- 19.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №14 (14 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Язлар килгән саен күпме кешенең җан ярасы сыкрый, толларның, ятимнәрнең күңел хатирәсе яңара, күзләре яшьләнә. Җиңү өчен фронт һәм тылдагылар үзләрен аямыйча тырышкан.
Авыр сугыш елларында ятим балалар бик күбәя. Шуңа күрә 1941 елда Саба районы Шекше мәктәбенең бер өлешендә балалар йорты ачыла.
Бу турыда белгәч, укучым Зәлинә Зәйнәгыева белән эзләнүләребезне башлап җибәрдек. Өлкәннәрдән балалар йортында эшләүчеләр, тәрбияләнүчеләр турында белештек. Бу эштә авылдашларыбыз күп булышлык күрсәтте.
Балалар йортын оештыручы һәм беренче директоры – Ксения Ибатаева. Тәрбиячеләр булып Рәхимә апа, Мәрвәр Хуҗина, Хәдия Сафина, Суфия Әхмәтҗанова, Мәдинә Йосыпова эшли. Ә Сания Сабирҗанова пионервожатый була.
Балалар йортында 100дән артык бала тәрбияләнә. Арада урамнардан, поездлардан табып алып кайтылганнары да була. Балалар өчен яхшы шартлар тудырыла, аларны бөтен нәрсә белән дә тәэмин итәргә тырышалар. Бу балалар Шекше мәктәбендә белем ала. Балалар ятимлек ачысын сизмәсен өчен, хәтта футбол командасы да оештырыла.
Сугыштан соңгы елларда Шекше мәктәбендә директорлар булып Сахап Хәйретдинов, Мөнәвәрә Шәйхетдинова эшли. Ә завуч эшен Хәдичә Саттарова лаеклы ялга чыкканчы намус белән башкара.
Шекше мәктәбе элек-электән районда алдынгылардан саналган. Укытучыларының берсе, Казан Дәүләт Педагогика Универститы галиме – Азат Әхмәдуллин. Ул Шекше мәктәбендә беренче хезмәт юлын башлый.
Рәйсә Имамиева – көчле ихтыярлы, максатчан, күңел җылысын, вакытын, көчен кызганмый торган күпкырлы талант иясе. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә аның. Әтисез үсү, хәерчелек, ачлык, балалар йорты башыннан кичкән.
Дәһшәтле сугыш елларын, яшьлеген “Булмады балачагым” дигән шигырендә бик гыйбрәтле итеп сурәтли Рәйсә апа.
Булмады балачагым
Балачакка әле кердем,
Соң булса да, уң булсын,
Яланаяк суда йөрдем.
Сез көлмәгез: “Буламыни
Балачак, дип, кырыкта?” –
Утын эзләп үтте минем
Балачагым таллыкта.
Әтиләре Билал абый Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китү сәбәпле, гаиләсен Донецк шәһәреннән туган ягына кайтарып җибәрә. Әниләре Вәсимә ханым өч кызы – Әнисә, Фәния, Рәйсәне алып туып-үскән авылы Елышка юл тота. Сугыш бетәсе язны әниләренә газиз әтиләренең хәбәрсез югалуы турында кайгылы хат килә.
Әниләре Вәсимә ханымның Донбасска киткәнче укытучы булып эшләгәнен белеп, район мәгариф бүлеге аны Сабага укытучы итеп билгели. Район мәгариф бүлеге мөдире Федор Степанов, тамаклары тук булсын дип, сабыйларын Шекшедәге балалар йортына урнаштырырга ярдәм итә. Шулай итеп, Рәйсә апа Шекшедә тәрбияләнә башлый.
Биредә тәрбияләнүен уфтанып искә алмый Рәйсә апа:
– Балалар йортында дусларым күп иде. Авыл балалары белән урамда тәгәрәшеп уйнап үстек. Шекшегә килгәч, күзем балалар йортына бүләк итеп бирелгән гармунга төште. Үзлегемнән хромкада уйнарга өйрәндем. Анда пианино да бар иде. Апам Фәния миннән җитезрәк булып чыкты – пианинода уйнарга тизрәк өйрәнде. Сәнгатькә тартылуым нәкъ менә Шекшедә, балалар йортыннан башланды.
Ләкин балачак хыялын, күңелендәге моңын тормышка ашыру өчен күп сикәлтәле юллар үтәргә туры килә аңа. Шекшедә башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Елышына кайта. Сигезенче класстан соң фермада эшли башлый. Аннары Магнитогорск шәһәрендә йортлар салуда катнаша. Соңрак, балачак хыялын тормышка ашыру өчен Алабугага кайтып культура-агарту училищесына укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлап туган ягына кайта.
Бүген Рәйсә апа Имамиева балачак хыялына тугры калып, район мәдәният йортында методист булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Нәүрүз” фольклор ансамбле җитәкчесе, сценарий, күп кенә шигырьләр, җырлар авторы ул.
Хаҗирә апа балалар йортында бик яшьли хезмәт куя башлый. Бу авыр еллар хатирәсе аның хәтерендә әле дә саклана.
– 13 яшемдә балалар йортына кер юучы булып эшкә урнаштым. Ул вакытта директор – Ксения Ибатаева, сәләтле, тырыш кеше булды. Мин эшләгән елларда балалар йөздән артык иде. Укырга кермәгәннәре беренче ачылган бинада тордылар. Араларында бертуганнар да, яшь буенча миннән олыраклары да бар иде. Үзара тату булдык. Бинаның ике бүлмәсендә малайлар, икесендә кызлар яшәде. Ә бер бүлмә “Кызыл почмак” дип аталды. Анда пианино, гармун, уенчыклар торганлыктан, балалар шул бүлмәдә уйнады. Иртә-кич гимнастика ясаталар иде. Ун көн саен мунча кертеп, өс-башларын, урын-җирләрен алмаштырып тордык. Авыл кешесенең мунчасын сорап торып, бер мунчаны малайларга, икенчесен кызларга яктык. Киемнәрен өйгә алып кайтып, әйбәтләп юып, киптереп, үтүкләп алып килә идем. Чөнки башта балалар йортында кер юу өчен аерым урын булмады, соңрак анысын да булдырдылар. Бинаны утын ягып җылыттык. Монда яшәү шартларын Казаннан министрлыктан килеп тикшереп тордылар.
Сугыш тәмамланып, берничә ел үткәч, шушы балалар йортында пешекче булып эшли башладым. Балаларның ашавы начар булмады. Тик барыбер туган-үскән җирләрен, йортларын оныта алмадылар. Монда бирелгән балыкны авыл балалары белән мич бәрәңгесенә алмаштырып ашыйлар иде.
Авылдагы балалар йорты инде күптән сүтелгән булса да, шул чордагылар бергә уйнап үскән дусларын яхшы хәтерли.
Зәлинәнең әбисе сөйләгәннәрдән:
– 1952 елда Шекше җидееллык мәктәбенә укырга кердем. Бу елларда мәктәпнең ярты ягында балалар йорты бар иде. Аның директоры булып Григорий Петров эшләде. Балалар йортында аларның да балалары тәрбияләнде, әниләре Надежда апа җыештыручы булып эшләде. Без аны Наҗия апа дип йөрттек. Тәрбиячеләрдән Мәрвәр, Суфия, Саймә апалар бу балалар ятимлекне сизмәсеннәр өчен күп көч куйды. Шәфкать туташы булып рус кызы Оля апа эшләде. Балалар йортындагы балалар белән бер класста укыдык. Тәбрис исемле малай матур рәсем ясый , ә Миңсылу оста итеп челтәр бәйли иде. Бер рус кызы белән дус булдык, аны үзебезгә кунакка алып кайта идем. “Рус кызы булсам да, монда татарга әйләндем”, – дия иде ул.
Балалар йорты 1954 елда ябылды. Балаларның кайсын башка балалар йортына җибәрделәр, кайберсен туганнары эзләп тапты. Еллар узган саен аларның язмышы турында күбрәк уйланам, үз юлларын таба алдылар микән?
Газизә Идиятова да сугыш еллары турында сөйләде:
– Сугыш башланганда миңа 9-10 яшьләр иде. Гаиләдәге ир-атларны сугышка алып бетерделәр. Бервакыт авылда балалар йорты ачалар икән дигән хәбәр таралды. Без, балалар, бу хәбәрне бик кызыксынып кабул иттек. Төрле яклардан килгән балалар белән дуслаштык, бергә уйный башладык. Тормышлары авыр булган гаиләләрдән дә балалар китерделәр: Сатыштан Гүзәл Биккинина белән абыйсы Рәхимҗан, Елыштан Рәйсә, аның апалары Фәния белән Әнисә. Балаларга киемнәрне Зәкия Гәрәева текте.
Элек балалар йорты булган урында бүген инде зур, матур йортлар үсеп чыкты. Анда бәхетле балаларның шат авазлары ишетелеп тора. Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел. Үткәннәрсез киләчәк юк. Үткәнебезне, тарихыбызны барлап кына, без үзебезнең әби-бабайларыбызның якты истәлегенә лаек була алабыз. Ятим балалар булмасын өчен дөньяда тынычлык булуы кирәк. Һәр бала тулы гаиләдә, әти-әни җылысын тоеп үсәргә тиеш.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр турында эзләнүне әле туктатмыйбыз, алда яңа очрашулар көтә. Бу язмабызны укыгач, бәлки, балалар йортында тәрбияләнүчеләр үзләрен таныр һәм безнең белән элемтәгә керер дип ышанып калабыз.
Энҗе ЗИННӘТОВА,
Саба районы Шекше урта мәктәбе
башлангыч сыйныф укытучысы,
Зәлинә ЗӘЙНӘГЫЕВА,
Шекше урта мәктәбенең
V сыйныф укучысы.
Истән чыкмый балачак
Мин сугыш башланганда беренче сыйныфка укырга кермәгән идем. Кайсы ел, ничәнче көн икәнен дә белмәдем. Без, бала-чага, әниләребезгә ияреп, эне-сеңелләребезне карарга, ерак кырларга бара идек. Әниләр чүп утый, без бала карыйбыз.
Әле дә хәтеремдә. Әниләр төшке ашка җыелган вакыт. Без аш пешерүче апаларга чәйгә салырга җиләк яфраклары җыеп киләбез. Шулвакыт авыл ягыннан кара атка атланган үсмер малай килеп: “Апалар, Германия сугыш башлаган”, – диде. Әниләр ашларын да ашамыйча авылга ашыкты. Без дә алар артыннан йөгерәбез. Үзебез яланаяк. Юл буена утырып елыйбыз. Аяклар авырта. Аннары тагын йөгерәбез. Авылга кайтып керсәк, гармун уйныйлар. Кайсылары җырлый, хатын-кызлар елаша, ирләрен сугышка озаталар.
Шулай итеп шаулап торган авылыбыз бушап калды. Күбесе киткән җиреннән әйләнеп кайта алмады. Әбиемнең (әтиемнең әнисе) 3 улы бар иде. Икесен сугыш башлануга алдылар. Әтине бер айга калдырып тордылар. Ул тимерче иде. Бер айдан соң аны да алдылар.
Беркөнне әни белән мин җәяүләп Бөгелмәгә әтине күрергә киттек. Ул безгә 25 чакрым чамасы. 70 ел үтсә дә хәтерлим. Военкоматка бардык. Кызыл кирпечтән салынган зур казармалар, коймасы яшелгә буялган. Ярыктан карап торабыз. Әтине танып алдым да “әти” дип кычкырып җибәрдем. Ул командирыннан рөхсәт сорап яныбызга чыкты. Кичен исә без туктаган фатир янына килде. “Төнлә безне сугышка озаталар”, – диде. Әти белән әни соңгы күрешүләре дип уйладымы икән?
Әтидән, сирәк кенә булса да, хатлар килеп торды. Без 4 кыз бала. Иң зурысы мин. 1944 елның августында әнием авырып китте. Борчак суккан вакытта төшке ашка борчак боткасы пешергәннәр. Әни шуны ашагач, Мәхиян коесыннан салкын су эчкән. Сеңлем белән мин чәй алып килгәндә ул хәлсезләнеп җирдә ята иде. Әнине атка салып өйгә кайтардылар. Ул шул ятудан тора алмады. Ярты кило он сорап, колхоз идарәсенә төшәм. Я юк диләр, яки “күрмиләр дә”. Елый-елый кайтып китәм, өйдә әни ята. Берсеннән-берсе кечкенә өч сеңлем. Ашарга юк. Ул вакытта күргәннәрне язып та, сөйләп тә аңлатып булмый.
Беркөн иртән торсам, әнием сөйләшми. Йөгереп күрше Банат әбине алып кердем. Әнием телдән калган. Шулай да 4 бармагын күрсәтте. “Дүрт балам кала”, – дигәндер инде.
1945нең 6 мартында, 4 сабый бер өйдә өелеп, ятим калдык. Әти сугышта, әни үлде. Әтиемнең әнисе – әбиебез 4 ятимне үз канаты астына алды. Әбинең кызы үлде. Аның улы Котдус абыйны да үзенә сыйдырды. Шулай итеп, 7 ятим бергә яши башладык.
Безнең авылга Бөгелмә аэродромы якын иде. Самолет очканын күрсәк, йөгереп ишегалдына чыгабыз да: “Аэроплан, безнең әтине кайтар”, – дип кычкырабыз. Аллаһы Тәгалә шуны ишеткәндер инде. Әтиебез исән-сау кайтты. Ә Касыйм дигән энесе сугыш кырында ятып калды. Галим исемле кече энесе герой булып, Кызыл Йолдыз ордены алып кайтты. Шулай да мактанып йөрмәде. Бик тыйнак иде шул ул.
Бүген аз гына пенсиягә дә шөкер итеп яшибез. Илләр, көннәр тыныч булсын. Аллаһы Тәгалә сугыш афәтләре күрсәтмәсен. Барлык кешеләргә исәнлек-саулык бир, Ходаем!
Әкълимә СУФИЯНОВА.
Лениногорск районы, Югары Чыршылы авылы.
Гаделлек бармы?
Ватан сугышы башланганда миңа 9 яшь иде. Олылар белән бергә чүп утадым. 14 яшьтә утын кисәргә иярттеләр. Язын бакча сукаладык, көзен уракка чыктык. Гомумән алганда, балачактан эшкә җигелдек. 18 яшьләр тирәсендә Пермь ягына агач кисәргә җибәрделәр. Авылыбыздан ике кыз, ике керәшен егете киттек. Декабрьнең салкын көннәре. 5 ай буе эшләдек. Кайтып озак та тормадык, удмурт урманнарына җибәрделәр. Көзен исә Мамадыш районына ике тапкыр икешәр айга барып, су баса торган урыннарда агачлар кистек. Алар барысы да кул пычкысы белән эшләнде. Аннан фермада сыер саудым. Менә шулай авыр эшләрдә йөреп эшли торгач, пенсиягә чыкканда стаж булмады. Бу исә пенсия аз дигән сүз. Бүген, шулай итеп, 5400 сум акча белән калдым. Гаделме бу, юкмы икәнен сез дә уйлап карагыз.
Разия САЛИХОВА.
Менделеевск районы.
Комментарии