- 18.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Хикәябезнең төп геройлары – Касыйм белән Басыйр икесе дә Кәримов фамилиясендә булсалар да, алар бертуганнар түгел, әмма туганнардан да якынрак дуслар иделәр. Бәлки Касыйм белән Басыйрның ерак бабалары Кәрим исемле булгандыр, нәсел башы шуннан башлангандыр, кем белә…
Аларның дуслыгы мәктәп эскәмиясеннән башланган. Егет вакытларында да беркайчан җуелмас булып үсте дуслык, ныгыды. Алар әкиятләрдәге агылый белән тагылый кебек гел бергә булдылар. Касыйм Сөлчәдә кармак белән балык тота икән, Басыйр да озын кармакларын алып шунда йөгерә. Касыйм аулак өйдә чагында егет-кызларны әйлән-бәйлән уйната икән, Басыйр да мандалина кылларын чирткән булып утыра. Егетләр икесе дә бер елда туганга солдатка да бергә алындылар, бәхетләре шул булгандыр, икесе дә бер урында хезмәт иттеләр. Хәрби хезмәттән соң түшләрендә күп санлы значокларын ялтыратып туган авылларына кайтып керделәр.
Дуслар шул значоклар таккан хәрби киемнәрдән бер-ике ай чамасы дус-ишләрен кызыктырып, кызларның күз яуларын алып йөрделәр. Гадәти киемнәргә күчкәч, өйләнеп тә җибәрделәр. Туйдан соң бер ел тулгач, Басыйрның Наиләсе – кыз, Касыймның Әлфиясе малай бүләк иттеләр.
«Әти-әни нигезендә озак яшәп булмас, шуңа да үзебезгә өй өлгертергә кирәк», дигән уйлар белән өй салырга керештеләр. Иң элек Касыйм сап-сары нарат бүрәнәләре белән өй өлгертте. Өлгертте дигәч тә үзе генә түгел, әти-әниләре, туганнар, дус-ишләр һәм Басыйр дусты да аңа зур ярдәм итте. Шул ук урамда Касыймның өеннән ерак түгел Басыйр да матур өй өлгерткән иде. Дуслар бер-берсенә салам, печән кайтарсалар сәнәкләрен күтәреп ярдәмгә ашыгалар иде. Яңа өйгә чыгу берәгәйле булды, Касыйм белән Басыйрның балалары бер-берсе белән танышып киттеләр.
Басыйр да, Касыйм да икесе дә авылда яхшы эшкә урнаштылар. Яхшы гына хәләл көчләре белән тир түккәндә, дәүләт барысын да үзгәртеп ташлады. Яшьләргә авылда торырга рәт калмады, эш аларга гына түгел, олыларга да тәтеми башлады. Ике дус озак аптырап тормады, авылларыннан ерак булмаган Чаллы шәһәренә киттеләр. Эшләгән кешегә эш табыла икән ул! Кайберәүләр, яшьләр шәһәргә китә, авыл ятим кала, дип сөйләсәләр дә, аларны гына да гаепләп булмый, дәүләт үзе кайвакыт шундый юлга барырга мәҗбүр итә.
Менә шулай ике дус тыныч, имин яшәп ятканда бер заман, көтмәгәндә араларына шайтан килеп керде. Бу Касыймның мунчага дип кайтарган бер трактор утыныннан башланды. Ул утынны кисәр өченбензин пычкысына ягулыгын Басыйр эшләгән складтан алырга булды. Касыймның ун литрлы бензин савытын күргәч ул:
– Яшьти, сиңа бүген бензин бирә алмыйм, бүген-иртәгә уракка төшәләр, колхозга кирәк. Бар, бер-ике көннән килерсең, – диде. Касыйм китеп барышлый иномаркага ишарәләде:
– Соң, авыл кешеләрен алдап баегач, аларга бензин нигә бирдең соң? Мин дә алар төсле акча түлим, – дип ярсыды.
Әмма Басыйрның моңа керфеге дә селкенмәде, ачудан ярсыган Касыйм буш савытын күтәреп кайтып китте. Утынны кул пычкысы белән кисәргә булды. «Сиңа карап аптырамам әле», янәсе.
Алар Әлфия белән бер метр буйлы усак утынын урталайга бер көндә кисеп бетерделәр. Икенче көнне утын эшен бетереп әрдәнә ясап өеп тә куйды. Дустының тәрәзәсеннән күрерлек итеп эшләде ул. Шул вакыйгалардан соң дуслык өзелде, бер-берсен күрмәмешкә салыша башладылар. Шушы көннәрдә Басыйр җаваплы складка зур зыян килде, өч-дүрт тонна бензин сыйдырышлы савытта аз гына да бензин калмаган иде. Ул соңгы тамчысына кадәр якындагы елгага агып беткән, краны ачык калган булган икән…
Бу хәлгә бөтен халык гаҗәпләнде. Берәүләр бу бала-чага эшедер, тимер-томыр эзләп алар шунда чуала дип уйласа, икенчеләре өч ай хезмәт хакын алмаган колхоз эшчеләре кранны ачкан дип фикерләде. Басыйр исә, Касыйм аңа үч итеп шулай эшләгән дип уйлады. Колхоз рәисе генә эшне тиз чиште, килгән зыянны өч кешегә бүлде. Төнлә һәм көндез каравыл торучы һәм Басыйр килгән зыянны түләргә тиеш иде.
Басыйрның якын дустыннан шикләнүен Касыймга җиткергән иделәр. Соңгы елларда сәламәтлеге какшап, бу нахакны күтәрә алмыйча, ул теге дөньяга күчте. Күпме мизгелләрне бергә кичергән дустыннан ул моны көтмәгән иде.
Дусты вафатыннан соң Басыйр да бер ай үткәч рак авыруыннан үлеп китте. Соңгы көннәрдә аны дустын нахакка гаепләве бик борчый иде…
Бу дөньяда без барыбыз да кунаклар гына. Бакыйга күчкәнче яшәү үкенечкә калмасын. Ә тормыш дәвам итә, бер үлгән артыннан үлеп булмый. Әтиләренең юлларын аларның балалары дәвам иттеләр.
Касыймның өлкән улы Илдар әтисенең елына кайткан, үзе генә түгел, Басыйрның төпчек кызы Әлсинә белән. Алар өйләнеште, шунысы кызык: аларның икесенә бер юрган, бер мендәр генә түгел ә фамилияләре дә бер иде! Күп тә үтми Әлсинә Илдарга тупырдап торган малай табып сөендерде. Әбиләре – Әлфия белән Наилә самавыр тирәсендәге чынаяклар төсле чөкердәшеп утыра иделәр…
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Комментарии