Тормышлар, тормышлар…

Уйламаганда-көтмәгәндә күрше авылда яшәүче дустым Рафыйкны очраттым. Күп еллар очрашкан булмагач, сөйләшер сүзләребез күп җыйналган. Ике ел элек әти-әнисен җирләгән икән. «Энекәшнең кыланмышлары тизләтте аларның үлемен, – диде ул. –Өч абыйсы, бер апасы арасында үскән энем Газим төпчек малай иде. Арада иң зурысы булгач, өйдәге эшләрнең күбесе минем җилкәдә, чөнки әни белән әти көн дә иртә таңнан колхоз эшендә иделәр. Газимнан башка да ике энем һәм бер сеңлем булса да, бер энемнең яшьтән аягы зәгыйфь булганга, аңа эш куша алмый идем. Үсеп җитеп, Казанга үз көчем белән укырга китеп бардым, ә өйдәге эшләр миннән соң үсеп килүче энем Вакыйфка калды. Өйдә булышучы булмаса, әти-әнигә бик авыр буласын без белә идек. Әле болай да күпчелек көннәрне әти белән әни иртүк торып, безне жәлләп: «Йокласыннар әле бераз булса да», – диеп, эшкә киткәнче мал-туарларны карап, безгә эшне җиңеләйтәләр иде. Мин үзем дә ялларда өйгә кайтып килү җаен карый идем. Ничек булса да, өй эшләрендә әнием белән әтиемә, энемә булышасым килә иде.

Җәй айларында авылда эш тагын да күбәя, чөнки малларга (әтиләр малларны күп тоталар иде) кышлык печән әзерләргә кирәк. Кайбер вакытларда, әллә укуны ташлап, авылга кайтып китәргә микән, диеп тә уйлап куя идем. Укудан китсәм, армиягә алачаклары гына тотып торды мине ул вакытларда. Без бит иң бәләкәй энебезне гел жәлләп, аңа «кар-яңгыр» тидермичә генә үстердек, янәсе бәләкәй әле ул.

Укуларны бетергәч, мине совет армиясе сафларына алып киттеләр. Әниләрнең төп булышчысы булып Вакыйф энем калган иде, аны да ярты елдан соң армия сафларына алдылар. Ә безнең төпчек энебез әти-әниләргә булышуны белмәде шул. Менә шулай «төпчек-төпчек», диеп, энебез Газимны әти-әни белән берлектә без үзебез дә дөрес тәрбия бирмичә, ялкау, эш сөймәүчән итеп үстердек. Без энем Вакыйф белән армиядә вакытта бөтен өй эшләре әти белән әнигә генә калды. «Эшләп кеше үлми» дисәләр дә, көне-төне бер ялсыз эшләү кешене йончыта, ардыра, кеше организмы боларны күтәрә алмыйча чирләргә бирешә башлый. Мин армиядән кайтканда әни дә, әти дә бирешкәннәр иде инде, күзләрендәге элеккеге очкыннар югалган иде. Әти бик каты ютәлли башлаган, ул моны безгә сиздермәскә тырыша иде.

Армиядән яз кайткан булсам да, җәйләрен хуҗалыкта булышып, авылда минем һөнәрем буенча эш булмагач, көзге якта Казанга китеп урнаштым. Ял көннәрне кайткалап, өй тирәсендә булышып китә идем. Ә төпчек энемә «ни молоко, ни шерсть» дигән әйтем бик килеп тора иде. Булса була икән шундый кеше, аңа эш «ни почём» иде. Авылда болай да эш юк, колхоз эшенә аның барасы килмәде. Үзенең әйтүе буенча: «Тирес арасында аңа ни калган, исе бөтен тәнгә сеңә». Аракы дигән «зәһәр елан»ны үз итә башлаган. Иртәдән чыгып китеп, кайда югалып йөридер, кич соң гына яки төнлә кайтканда хәйран кызмача була иде инде ул. Әйткәнне колагына да элми. Катырак тонда да сөйләшеп карадым. «Абый, кайткансың икән, кунак бул да кит. Мине өйрәтеп, минем тормышка кысылма», – диеп кенә җибәрә иде. Ә Вакыйф ялга гына кайтып килде дә өстәмә хезмәткә калды. Сеңлем дә Газимга әйтә-әйтә туйгандыр инде, ул да дәшми иде. Кайбер вакытларда Газимның әти белән әнигә дә җикеренгәнен ишетә идем. Шуңа ачуым чыгып, Газим энемә кул күтәрмәкче идем, арага әни керде. «Болай да берсе чирле бит инде, бусын да гарип калдырсаң?» – диеп туктатты. Без бит әни-әтиләрне тыңлап үскән балалар. Алар иң газиз кешеләребез. Аларның сүзе безнең өчен закон! Мин үзем дә әти белән әнине яратсам да, һаман саен сирәгрәк кайта башладым. Әллә шушы энекәшнең кыланмышлары биздерә идеме, үзем дә аңламый идем. Менә шундый көннәрдә машина астында калып, аягы авырткан энем үлеп китте. Аны җирләп бер ел да булмады, әтине үз чире алып китте, аның артыннан бу югалтуларны күтәрә алмыйча, җитмәсә, Газимның кыланмышларына гаҗиз булып, әни дә дөнья куйды. Мин ул вакытта өйләнгән, бер балам бар иде инде. Күпме тапкырлар әнине үзем белән алып китәргә теләсәм дә: «Улым, бу бит әтиең белән гомер кичергән нигез. Гомерем шушы нигездә узды. Аннан соң күрәсең бит, теге бала нинди хәлдә, салып кайтып тәмәкесеннән ут төшеп калса, сеңлең кайларда яшәр?» – диеп җавап кайтара торган иде. Ә Газимга нәрсә аңа?

Уйлыйсыңдыр инде, табибларга алып бармадыңмы, диеп? Әллә ничә мәртәбә алып бардым, Вакыйф энекәш кайткач та мәҗбүриләп алып бардык. Белмим, кайларга яшереп куя, укол кадатып чыгуга, авызын ерып, шешә авызыннан гына чөмерә бит каһәр суккан малай актыгы. Менә аңа хәзер илле бер яшь, ә ул шул гомеренең егерме җидесен баш та күтәрми эчә. Сеңлем белән авылда икесе яши. Ул исереккә хатын да килмәде, баштарак яратып йөргән кызлары да качып беттеләр. Сеңлем дә, аны кемгә калдырып кияүгә чыгыйм, диеп, тол кыз булып өйдә утырып калды. Көн саен эчәргә акчаны сыер биреп бара. Сыер сөтен саткан акча эчүгә китеп бара да инде. Белмим, бу эчүе шул үлемгә генә илтер инде аны. Менә сеңлемнең хәлен белергә кайткан идем авылга, ул да бу исерекне көйли-көйли чиргә сабыша башлаган инде. Бу кайтканда әйттем әле: «Аны саклап ятканчы, үз тормышыңны кара, алучысы булса, чык кияүгә», – дидем. Ул да әни кебек: «Ә Газимны нишләтим соң, абый? Минсез үлә бит ул», – дип тора. Бәлкем гаиләдә мондый бала булмаса, әни дә яшәгән булыр иде әле, сагынам әнине. Бигрәкләр дә тормышның рәхәтен күрмәделәр, үзләре өчен яшәмәделәр дә алар», – диеп тәмамлады ул сүзен. Ә үзенең күзләрендә яшь ялтырый иде.

Әниләр бәйрәме алдыннан мондый сүзләр ишетү минем өчен бик авыр иде. Рафыйк белән аңа нәрсә диеп әйтергә дә белмичә аерылыштым. Кемдер, дөрестән дә, үзләре исән вакытта әти-әниләренең кадерләрен дә белмиләр, алар турында уйлап та карамыйлар. Алар уенча, гомер буена шулай булыр, әниләр гел аның кырыенда торыр, диеп уйлыйлар. Гел шулай кайгыртып яшәрләр, гел сиңа «шулай-шулай бул, моны эшләмә, тегене эшләмә, анда барма, ярамый», диеп өйрәтеп торырлар диеп уйлап ялгышалар. Әни бер генә бит ул. Ул бит безне, үсәрләр, тормышта дөрес юл сайлап, булышчыларым, картлык көннәремдә терәкләрем булыр диеп үстерә. Әниең бар вакытта аны сакларга, мөмкин кадәр булышырга, хөрмәтләргә кирәк. Ә Газимга килгәндә, аракы чиренә бирешкән инде ул. Әгәр дә эчүен ташламаса, шул юл аны тормыш чоңгыллыгына китереп җиткерәчәк. Беренче рюмканы гына күтәрү җиңел, ә калганы үзенекен эшли инде. Менә шуңа да беренче рюмканы күтәргәнче үк ахыры нәрсә белән бетәчәген уйларга кирәк, соңыннан үкенерлек була күрмәсен!

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии