- 17.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Хикәя)
Аның туган авылына соңгы тапкыр кайтуына утыз еллап гомер узып та киткән. Утыз кыш, утыз җәй… Кая ашыга вакыт дигәнең? Менә хәзер, акчаны өйгә китереп бирә башлаганга өч ел үткәч, ул шәһәрдән авылга кузгалды. Анда аны көтеп торган кеше дә юк, югыйсә. Соңгы кайтуында күрде: нигезләренә аңа таныш булмаган бер гаилә алты почмаклы өй салып куйган, урыс капкасы ерактан ук кукыраеп утыра.
Быел кыш аңа нидер булды: күңеле бертуктаусыз туган ягына, туган авылына тартып торды. Күрәсең, ул туган туфракны, ә туган туфрак аны сагынган, аны үз янына чакыра, ниндидер күзгә күренми, күңел генә сизә торган җепләр өзелеп бетмәгән, мөгаен. Хәер, кайтуына күңел тынычсызлыгы гына түгел, Фоат үзе генә белгән башка сәбәпләр дә бар иде.
Авылда язгы кыр эшләре бетте, инде игеннәр әкрен генә күтәрелеп килә. Тиздән Сабан туйлары башланачак. Ә авыл Сабан туен ничек сагынды ул! Әллә тагын күреп була, әллә юк. Ходай үзе генә белә. Икенче, Фоат үзенә дә сер итеп саклап йөрткән, әллә ничә кабат күңеленнән үткәргән тагын бер сәбәп – аның нәзере. Әйе, кышкы шәһәр кичләренең берсендә шундый фикергә килеп, нәзер әйтте: «Алла кушып, исән-сау булсам, җәй көне авыл Сабан туена кайтып, ат чабышында арттан килгән бер малайга бүләк бирер идем». Менә шундый иде нәзере. Ә аны үтәмичә һич ярамый. Нәзер тотуы бар…
Фоатның туган авылын калдырып чыгып китүе сугыш беткән елга туры килде. Ул вакытта, сугыш җимерекләрен бетерәбез дип, ундүрт-унбиш яшьлек яшүсмерләрне ФЗӨгә җыялар иде. Кайда гына эшләмәде бу яшүсмерләр! Станок артына да бастылар, тимер юл да салдылар, күмер дә чаптылар. Шулай итеп, кендекләре авылдан тәмам өзелде: туган җирне, әниләрен өзелеп сагынсалар да, кайта алмадылар. Кайтып кара! Синнән качкын ясап, таш капчыкка тыгып куярлар иде.
Фоат шулай чит-ят җирләрдә дөнья куып йөргән чакта әнисе вафат булды, ә әтисе сугыштан ук кайта алмады. Ул әнисен җирләргә өлгермәде. Кайтып яңа кабер өстендә зиярәт кылды да, күңелендә ниндидер бушлык сизеп, авылда ике кич кунганнан соң үзе яшәгән һәм эшләгән Алапай ягына китеп барды. Фоат күрде: авыл һаман тернәкләнеп китә алмый. Халык җәен-кышын кырда, ә авыз тутырып ипи ашаганы юк.
Туган туфрагына икенче тапкыр аяк басуы алтмышынчы еллар уртасына туры килде. Җәйнең нурлы, тымызык вакыты иде. Күңел һәр иртәдә нәрсәгә булса да омтыла, кая булса да ашкына, талпына – аны табигать дигән бөек көч бөтереп ала. Шулай ук Сабан туе булырга тиешле көннәр иде ул. Тик авылда буласы бәйрәмнең ничектер сөмсере коелган сыман. Әйтерсең, халык нәрсәдәндер шикләнеп калган. Бу күңелсезлекнең төене иртәгесен чишелде. Авыл Советы рәисе чатан Галимҗан, өй саен кереп, йә бозау, йә сарык җыеп йөрде. Имеш, влач башында утыручы пеләш башлы җитәкчебез, Әмерикәне куып җитәбез, дип әйткән. Ничек куып җитәргә – җәяүләпме, ат беләнме, әллә машинадамы – анысы авыл агаена кирәкми дә иде. Аның үз исәбе: Алла боерса, бозау кышка итлек була, ә сарыкка малайга кәчтүм-чалбар аласы.
Авыл кешесенең шомлы карашын тойгач, Фоатның тамагына төер утырды: еллар уза тора, ә крестьянны талау элеккечә дәвам итә.
Шулай итеп, дөнья мәшәкатьләре белән утыз ел үтеп тә китте. Менә ул яңадан туган авылында, туган туфрагында басып тора, аның җылысын тоя кебек. Бу аның дөньяга беренче аваз салган, күзе ачылган, беренче тәпи баскан җире. Балачагы монда үтте. Үзеңнең сукбай улыңны таныйсыңмы, авыл?
Аның авылда әтисе белән бертуган абыйсының хатыны Хәтимә җиңгәсе яши. Ул инде бик карт, җилкәсе дә көянтәгә охшап тора. Фоат турыдан-туры аңа кайтып төште. Ялгыз торудан гарык булган Хәтимә җиңгәсе аны, ерак туганы булса да, җылы каршы алды. Газ плитәсенә чәйнек барып кунаклады, өстәлгә күчтәнәчләр куелды, чәй кайнап чыккач, икесе караңгы төшкәнче нәсел йомгагын сүтеп утырдылар: кем кайда, исәнме, кем вафат.
Ул бик иртә уянды. Балачак хатирәләрен яңартып, су буйларын әйләнде, тау астындагы чишмәне барлап суын эчеп килде. Хәзер урамда колонкалар: су торба буйлап килә. Ләкин Сәмәкән чишмәсен караганнар, чистартканнар, кырыена кәс түшәгәннәр. Димәк, авыл яши, аның тамыры көймәгән, киләчәк буыннар да монда канатларын ныгытачак.
Ул Сабан туе буласы урынга Хәтимә җиңгәсе белән төште. Җиңгәсен утырткач, сәвит рәисе Мөхәммәтҗанны эзләп китте. Ул – аның сабакташы, пенсиядә булса да, намусы кушканча эшләп йөри әле һаман. Алар, ике шәриктәш, бик җылы күрештеләр. Рәис аңа комиссия яныннан урын тәкъдим итте. Сабан туен башлап җибәреп, мәйдан мәшәкатьләре бер эзгә төшкәч, Фоат Мөхәммәтҗанга үзенең серен чиште. Ат чабышына инде киткәннәр иде. Аларны бергә каршыларга булдылар.
Мәйдан уртасында кашыкка йомырка салып, аны төшермәскә тырышып йөгерешкән чакта: «Атлар килә!» – дигән аваз таралды. Мөхәммәтҗан әкрен генә Фоатның җиңенә кагылды. Алар, урыннарыннан кузгалып, мәйданнан читкә, яңа гына атлар килгән җиргә атладылар. Тирләгән, йөрәкләре гөрселдәп торган чабышкылар бер түгәрәктә йөреп торалар иде. Комиссиядән берәү, кулындагы кәгазенә карап, һәрбер атка атланган малайга тиешле бүләкләрне өләшә. Рәис аның янына барып нәрсәдер әйтте, шунда бүләк өләшүче башка малайлардан әллә ни аерылып тормаган, борын очына сипкелләр тибеп чаккан бер малайга күрсәтте.
Мөхәммәтҗан белән Фоат җай гына атын атлатып йөрткән малай янына килделәр. Янында ике олы кешене күргәч, малай атын туктатты, алар белән кычкырып исәнләште. Шунда Фоат якын ук килеп, күпме вакытлар күңелендә саклаган, күптән тапшырасы килеп йөргән бүләген, нәзерен – ука белән чиккән кәләпүшне, эченә шактый гына акча салып, малайга бирде.
Дөрес, Фоат бу малайның, ФЗӨгә киткәнче яратуын үзенә дә әйтергә куркып йөргән, шушы туган авылы кызы Фаягөлнең оныгы икәнен белмәде.
Гомәр ШАКИРОВ, ветеран укытучы.
Әтнә районы, Иске Җогып авылы.
Комментарии