- 17.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Редакциягә бик күп хатлар килә. Атна саен кимендә 20-25 хатны почта аша алсак, интернет адресыбызга язучылар аннан да артып китә. Дөресен әйтим, элек алай ук түгел, жәй көне хатлар кими төшә иде. Кеше ял итә, бакча арасында казына, газета укырга вакыты юк дип үзебезне юата идек. Әйе, көз-кыш – хат сезоны. Инде быел җәйдә дә бөтен рекордларны суктык. Хат арасыннан башны күтәреп булмый.
***
Мәкаләләрем басылмый, ошамыйдыр, язарга зиһенем җитми, ахры, дип, каләмемне ташларга уйлый башлаган идем, газета битендә мәкаләм күренде. Тагын яшәреп киттем. Күрәсең, сезгә язучылар күптер. Миңа чират тимидер дип нәтиҗә ясадым. Газетаны калынайтырга исәплибез,дигәнсез. Аны калынайту нигә кирәк? Укып бетереп булмый. Кешеләр бит бер сезнең газетаны гына алмый…
Нәгыймә апагыз.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.
Әлеге авторыбыз кебек, хатларның күп килүен аңлаучылар күбрәк булсын иде дә бит. Еш кына редакциягә шалтыратып, «нишләп минем мәкалә чыкмый», «ике ай элек җибәргән хатымны нигә бастырмыйсыз», «нишләп фәләнне бастырдыгыз, ә минем акыллы фикеремне бастырмадыгыз» диючеләр бар. Үпкәлиләр дә… Менә шул үпкәләүчеләр азрак булсын өчен кирәк ул газетаны калынайту, Нәгыймә апа.
Борчылмагыз, ничек кенә булмасын, беркемнең дә хаты игътибарсыз калмый. Аларны уку бик күңелле. Тик менә шул хатларга 16 битле газетабызда кайчакта урын таба алмау гына күңелне борчый. Газетага ничек тә сыйдырырга кирәк дисең һәм, кемнеңдер 2-3 җөмләсен кыскарту бәрабәренә икенче берәүнең кыска гына хатын этеп-төртеп газета битенә сыйдырырга тырышасың. Кемнеңдер язмасын кыскарткан өчен дә үзеңне тиргисең, чөнки белеп торасың: язган кешегә һәр өтере, һәр ноктасы кадерле. Һәркемнең үз хатын газетада күреп шатланасы, үз фикерен укучыларга да җиткерәсе килә бит.
МАКТАУ ХАТЛАРЫ
Ярый, кемнеңдер хаты кыскарып булса да газетага керә әле. Ә менә кайберәүләр бу бәхеттән дә мәхрүм. Безне мактап язган хатлар турында әйтүем. Аларның тышына «мактау хаты» дигән келәймә сугыла һәм ул язма хатлар чиратының иң азагына урнаштырыла. 300дән артык хат чират көтеп ятканда, аларның чыгу мөмкинлеге калмый да диярлек.
Менә, мәсәлән, шундый хатларның икесе:
Хөрмәтле редакция! Исәнмесез, Илфат, Искәндәр, Эльвира! Сезгә әйтәм. Ишетәсезме? Сез әз генә булса да үзегезне дә саклагыз әле, сезгә дә бит ике гомер бирелмәгән дип, Бөгелмәдән Казанга ишетелерлек итеп кычкырасым килә. Яман кешеләргә тап булып, якыннарыгызны хафага сала күрмәгез. Гади халыкны яклап, җан атып йөрүегез өчен бер генә түгел, мең рәхмәт әйтәсе килә. Сездәй кайгыртып йөрүчеләр булганда, безнең күңелләр тыныч булыр, Аллаһы боерса. Ходай сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер насыйп итсен. Эшләрегез уң булып, газеталарыгыз безне сөендереп торсын. Күпме газета алабыз, барысын да кулдан-кулга йөртеп укып чыгабыз да, рәхмәт әйтеп, дога кылабыз.
Ил-көннәргә иминлек теләп,
78 яшьлек Оркыя әбиегез ХӨСӘЕНОВА.
Бөгелмә шәһәре.
***
Хөрмәтле редакция! Журналист һөнәрлеләр бихисап булса да, төпле, тирән фикерле, үз сүзен курыкмыйча ярып әйтә алырдай журналистлар күп түгел, ә менә сезнең газетада шундый журналистлар гына эшли.
Искәндәр Сираҗига килгәндә, ул нинди генә киртәләргә, каршылыкларга юлыкса да, ярты юлда төкереп, баш тартып, дәрәҗәсен, намусын югалтып, борылып кайтмый. Илфат энем, сезгә Искәндәр Сираҗи белән кулга кул тотынып эшләгәндә, көрәшкәндә, иҗат иткәндә, һичшиксез, җиңелрәк булачак дип ышанам. Әбүнәчеләр дә моны шулай бәяләр дип өметләнәм, шулай булгач, газетага язылучылар тагын да бермә-бер артыр дияргә җирлек туа. Сез ялгышмагансыз: Искәндәр кебек көчле журналистка җиң сызганып эшләргә, кыенлыкларны җиңеп, укучылар ихтирамын казанып, аларның рәхмәт сүзләрен ишетү өчен, менә нәкъ Илфат әфәнде кебек көчле рухлы, намуслы, танылып өлгергән, нык терәк була алырдай «Безнең гәҗит» мөхәррире кирәк булган да инде. Изге ниятле юлыгызда Хозыр Ильясюлдаш булса иде, ул сезне саклап, юл күрсәтеп, җиңеллек биреп, көч өстәсен иде. Амин!
Вәсилә АРСЛАНОВА,
хезмәт ветераны.Бөгелмә шәһәре.
Шундый рухта язылган хатлар бик күп һәм киләчәктә, менә шулай кыскартып кына, аларга тукталырбыз әле.
ЯРДӘМ СОРАУЧЫ ХАТЛАР
Хатлар арасында ярдәм сорап язылганнары шактый. Тик арада безнең кодрәт җитми торганнары да бар.
Мине улымның Яр Чаллыга уен автоматына йөрүе туйдырды. Зинһар, ярдәм итә алмассызмы? Миңа нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Ни өчен уен автоматларын бөтенләй бетермиләр? Тырышкач, Кама Аланында бетерделәр бит. Аның хуҗаларына иң каты җәза бирергә кирәк дип уйлыйм. Ябалар да икенче җирдә ачалар. Имеш, хокук сакчылары да белеп бетерми. Ул очракта шәһәр халкына бүләк яки акча тәкъдим итсәләр, бөтенесен әйтеп бирәләр. Кеше үз йортының ишегалдында кайда, нәрсә урнашканын бик яхшы белә бит. Кызыксындыру чарасы юк. Җыелып торган исәпсез машиналар да бу урында уен автоматлары эшләвен аңлата. Хуҗаларына кайчан да булса кеше рәнҗеше төшәр.
Тырышсаң, бөтен нәрсәне дә эшләргә була. Хокук сакчылары Чаллыдагы уен автоматларын бетерерләр дип уйлыйм. Болай да бозык дөньяда киләчәк буын барысын күреп, белеп үсә. Хокук сакчылары моңа күз йоммасын иде.
Бу газаптан алҗыган 50 яшьлек ана.
Түбән Кама шәһәре.
Җаны әрнеп хат язарга утырган ананың хатында уен автоматларының төгәл урнашу урыны гына күрсәтелмәгән. Ә башка сорауларына җаваплар шунда ук бар, югыйсә. Полиция хезмәткәрләренә бармыйча, кемгә барасың инде мондый очракта? Үзегез әйтмешли, әллә алар бу автоматлар турында белми дисезме? Алия Садыйкованы полиция хезмәткәрләре җәзалау турында язганда, Юлиус Фучик урамында урнашкан «Фонд Быт» ачык акционерлык җәмгыятендә, төгәлрәк әйтсәк, букмекер конторасында эшләвен, шунда полиция хезмәткәренең сакта торуы турында да язган идек. Азартлы уеннар, автоматлар янәшәсендә алар үзләре торганда, кемгә дә булса хәбәр итеп була микән?! Сез әйткән кызыксындыру чаралары да нигә билгеләнми дип беләсез?! Үз кулларын үзләре киссенмени алар?! Шәхсән үземнең Казан шәһәренең берничә урынында (әйтик, Липатов урамы, 9а йортында, икенче катта) уен автоматлары күргәнем бар. Тик шул тирәдә бөтерелгән полиция хезмәткәрләрен күргәнем булганга, андагы уен автоматлары турында болай да белгән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүдән файда булыр дип уйламыйм.
***
Кайчак ул хатларны ярдәм сорау дип атап та булмый. Кеше үзе бер шалтырату белән дә хәл итә ала торган соравын безнең аша хәл итмәкче була. Менә, мәсәлән, бу хат интернет адресыбызга килгән иде:
Исәнмесез! Мин – Мөхтәров Дәбир. Яр Чаллы шәһәрендә торам. Безнең комплекста җылылык өчен ниндидер билгесез перерасчет ясап, 2-2,5 мең сум өстәп, квитанция килде. Ни өчен шулай булганын, нинди перерасчет икәнен беркем дә белми. Без сездән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез, бу сорауны ачыкларга иде.
Хөрмәтлеләрем, кулыгызда квитанция бар икән, анда күрсәтелгән телефон номерлары аша шалтыратып, үзегез дә соравыгызга җавап таба аласыз бит. Ә, әйе, онытып торам икән: «нинди перерасчет икәнен беркем белми» диелгән бит хатта. Кемгә шалтыраттыгыз? Бу сорау белән кайларга бардыгыз? Кемнәр белми? Нишләп сез аны безгә язмадыгыз? Чутлаучылар үзләре нәрсә чутлаганын белмимени?!
Июль аенда тарифлар арту белән, җылылык өчен генә түгел, кайбер башка тарифлар өчен дә перерасчет ясап, инде түләнгән ярты ел өчен, яңа тарифлар белән исәпләп, тагын бер кат өстәмә акча алырга маташырга мөмкиннәр. Ләкин бу законлы түгел һәм Казанда да шушы сәбәпле судларга барып җитүчеләр байтак. Ә менә сез нинди перерасчет турында әйтәсез?! Без аны каян белергә тиеш?!
ШИГЫРЬЛӘР – АЕРЫМ ТАРИХ
Газетага килгән хатларның яртысы ук булмаса да, бик күбе шигырьләрдән гыйбарәт. Һәр номер саен 2-3 шигырь генә кереп баруын һәм инде чират көтеп ятучы 270тән артык шигырь (шигырьләрне башка хатлардан аерым саныйм! – Авт.) барлыгын истә тотсак, аларның газетага басылу мөмкинлеге ничә процент икәнен исәпләп чыгарып карагыз.
Кайбер укучыларыбыз шулкадәр ялкынланып иҗат итә, аларның шигырьләреннән китап чыгара алыр идек хәтта. Мәсәлән, Балык Бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылыннан Роберт Шәймәрданов атна саен якынча 10-12 шигырен интернеттан юллый. Инде хәзер әлеге авторның иҗат җимешләрен аерым бер документ файлга җыеп бара башладым һәм бу шөгыль минем бер «хобби»га әйләнде. Интернет почтаны ачу белән, тизрәк аның шигырьләрен шул файлга алып куеп, ничәнче шигыре икәнен санап, номер сугам. Роберт әфәнде, шигырьләрегез басылмаганга үпкәләмәсәгез иде, чөнки моңа кадәр бер тапкыр да шигыре басылмаган укучыларыбыз байтак һәм шуларның кайберләре менә инде елдан артык үз чиратын көтә. Әлегә шигырьләрнең рифмасына, мәгънәсенә бәйләнергә алынмыйм.
БАЛАЛАР ХАТЛАРЫ
Кайбер мәктәпләрнең әдәбият яки журналистика буенча оештырылган түгәрәкләреннән дә хатлар килә безгә. Газетабызның тематикасын истә тотып, олы сыйныф укучылары язса яки укытучылар сайланма материалларны гына җибәрсә, гаҗәпләнмәс идем, тик 1-6 сыйныф балалары язган шигырь, язмаларны укыгач, һәрвакыт аптырыйм. Беренчедән, укытучы яки әби-бабай, ата-ана кеше ул язмаларны безгә җибәреп, баланың хезмәтен әрәм итә. Икенчедән, балалар өчен басылучы газета-журналлар байтак бит. Нишләп соң аны шунда җибәреп карамаска?! Чагыштырып карау өчен, бер-ике язманы газетабызда тәкъдим итми булдыра алмыйм. Валлаһи дип әйтәм, сезнең балагызның шул язма өчен сарыф иткән вакытын һәм аның хезмәтен жәллим. Әйтәм ич, кулыбыздан килсә, беркемнең дә язмасын шул килеш кенә архивка озатмас идек. Бу хатларны үрнәк итеп куя алмасак та, сүз әйтерлек түгел, анысы.
***
Быелгы шәһәр Сабан туенда үз авырлыгымда (28 кг) батыр калдым. Узган ел нибары өченче урында булдым.
Дусларымның, укытучыларның һәм тренер абыемның гаҗәпсенүләрен күрсәгез иде?! Ә әниемнең күзеннән тоташ яшь акты. Ни гаҗәп, еларга түгел, бәлки, сөенергә, шатланырга гына кирәк булгандыр инде бу вакытта. Хәзер дә аңлый алмыйм ул мизгелләрне…
Әле икенче елга, Аллаһы боерса, шушы Сабан туена әзерлек турында бер хикәя дә язарга уйлыйм. «Яшь журналистлар» берләшмәсенә дә йөрим. Ә «Безнең гәҗит»не үз газетабыз итеп бик яратып укыйбыз! Шуңа да инде бар сөенечемне иң башта сезгә җиткерәм.
Мансур СӘЛӘХОВ,
Алабуга шәһәре, 1нче татар гимназиясенең 6 сыйныф укучысы, 2нче спорт мәктәбенең яшь пәһлеваны.
***
Әнием, әнием,
Кадерлем син минем.
Мин сине яратып,
Иркәләп торырмын,
Мин сиңа тормышта
Таяныч булырмын.
Җир йөзендәге иң матур сүз – әни. Мин әниемне бик яратам, чөнки ул шатлыкларымны, борчуларымны белеп тора. Уңышларым булса, әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул борчылып янымнан китми. Минем әни барысын да эшли ала. Эштән арып кайтса да, безне ярата, иркәли. Әни минем Алсу исемле сеңлемне дә шулай кадерләп үстерә. Балаларым тәртипле, белемле булсын дип, ул бар көченә тырыша. Без әниебезне бик хөрмәт итәбез.
Ләйсән ЮНЫСОВА.
Алабуга шәһәренең «Яшь журналистлар» берләшмәсе әгъзасы,
6нчы «А» сыйныф укучысы.
Болар, әйткәнемчә, – шул укучылар җибәргән бер дистә хатлар арасыннан иң-иңнәре.
Газетага эч бушату өчен генә язылган хатлар да байтак. «Редакция өчен генә» келәймәсе сугылучы ул хатлар, әлбәттә, газетада басыла алмый. Шулай ук җавап хаты язуны сораган һәм кире адресы язылган буш конверт юлланган хатлар да булгалый. Редакциянең авторлар белән хат алышу мөмкинлеге юк, дип язсак та, кайбер авторларга шәхсән үземнең хатлар җибәргәнем булды. Укучыларыбыз сүзенә битараф кала алмаудан, күңел нечкәлегеннән киләдер инде бу. Киләчәктә дә хатларга бергә-бергә анализ ясап барырга, сезнең фикерләрне дә игътибарсыз калдырмаска тырышырбыз. Сез дә биредә искә алынган хатларга игътибар итеп, гыйбрәт алсагыз иде.
Тагын бер үтенеч: хатларыгызны бары тик хатлар өчен дип язылган адреска: 420066. Казан 66, а/я 141 адресына гына, һәм заказлы итеп җибәрмәсәгез иде. Заказлы хатларны документлар тутырып, почтада чират торып алырга кирәк. Бу безнең вакытны исраф итү. Шулай ук башка адреска җибәрсәгез, хатлар югалырга мөмкин.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии