- 19.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Балачакта булган матур, күңелле мизгелләр беркайчан да онытылмый икән ул. Янәдән шуңа инандым… Беркөн кибеттә рәсем ясый торган буяулар күргәч, балачактагы бер хәл искә төште.
Сугыш еллары иде. Мин әле кечкенә, мәктәптә укыйм. Классыбызда кеше күп, укытучыларыбыз да әйбәт апалар иде. Беркөнне Сәрия апа болай диде: «Балалар, конкурс игълан итәм. Кем дә кем иң матур итеп безнең авыл табигатен ясый, шул укучыны зур бүләк көтә. Атна эчендә ясагыз да, шимбә көнне рәсемнәрегезне алып килерсез». Без, ярыша-ярыша, рәсем ясыйбыз. Мәктәптә дәресләр бетү белән, өйдә булышкалыйбыз да рәсем ясарга керешәбез. Җиңәсе килә бит!
Мин авылның югары очындагы болынны күз алдыма китерәм дә үземчә ясаган булам. Болындагы үләннәр, ялгыз каен, чәчәкләр, хәтта куян да бар рәсемемдә. Икенче көнне бик матур итеп кояш ясап куйдым. Аһ! Ә болыт? Баксаң, зәңгәр төсле буявым юк икән. Нишләргә инде? Кибеткә барып сораган идем, бездә андый төстәге буяу ике ай кайтмый инде, киләсе айда гына булачак, диделәр. Сыйныфташым Гөлчәчәктән сорадым, ә ул: «И Гөлйөзем, минеке дә юк шул зәңгәр буяу. Мин кара төскә буйыйм. Яшенле көн ясыйм, әти, шулай ит, диде. Ләкин син минекен кабатлама», – диде. Көлемсерәп елмаеп та куйды. Хәзер аныкы кебек кара болыт ясап булмый иде инде. Икенче сыйныфташым Гөлнур: «Безнең авылда зәңгәр буяу беркемдә дә юк, әти сорап чыккан барысыннан да. Болытны мин ак төскә буйыйм, минеке кебек ясама», – дип, телен күрсәтте, мине үртәп. Ярар, ясамамын инде. Аларга рәхәт, әтиләре бар. Ә минем әти һаман сугыштан кайтмады әле… Хәер, Гөлнурның әтисе сугышка барып та тормады, әнә кызы йөргән була шунда борынын күтәреп. Гөлчәчәкнең әтисе сугыштан яраланып кайтты. Ләкин кайтты бит. Ә минем әтидән һаман хәбәр юк… Нишләргә инде хәзер бу болыт белән? Утырып еладым. Әллә әти һаман кайтмаганга, әллә болытны буярга буяу булмаганлыктан… Рәсемемне ертып аттым да конкурста катнашмаска булдым. Ул көнне җомга иде. Мәктәпкә сыйныфташлар үзләренең рәсемнәрен алып килә башлаганнар иде инде. Күбесе ясамаган, шул зәңгәр төснең булмавы сәбәпче булгандыр инде. Күбесенең болытлары – ак, берничәсенеке кара иде. Мин дә ак яисә кара болыт ясар идем, кешенекен кабатлыйсым килми. Югыйсә рәсемем бик матур иде, әти сугышка киткәнче рәсем ясарга өйрәткән иде бит!
Дәресләр бетте, моңсу гына өйгә кайтып киттем… Еламсырап та барам икән әле үзем… Нишләптер ишегалдындагы Актүшнең кәефе әйбәт иде – шул ачуны чыгарды башта. Аңа тел күрсәттем дә өйгә кереп киттем. Ә өйалдында, гомер булмаганны, песием сырпаланырга тотынды! И ачуларым чыкты да соң инде! Нигә минем кәефем булмаганда, болар бик шат соң? Песине дә күрмәмешкә салышып, өйгә керсәм… Өйгә керсә-ә-әм… Әти кайткан! Әти! И шатландым да соң! Килеп кысып-кысып кочакладым! Бүләкләр дә алып кайткан икән әле: миңа матур чәчәкләр төшкән күлмәк, чәчкыстыргыч һәм… буяулар. Алар шулкадәр күп иде! Араларында иң беренче булып күзгә зәңгәре күренде.
Ул җомга кичендә без әти белән яңа рәсем ясадык: авылның югары очындагы болынны, андагы ялгыз каенны, чәчәкләрне, кояшны һәм, әлбәттә, зәп-зәңгәр зур болытны. Минем болытым иде ул…
Икенче көнне укытучыга рәсемемне алып барып күрсәттем. Ә дүшәмбе көнне нәтиҗәләрне әйттеләр. Мин җиңгән идем! Гөлчәчәк белән Гөлнур көнләшеп тә куйдылар минем болытыма! Укытучы да, болытың аеруча матур булган, дигәч, күңелем әллә кайларга менеп киткәндәй булды… Бу – минем болытым, минем якты, матур киләчәгем иде…
ГӨЛЙӨЗЕМ.
Комментарии