- 19.02.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсен сыный, диләр. Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Тәкъзимә апа Кәримуллинаны да язмыш күп сынаган. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол калган ул. Ире белән биш ел гына яшәп өлгергәннәр. Карынында яралган дүртенче баласын, үзем генә үстерә алмам, дип, төшертергә мәҗбүр булган Тәкъзимә апа…
Бүген Тәкъзимә апа – авылның абыстае. Хәер, үзе алай дияргә яратмый: «Чакырган җиргә барам, укыйм. Аллаһы Тәгалә әҗерен бирсен инде», – ди. Һәм өстәп куя: «Тормыш би-ик катлаулы шул, балам».
Тәкъзимә апа 8 балалы ишле гаиләдә үскән. Сугыш башланганда, аңа 10 яшь була. Әтиләре фронтка китә, өйдә әниләре һәм 6 бала кала (ике бала әтиләре сугыштан кайткач туа. – Авт.). «Хәзер 10 яшьлек бала эшнең нәрсә икәнен дә белми. Ә сугыш барыбызны да эшләтте, яшькә карап тормады. Өйдәгеләр кайтканчы, аш пешерергә дип икешәр чиләк кычыткан җыя идем. Күршедә генә бер әби белән бабай яши, аларның мичкә якканнарын көтеп кенә тора идем. Күмер төшкәч, шуны чиләк төбенә салып бирәләр, шуны өрә-өрә яндырып җибәрәм, бер яндыргач, сүндерергә тырышмый идем. Кычыткан ашына бер-ике бәрәңге турыйм, булса, бераз он туглап җибәрәм. Абый кайта иде дә, аш тагын сыек инде, дия торган иде. Нишләп сыек булсын, дүрт кушуч он салдым бит инде, дим. Аның кушучы күпме генә булган инде», – дип искә ала Тәкъзимә апа. Әтиләре сугыштан исән кайта, шулай итеп кенә бераз мантып китә алар. Әниләре йөреп эшли алмый, аяклары авырта. Шуңа күрә аңа колхоз сепараторын әйләндереп утырырга кушалар. Бөтен авыл халкының сөтен сепараторда аерта ул. Бу эшенең файдасы да булмый калмый: ишле гаилә дип, ялгыз карчык-корчык сөт тә калдырып киткәли…
Ире белән матур тормыш башлый Тәкъзимә апа. Бер-бер артлы балалары да туа: Рафис, Раилә, Раил. Тик гаиләнең бәхете генә озын гомерле булмый. Тәкъзимә апаның ире машинадан егылып төшеп җан бирә. Биш ел гына бергә яшәп калалар. Күршедә яшәүче апа: «Карыныңдагы балаңны алдырма. Һәр бала үз ризыгы белән туа», – дип үгетләсә дә, Тәкъзимә апа баланы төшертә. Өч баланы аякка бастыру да бик авырга туры килә аңа.
«Улым Раил кечкенәдән тырыш булды. Казанга укырга китәм, диде. Төзелеш институтына керде. Бер юлы кайткач: «Әни, стипендия эләкмәде, укуны ташлыйм, сезнең җилкәдә яши алмыйм», – ди. Ташламыйсың, Раилне институттан куып кайтарганнар икән, диярләр, дәвам итәсең укуыңны, дидем. Аны укыту өчен Раилә белән йон косынкалар бәйләп, базарга алып барып сата идек», – дип сөйли Тәкъзимә апа. Тырышлык белән укытуы бушка китмәгән, бүген Раиле – Казан мелиорациясендә җитәкче урынбасары. Гаиләсе белән Биектауда яши. Кызы Раилә – терәлеп торган күршедә. Ул башта күзләре сукырайган каенатасы белән аның апасын караган, хәзер 20 ел инде II төркем инвалид булган ире Илдарны карый. Ә олы улы Рафисны ике ел элек югалткан Тәкъзимә апа. Авариягә очрап һәлак булган ул. «Бик авыр булды ул көннәрдә. Балаңны югалтудан да кыены юк икән», – ди ана.
81 яшьлек Тәкъзимә апа: «Бу яшькә җитәрмен дип уйламаган идем», – дип елмая. 14 ел авылдагы тегү әртилендә, аннары фермада, амбарда эшләгән ул. Бүген дә тик тормый: башмак, оекбаш, киез, шәл бәйли. Өендәге урын-җиргә дә үзе бәйләгән аллы-гөлле киез-япмалары ябылган.
«Ил-көннәр тыныч торсын. Яшьләргә сабырлык белән яшәргә насыйп итсен. Хәзер балаларга сабыр бул дип әйтергә уйламыйлар да, теләмиләр дә. Барына канәгать булып, шөкер итеп яшәргә кирәк. Сабыр булсаң, сәламәтлеге дә була. Чәүчәләк булсаң, үз-үзеңне генә бетерәсең», – дип киңәшләрен бирә Тәкъзимә апа. Һәм хәерле юл теләп, догасын укып, безне озата. Үзе әйткәнчә, сабыр булуының әҗерен күреп, бәхетле картлыкта гомер итә ул.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии