсак, быелгы Тукай елы тагын да киңрәк яңгыраш алыр, шагыйрь рухы алдында йөзебез ак, күңелебез пакь булыр иде. Хөкүмәт дәрәҗәсендә үк игълан ителсә, бигрәк тә шәп буласы. Әгәр дә булмый икән, нигә әле көтеп ятарга: аерым мәктәп, район масштабында да бар изге эш-гамәлләребезне “Татар китабы елы”, “Татар матбугаты елы” девизы белән үткәрергә мөмкин бит.

Таһир САБИРҖАНОВ

ТОКАРЬГА ТЕЛЛӘР БЕЛҮ КИРӘКМЕ?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии