Һәрнәрсәне үлчәүгә салмыйк, дисәк тә…

Газетаның 16 ноябрь санындагы Ландыш Гарифуллинаның « Мәчетне дә талап була икән» дигән язмасын укыгач, үз фикеремне язарга булдым.

…Гөнаһ, фәлән диеп тормадым,

Зәңгәр төндә күрше карчыгының

Ак әтәчен кереп урладым.

Шул эшләрем өчен явыз карчык

Каргый-каргый теләк теләде:

«Денеңнән яз, явыз урыс», – диде.

Кабул булды аның теләге.

Үкенү хисләре түгел, киресенчә, горурлану тойгылары чагыла бу шигъри юлларда. Таныгансыздыр, Ландыш туташ, бу юллар синең язмаңда төп тема итеп алынган.

Татар язучылары, шагыйрь, иҗат әһелләре ул елларда урысчалатып, берсеннән-берсе уздырып, хак динебезне, мулла, абыстай, ишан хәзрәтләрен ямьсез, пычрак сүзләр белән сурәтләп, түбәнсетеп, күп әсәрләр иҗат иттеләр. Без динсезлек, кыйбласызлык чорында яшәдек. Ләкин -мәдрәсәләрне яндырып, хәзрәтләрне атып, сөргенгә сөреп, тормышыбыз гөлбакчага әйләнмәде. Урысларның да чиркәүләре җимерелеп, поплары, изге атакайлары юкка чыгарылган. Ләкин аларда, барыбер, үз милләте, теле, гореф-гадәтләре белән горурлана белү сакланып калган. Нинди булуларына карамастан, һаман да «без» дип күкрәк киереп, горурланып яшиләр.

Аллаһ йортына кул сузган адәм актыкларының шул гамәлләрен аклагандай, монда төп гаеп «показуха» ясап йөргән мулла белән абыстайда, дип әйтәсең килә, Ландыш туташ! Юк, балакаем, эчкечелек, ялкаулык, тәрбиясезлек, имансызлык монда. Нигәдер безнең татар халкында гына шулай газета саен дин тотучылардан, яулыклы кызлардан көлеп, түбәнсетеп язалар.

Эшләгән җиремдә руслар да күп. Юри кызыксынам, аларда чиркәүгә барсаң, һәрнәрсә түләүле. Шәм өчен дә, чукындырган, укыган өчен дә түгәрәк кенә сумма түләргә кирәк икән. Бергә тату гомер иткән рус күршеләребезне соңгы юлга озатканда поп килеп, укып киткәнен күрәбез. Һәм берсе дә «поплар ата караклар, показуха ясап, акча җыеп йөри» димиләр. Абыстайның мәет юган өчен акча соравыннан чәчем агара язды, дисең. Син яшә әле, Ландыш. Шулай да мәет юганда катнашканың, булышканың бармы? Мәетнең өстенә комган белән су йөгерттең дә бетте, түгел бит. Аның да үз тәртибе бар. Һәм аны һәммә кеше башкара алмый. Һәркемнең үлем сәбәбе төрлечә. Берәүләр әллә нинди йогышлы чирләр белән үлә. Сез юар идегезме? Өлкән яшьтәге бер апа сөйли: «Бергә эшләгән дус хатынның әнисе үлде, юып-хәстәрләп озатуымны үтенә. Беләм инде, әнисе туберкулез белән газапланды. Кешегә чыгармадылар гына. Ничек юасы инде, кире каксаң, яхшы түгел», – ди.

Гомумән, дин, мулла дип зурдан кубып, тегеннән-моннан колак очына эләккән гайбәтләргә таянып, зур гаепләр ташлаганчы, аз гына булса да дин белән кызыксыныйк, догалар өйрәнеп, намазга басыйк. Менә шунда килешмәгән гамәлләр күргәндә, сүз әйтсәк тә урынлы булыр.

Чәчләрне агартырдай башка проблемалар күп әле безнең, Ландыш. Газиз туган телебез ни хәлдә? Сез – яшьләр, студентлар һәм бик актив, уңган, өлгер халык. Дәрәҗәле, күренекле кешеләр, җитәкчеләр белән еш очрашасыз. Көннең теләсә кайсы вакытында кабызып карардай каналыбыз юк. Махсус антенналар алып, күрше Башкортстан телевидениесен, үзебезнең татар җырчылары чыгышын карыйбыз. «Пусть говорят» кебек, халык ябырылып карардай тапшырулар юк. Без бит Татарстанда, татарның үзәге, йөрәгендә яшибез. Үзебездә җитештерелгән товарларда татарча язулар юк, булганында – сүз саен хата. Нигә боларны контрольдә тотучы оешма юк?

Чит төбәкләр алдында Татарстанның имиджын матур яктан гына күрсәтәбез, дип тырыша безнең телевидение җитәкчеләре. Ә менә татар теле, туган телебезнең имиджы ничегрәк? Инде «шахар», «хам», «вакыга» дип сөйләргә күнегеп киләбез. Ураза бәйрәме вакытында, яңалыклар тапшыруында «Изге галәмнәр кылып яшәргә язсын» дип шаккаттырды берсе. Ялгышты бу бала, алар да бит адәм баласы, ялгыш әйтүе мөмкин, дисәм, шул ук сүзне өч урында куллангач, исем китте.

Матур сөйләме, осталыгы белән (матур җырлавы белән дә) хөрмәтебезне яулаган Ильмира Исрафилованы да яклый алмыйбыз. Һәр елны миллионнар сарыф итеп бабаларыбыз, милләттәшләребез каны түгелгән изге урында, Кол Шәриф мәчете каршында «Сотворение мира» исеме белән рок-фестиваль үткәрәләр. Былтыр бер шәһәрдән кайткан дус хатын шуннан узганда: «Сездә Явыз Иванның Казанны басып алуын бәйрәм итәләрмени?» – дип сорап куйды.

Инде язманың төп темасына күчик. Аллаһ ризалыгы өчен дин тотучылар гел бушка гына хезмәт куярга тиешләр икән. Мәчетләр дә фатир кебек. Утка, суга, газга, телефонга каян алып түлиләр дип уйлыйсыз? Мәчетләрне хөкүмәт финансламый бит. Мәчетнең дә түбәсе тузарга, канализация, су торбалары эштән чыгарга мөмкин. Шактый зур мәчетне җыештыручыга да түләргә кирәк. Кайсыгыз бушлай җыештырырга риза?

Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете теләп калам.

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.

Казан.

Һәрнәрсәне үлчәүгә салмыйк, дисәк тә... , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии