- 17.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №49 (14 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
…Эх, сез, каенаналар! Яшисегез яшәлгән, нигә соң сез кеше тормышын бозып, арага керәсез? Күпме кызлар явыз каенана кулы астына эләгүдән куркып, хәтта кияүгә дә чыкмыйча ята.
Ландыш ВӘЛИЕВА.
КФУ студенты.
(«Безнең гәҗит», 23 ноябрь, «Ике «якын» арасы» мәкаләсеннән).
Ялгышасың, Ландыш!
Эх, сез, кызлар! Әле яшәп тә карамаган килеш, нигә шулай аналарга пычрак атасыз? Әле бит сез ана булып карамаган, мең әрнү, тулгак газабы кичереп, бала тапмаган. Ә кияүгә чыгу ул Аллаһы Тәгалә эше. Кызлар каенанадан куркып, кияүгә чыкмый калмыйлар. Күктә никах укылмаса, җирдә укылмый шул. Ә бит әле кызлар кая барысын да белмичә, чит ил кешесенә дә кияүгә чыгалар һәм аннары ничек кайтырга белмиләр. Анда да каенана гаепле буламы икән?
Ландыш, мин синең дус кызыңның әнисен түгел, әбисен кызганам. Ул ана улына аракы салып бирмәгәндер бит. Мескен карчык, улы эчеп кайтканга йөрәге бер әрнесә, оныклары да рәнҗеткәндер инде. Әллә ул әби кунакка гына килгәнме?
Әбиләр бит оныкларын баласыннан да артык күреп ярата. Мин үзем 30 ел кайнана белән яшәдем, шуның 12 елын – ирем үлгәч. Үз әнием дә безгә килде. Зур улым өйләнгәндә, әле икесе дә исән иде. Өч балам да әбиләре өчен үлеп тордылар. Алар утырмыйча, табынга утырмадык. Менә хәзер 11 елдан бирле үзем дә каенана. Шөкер, әйбәт яшибез. Улым, киленем, оныкларым бик әйбәтләр, тормышыбыз җитеш.
Явыз каенаналар юк алар, ә аналарны санга сукмый торган киленнәр бар. Иреңне яраткач, аның әнисен, һич югы, хөрмәт итәргә кирәк. Аерылуга килгәндә, ялгыз яшәүчеләр дә аерылыша бит. Хәзерге заманда киленнәр каенанадан җәберләтеп тормый инде, анысы.
Ана кеше беркайчан да улына начарлык теләми, гаиләсе белән тату яшәвенә сөенә генә. Бала бәхете – ана бәхете бит ул. Анага тавыш кирәкмени? Ирегезнең әнисенә булган хөрмәтеннән көнләшмәгез, киленнәр! Тормыш дәвам итә, килен дә бер көнне каенана булачак. Бервакыт хезмәттәшем зарлана: «Ирем кайта да, әнисе янына кереп китә, мине күрми дә, әнисенең хәлен сораша»,– ди. «Ә син шатлан гына, – дим, – улларың күреп тора бит, алар да сине шулай ук хөрмәт итәчәк». Шулай булды да. Картларны хөрмәтләп озаттылар, уллары үстеләр, бик матур яшиләр.
Аналарны гаепләгәнче, аларны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Һәр гаилә – бер дәүләт ул, һәрберсенең үз уставы. Кеше тормышын үзең яшәмичә белмисең.
PS. Бик дулкынланып яздым. Әниләр бәйрәмендә әниләргә шулкадәр пычрак атуга күңел рәнҗеде.
Динә апагыз КАМАЛЕТДИНОВА.
Буа районы, Иске Суыксу авылы.
РЕДАКЦИЯДӘН. Хөрмәтле Динә апа! Язмабыз белән сезне рәнҗетергә теләмәгән идек. Авторлар фикере безнең фикер белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Бу язманы биргәндә үк, сезнекенә охшаш кайтавазлар буласына ышандык. Шигырьләрегез, язмаларыгыз аша яшьләргә үтемле киңәшләр бирердәй каенана булуыгызны беләбез. Киләчәктә дә язмаларыбызга игътибарлы булып, үз фикерләрегезне юлларсыз дип өметләнеп калабыз.
Теманы уйлап сайлагыз
Ландыш Вәлиеваның бу сүзләрен кешегә турыдан-туры пычрак ату, дип саныйм мин. Килен белән каенана тату итеп яшәгән очраклар күп. Аларның дус яшәмәвен каенаналарга гына сылтау дөрес түгел. «Гаеп атта да, тәртәдә дә бар», – диләр бит. Минемчә, бу хатын-кызның характеры аркасында. «Хатын-кызга ирек бирсәң, муеныңа менеп утыра», – дигән сүзләр дә бар бит.
Хәзерге вакытта өйләнешкән парларның яртысыннан күбрәге аерыла. Минем каенаналар аркасында аерылганнарны ишеткәнем дә, күргәнем дә юк әле. Күп очракта, каенана белән килен тату яшәмәсә, яшьләр аерым тора башлыйлар. Кызларның усал каенана кулына эләгүдән куркып, кияүгә чыкмыйча ятканы юктыр. 13-14 яшьлек кызларның бала тудырып, балаларын ташлап калдыруы, балалар йортларындагы балаларның сугыштан соңгы чордагыга караганда да күбрәк булуы бар хатын-кызга да кагылмый, ләкин аларның дәрәҗәсен төшерә. Телевизорда «ДТВ» каналында «Голые и смешные» дигән тапшыру күрсәтәләр. Яшь кенә кызлар тәннәренең кай җирен генә күрсәтмиләр. Алар бит моны акча өчен кылана. Бу галәмәт бөтен хатын-кыз өчен дә оят булырга тиеш. Ул тапшыруны яптырсыннар өчен, хатын-кызларның нәрсә дә булса эшләгәнен ишеткәнем юк әлегә.
Ландыш, син язмаңда дустыңның әбисен (әнисенең каенанасын) хурлап язгансың. Бу бер дә әйбәт түгел. Син чит кеше гаиләсенең шәхси эшләрен тышка чыгаргансың. Яшисегез яшәлгән, каенаналар, диясе түгел. «Алтыдагы алтмышта» дигән мәкаль бар. Картайгач кына кеше үзгәрми.
PS. Хәзерге вакытта «Безнең гәҗит»тә КФУ студентларының язмалары күбәйде. Алар арасында студентларга, югары уку йортларына кагылышлы язмалар юк, диярлек. Андагы кайбер хәлләр мактанырлык түгел бит. Имтиханнар өчен студентларның ришвәт бирүләре, аларның бик аз процентының гына тырышып укуы, укып чыккач, үз һөнәрләре буенча эшләмәве беркемгә дә сер түгел. Минемчә, студентларга бу кимчелекләрне бетерү турында уйларга, шулар турында язу кирәк.
Ф. АБЗАЛ.
Яр Чаллы шәһәре.
Комментарии