Фронтта булган диләр… (конкурс)

Фронтта булган диләр… (конкурс)

Әлеге конкурсны игълан иттек, әмма укучыларыбыз арасында аңлап бетермәүчеләр дә булган икән. «Фронтта булган диләр…»не сугышта катнашучы дип кабул иткәннәр. Бөек Ватан сугышының һәр көне, кемнең кайда булуына карамастан, фидакарьлек таләп иткән, тылдагылар да фронттагыдан ким кыенлык кичермәгән. Мин моны әнием сөйләве буенча беләм. Аның сөйләгәннәрен бер җепкә тезеп язасы да язасы әле… Ул михнәтләрне кичергәннәр ничек түзде икән, ник шулай газапладылар икән аларны дип аптырыйм. Әйтик, чана тартып, 50 кмдагы Арча станциясенә бар ашлыкны тапшырып, язын аннан кабат орлык ташу… 2 көн үтә идек юлны, чабаталар тишелә, аяклар тотмый башлый иде, дип сөйли иде әнием… Ул 5нче класстан мәктәпне ташларга мәҗбүр булган… Шулай булгач, минем әнием фронтта булмаганмы?! Ул чор балалары барысы да фронт балалары. Без бәхетле, ул михнәтләрне күрмәгән. Безгә, безнең балаларыбызга гыйбрәт булсын дип ачтым мин бу конкурсны. Языгыз, сер капчыкларын чишегез сугыш чоры балалары, аналары, ятимнәре…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Тыныч тормышның кадерен белик!

Дәһшәтле сугыш чорыннан безне 70 ел аерып торса да, әле һаман яңа мәгълүматлар табылып тора. Үземнең гаилә шәҗәрәсен барлаганда, яңалыкка тап булдым.

Иванов Федор Иванович 1910нчы елда Kазан губернасы Мамадыш өязе Шеморбаш волостена кергән Югары Мәшләк авылында дөньяга килә. Югары Мәшләктәге башлангыч мәктәптә белем ала. 1928нче елда Мәшләк авылында «Дружба» колхозы оеша. 1930нчы елда колхозга керә.

Ул вакытта авылдагы яшьләрне урман кисәргә җибәргәннәр. Бу исемлектә 20 яшьлек Наталья әбиемнең фамилиясен күргәч, иртәгә чыгып китәсе дигән кичтә 21 яшьлек Федор бабам әбиемә тәкъдим ясый. Алар икесе дә бер-берсен күрше кызы һәм малае буларак яхшы белгән булалар. Урман кисүнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен белгәнлектән, бу авыр хезмәттән күрше кызын коткарып каласы килгәнме, әллә инде ошатып йөргәнме – бу миңа сер булып кала. Әмма шуны яхшы беләм, әбием тәкъдимнән баш тартмый, ризалаша. 1931нче елда гаилә коралар. Гаиләдә ике кыз һәм бер малай дөньяга аваз сала.

Федор бабам белән Наталья әбием бергә 10 ел яшәп калалар.

1939нчы елның ноябреннән алып 1940нчы елның мартына кадәр бабам совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка алына – 41нче елның 23нче июнь иртәсендә чыгып китә. Шушы вакыттан алып 1944нче елның кышына кадәр ике арада өчпочмаклы хатлар йөри. Бу хатларның эчтәлеген әбием яттан белгән. Бабам үзенең язган хатларында сугыш кырыннан яралы солдатларны алып чыгуы турында язган була; үзенә биргән медален гаиләсенә җибәргәнлеге турында хәбәр итә. Бу медаль почта бүлекчәсенә килгәнме-юкмы, билгесез.

2013нче елда Балык Бистәсе районы, Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбенә М.Черепанов белән очрашуга бардым. Шушы очрашудан соң мин гаиләмнең үткәне белән кызыксына башладым. Интернет челтәре аша «Подвиг народа» сайтыннан мәгълүматлар тупладым.

1944нче елның 19нчы февралендә Иванов Федор Иванович Новгород өлкәсе Шимкин районы Югары Прихон авылы янында батырларча һәлак булган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1943нче елда «За отвагу» медале белән бүләкләнгән. 70 елдан соң бабам турында яңа мәгълүмат табу минем өчен чын мәгънәсендә горурлык.

Дәһшәтле сугыш чорыннан безне 70 ел аерып тора. Бабаларыбыз яулап алган тыныч тормышның безгә бары тик кадерен белергә генә кала.

Ландыш ВАФИНА.

Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк авылы.

Комментарии