Сагыш сыенган йорт

Сагыш сыенган йорт

Гомер көзләренә кергәндә кем генә үз туган нигезендә тынычлыкта, муллыкта яшәргә хыялланмый микән? Әлбәттә, күпчелек өлкән буын шул хакта уйланадыр, яшәү дәверендә шушы өмет-хыяллары чынга ашсын өчен нигез салырга тырышадыр. Ләкин тормыш бит ул шулкадәр катлаулы, дулкыннары белән кайчак ак җилкәнле корабларны да бөтереп алып, тирән чоңгылларга илтеп аударырга сәләтле. Шундый катлаулы мизгелләрдә кемдер рухи көченә таянып, ишкәкләрне кулдан ычкындырмый, ярга чыгарга омтыла, кемдер, кызганычка, тирән упкыннарга оча. Нишлисең бит, кул бармаклары да тигез булмаган кебек, кешеләр дә төрле-төрле була. Берәүләр үз язмышын үзе сыза, ә икенчеләре сынаулардан чыгу юлын таба алмый, язган язмышы белән килешеп яшәргә мәҗбүр була.

Өлкәннәр айлыгы уңаеннан безнең Азнакаебызда да шактый тәрбияви чаралар оештырыла. Без дә – шәһәребезнең «Маяк» гәҗите редакциясе каршында оешып, эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары, көзнең иң матур бер көнен туры китереп, күчтәнәчләребезне төйнәдек тә, Актүбә бистәсендәге картлар йортына барып кайттык.

Картлар йорты… Исеме үк күңелне тетрәндерә, җаннарны әрнетә. Картлык көнеңдә мондый урынга эләгү бәхетсезлек инде, әлбәттә. Тик, шулай да, ялгыз пенсионерлар өчен бер дә начар урын түгел кебек ул. Дүрт стена арасында бикләнеп, кемнәндер ярдәм көтеп тилмергәнче, биредә булуың күпмедер дәрәҗәдә әйбәт тә. Ни дисәң дә, биредә үзең кебек язмышлы кешеләр белән аралашасың, биредә эшләүчеләрнең кайгыртуын тоясың, җылы мөгамәләсен ишетәсең, табиб күзәтүе астында буласың… Йөри алмаганнар өчен махсус ятаклар, коляскалар, укыйсы килгәннәр өчен гәҗит-журналлар, карарга телевизор бар. Әмма бер нәрсә үзәкне өзә – якыннарның булмавы… Аларның синнән баш тартуы…

Сирәк булса да, кайберәүләрнең хәлен белешеп торырга якыннары киләдер килүен. Тик мизгел кебек кенә күрешүдән соң, аерылу газаплары йөрәктәге яраларны кабат сулкылдатып әрнетәдер шул.

Картлар йортындагы моңсу мохит менә шундый уйларга этәрде мине. Күпме язмыш, күпме ялгышлар ята биредә. Тулгак ачыларын кичереп, үзенә гомер биргән әниләрен, әтиләрен ташлаучыларны исә бөтенләй дә аңлый алмыйм. Мондый бәгырьсезлекләрдән үзебезне дә, балаларыбызны да, оныкларыбызны да, бер Ходаем үзе сакласа иде! Һәрберебезгә гомер көзләрен үз нигезләребездә, тынычлыкта, бәрәкәтле, мул тормышларда каршыларга язсын!

Язмамны исә түбәндәге шигырь юлларым белән тәмамлыйсым килә.

Картлар йорты бусагасын

Җилләр йөри ача-яба.

Гомеркәйнең ал кояшы

Офыкларга баеп бара.

Әле көлә, әле елый,

Язмыш гүя шулай сыный.

Уттан алып суга сала.

Ярсый-ярсый, дулый-дулый.

Кай арада гомер уза,

Буразналар сыза-сыза.

Чигәләргә көмеш сибә

Язмыш дигән бу зилзилә.

Әллә ялгыш, әллә каргыш,

Язмышларда ачы сагыш.

Туңган җанны учка кысып,

Сары көзгә кереп барыш.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии