Конкурс: «Алар бездән мәрхәмәтлерәк»

Конкурс: «Алар бездән мәрхәмәтлерәк»

Атка шаккаттым

Узган гасырның 70 еллар башында эчке эшләр бүлегендә инспектор булып эшли идем. Ул елларда кыш көне юл булмау сәбәпле, атка өстенлек бирелде.

Телеграмма алгач, кул астында булган айгыр белән район үзәгеннән Иске Йомралы авылына ашыктым. Кыш урталары, чатнама суык. Районнан чыгып барганда, аркасына мәктәп букчасы аскан бер кыз бала туктатты. Ни гаҗәп, атым аның турысына җитү белән үзеннән-үзе туктап калды. Кыз чанага утыргач, алга ыргылдык. Аның районда 5нче сыйныфта укуын, Иске Әнәле авылыннан булуын белдем. Әти-әнисе дә миңа таныш кешеләр икән. Район үзәгенә килеп кергәч, кызның: «Мине төшереп калдырырсың инде», – диюе булды, атым чапкан җиреннән үзеннән үзе туктап калды. Кыз төшеп калгач, алга ыргылды.

Юлда җәяүлеләр күп булса да, атым аларга әллә ни игътибар бирми иде. Бу кыз белән булган хәлне күреп шаккаттым. 16 ел эчке эшләр бүлегендә эшләп, атым белән юлларга чыксам да, мондый күренешкә тап булганым юк иде. Бу кызның күңеле изгелектә, ниндидер илаһи көче бар, һичшиксез, берәр талант иясе булыр дип уйлап куйдым. Күп еллар буена юлларыбыз кисешмәде. Еллар узгач, икебезнең бер шәһәрдә яшәвебезне, аның ТРның атказанган укытучысы, РСФСРның Мәгариф министрлыгы отличнигы һәм башка бүләкләргә лаек шәхес булуын белгәч, сөендем.

Бу хәлне отставкадагы полиция полковнигы Касыйм Абдуллин сөйләгәннәрдән язып алдым. Касыйм абый үзе дә бу язманы укымый калмас, ә биредә телгә алынган бала минем өлкән апам Радриганың кече кызы.

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртөйле авылы.

Тугры язмышы

Ишегалдында бер ят мәчене күреп алдым. Куып җибәрмәкче идем, ул карга егылды. Аннан, әле уң, әле сул якка әйләнеп, әкәмәт күрсәтә башлады. Тигез урын булмагач, кабат минем янга шуып төшә, яңадан өскә менеп, башын үзенчә боргалап, цирк номерын кабатлый кебек. Бу кызык хәл берничә мәртәбә кабатланды. Аны кызгансам да, юлымны дәвам итмәкче идем, юлыма аркылы ятты. «Калдырма мине, күңелеңә сыендыр», – дигән кебек карый иде.

Кызганудан алдына ризык салдым – ашауга ябырылды. Бик кечкенә. Аның кебек мәчеләр әле җылы өйдә хуҗа балалары белән уйный, ә бу песи язмышы әнә шундый. «Кыюлык ярты бәхет», – дип әйтә иде әнием. Бу мәче баласы да әнә шундыйлардан иде бугай. Йортсыз җан ияләренең азрак булуын теләр идем.

Сезгә Кәүсәрия апам Дәүләтова сөйләгән тетрәндергеч вакыйганы язасым килә. Таһирәбану апа Низаметдин кызы ул көнне ире Хәбибрахманга тавык суйдырып, аш пешерә. Хуш ис бөркеп торган тавык шулпасын ашарга йөргәндә, ишек шакыйлар. Бригадир салам җыючыга ярдәмгә пенсиядәге колхозчыны салам эскертләргә чакыра. Кеше сүзен аяк астына салмаучы, сүз тыңлаучан, тырыш Хәбибрахман абый берсүзсез риза була. Ашын да ашап тормыйча чыгып китә. Шул чыгып китүеннән ул өйгә үз аяклары белән кайта алмый.

1973 елның җәендә бу гаиләгә ишелеп кайгы килә, гаилә башлыгы эш урынында фаҗигалы рәвештә вафат була. Тавык шулпасы өйдәгеләр тамагыннан үтми, этләренә чыгарып бирәләр, ул да ашамый, аш атна буе аның алдында тора. Хәбибрахман абыйны соңгы юлга озаткач, аның кырыгына кадәр эт зиратка, каберенә барып йөри. Моңсуланып, хуҗасы каберен саклый. Бу эт, хуҗасын югалту кайгысына чыдый алмыйча, кырыгы үткәч, үзе дә үлеп китә.

Бүген Таһирәбану апа да гүр иясе. Аның теләкләре барыбер күңелдә яши. Бу язмам алар рухына дога булып ирешсен иде.

Гөлфирә МӨНИПОВА.

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Бүреләр явызмы?!

Газетада бүреләр турындагы язманы укыгач, әбием сөйләгән хатирәләрне язарга булдым. Дәү әнием Саралан кызы иде. Бар җирдә дә ачлык хөкем сөргән еллар… Кешеләр кырыла, өй тулы алты-сигез бала. Шундый авыр көннәрдә Маһиҗамал апаның ирен Лаеш төрмәсенә ябалар. Маһиҗамал апа аның янына барып йөри. Бервакыт Лаеш урманын үткәндә, зур бер болынга килеп чыга, җиләк уңган ел була бу. Туйганчы җиләк ашый-ашый барганда, каршысына килеп чыккан бүреләр көтүен сизми дә кала. Бер кулында яңа җыйган җиләк, икенче кулында иртән мичтән чыккан икмәк. Тораташтай катып калган апаның тирә-ягын бүреләр чолгап ала, төенчеген исни башлыйлар. Маһиҗамал апа өендә калган алты баласы хакында уйлый, күзеннән яшь ага башлый. Шулвакыт нидер исенә төшкәндәй, кулындагы төенчеген бер кырыйга ата. «Мине түгел, әнә шул төенчектәге икмәкне ашагыз», – дип бүреләргә карый. Алар исә, бер төенчеккә, бер апага карап тора да, арадан бер бүре ямьсез итеп улап җибәрә. Башкалар да аңа кушылып урман эченә кереп югала.

Маһиҗамал апа төенчекне килеп ала да, елый-елый, Лаеш төрмәсенә китә. Аны төрмә хуҗалары мыскыллы елмаеп каршы ала: «Тагын кил, апа», – дип озатып калалар. Ире ике елдан соң иреккә чыккач кына мәгълүм була: аның иренә илткән ризыкларын төрмә хуҗалары ашап барган икән. «Ач бүреләр ризыкларыма да, үземә дә тимәде, ә бу Лаеш урыслары алардан да явыз икән», – дип елый Маһиҗамал апа.

Бу хәлләрдән соң күп вакыт үтсә дә, Лаешта торган авылдашлары аша хәбәрләр ишетелә. Төрмә хуҗасының хатыны акылдан шашкан, беркөнне өйләренә ут төрткән икән, дигән хәбәр кайта. Ул балаларын кочып урамда кала. «Кеше күз яшьләреннән сакланыгыз», – дип әйтә иде миңа әбием. Бу хәлләрне искә алганда да, әнә шул хакта уйландым.

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.

Лаеш шәһәре.

Безнең Зорька

Без гаиләдә алты малай үстек. Барыбыз да атлар яратсак та, Хәмзә һәм Басыйр абыйларыма җене кагылган иде. Мин белә башлаганнан бирле алар атлар янында булды. Хәер, заманасы шул булдымы, әллә инде атлар изге җан ияләреме, алар тирәсендә малайлар көн буена була иде. Авылның атлар фермасында шактый гына атлар тәрбияләнде. Анда Сабантуй ярышлары өчен дә атлар әзерлиләр иде. Хәзер белмим, ничектер, ләкин сиксәненче елларда Нурлат районының Якты Күл авылы атлары район Сабантуйларында беренчелекне бирмәде. Абыйларым аларны су коендыруда, тәрбияләүдә дә шактый өлеш кертте. Ә инде җәй башлану белән бар авыл халкы Татарстан һәм Самара өлкәсе чигендәге болынга җыйнала иде. Биредә көн дә атлар узышуы булды. Анда унбишләп Сабантуй ярышларына әзерләнде. Аларның чыгышын карарга без дә йөри идек. Анда тагын Самара өлкәсенең Шлама авылыннан да атлар алып киләләр иде. Менә шулай, бергәләшеп, атларны Сабантуй бәйрәменә әзерләделәр.

Вакыт узды, ат фермалары таркалды. Яшьләрнең кызыксынуы да сүрелде. Ләкин безнең гаиләдә атка карата ихтирам мәңгегә сакланды. Абыйларым төрле еллардагы Сабантуй ярышларында откан бүләкләрен әле дә кадерләп саклый. Ул еллардагы батыр атлар күптән юк булсалар да, аларның истәлекле бүләкләре кадерле безгә…

Барлы-юклы акчаны туплап, без дә бер яшьлек ат сатып алдык. Дөрес, ул вакытта йортта совхоз атлары да өчәү иде. Үзебезнекен булдырасы килде. Аңа Зорька исеме куштык. Башта атыбыз бик куркак булды. Соңыннан аның курку сәбәбе ачыкланды. Ул тай булган чакта әнисен машина бәрдереп үтергән икән һәм шуннан бирле бар транспорттан курка торган булып калган. Әйе, Зорьканы тәрбияләү авыр булды. Урамга алып чыккач, берәр транспорт күрсә, ыргылып, котырып чаба иде. Берәр кая барып терәлми туктамады. Акрын гына транспортка күндердек. Җигеп йөрергә өйрәтү дә катлаулы булды, шулай да, өйрәнде. Гомумән, берничә елда ат нишләргә тиеш булса – барын да башкарды. Башкарды, ләкин кызулык белән. Ат арбасына нәрсә генә төясәң дә, йөгереп тарта иде…

Зорьканы атланып йөрергә өйрәткәндә, абыем аның алдына шактый тәгәрәп төште, ләкин ул һичкайчан аның өстенә басмады. Атка без беркайчан да җикеренмәдек, кыйнамадык, аягын богауламадык, үзен бәйгә куймадык. Шуңадыр ул олыгая төшкәч басылды. Иртән болынга чыгып китә, кич белән үзе кайта торган булды. Ә инде болында бары тик безнең тавышка гына килә иде. Атны кирәк вакытта алып кайтасы булса, аркан да кирәкмәде. Ул безнең арттан ияреп кайта иде…

Зорька белән кышкы бураннарда да куркыныч түгел иде. Әниләр күрше авылга эшкә йөри, буранлы көннәрдә атны үз ирегенә җибәрәләр һәм ул өйгә үзе кайта…

Атыбыз ике елга бер генә колынлый иде. Шунысы кызык: аны безгә дә сиздерми иртәнге таңда «алып кайта». Бер елны колыны тимергә эләгеп, тәннәрен бик каты ерттырган иде. Зорьканың бер атна күзеннән яшь кипмәде. Ашавының да рәте булмады. Менә шулай, атлар да үз баласы кайгысын авыр кичергәнен мин беркайчан да онытмыйм.

Хәлим ӘЛИМОВ.

Нурлат шәһәре.

Мәрхәмәтле булыйк!

Кечкенәдән хайваннарны яратып үстем. Өлкәнәйгәч тә, тирә-юньдәге җан ияләренә ихтирамым кимемәде. Алар белән булган вакыйгаларның кайберләре йөрәкне әрнетә.

Быел язын эш белән Даурия урамына барган идем. Агач башындагы песи игътибарны җәлеп итте. Аңа ике ала карга һөҗүм итә. Песи аз гына хәрәкәт ясаса да, каргалар чукый башлый: берсе – койрыгына, икенчесе баш ягына ташлана. Песи каргаларның батырлыгыннан куркып тик тора, нишләргә дә белми. Бер озын таяк табып, песине каргалардан коткарырга туры килде. Агач башыннан төшкәнче, песинең ике тапкыр сыртын чукып алдылар. Баксаң, аларның шунда оялары булган икән.

Бакчам уртасында юынтык сулар өчен казылган тирән чокыр бар. Кул юарга килсәм, чокырда керпе ята. Менәргә бик тырышып, пычракка буялып беткән. Чокырдан алып, су сиптереп юындыргач, ашарга бирдем. Көнозын бакчада йөргәч, китеп югалды ул. Җаныма тыныч булып калды.

Голубятников урамында тукталышта автобус көтәм. Урам аша бик матур гына песи килә. Юлны ашыкмый гына чыкты. Чиста, йомры булуын күргәч: «Бу песи берәр әйбәт гаиләдә тәрбияләнәдер», – дип уйлап куйдым. Песи озак та тормады, кире китте. Урам аша чыкканда, коточкыч тизлек белән килгән яшькелт төстәге җиңел машина аның гәүдәсен икегә өзеп узды. Тукталыштагылар «аһ» итте. Песи селкенгән кебек булды. Ул арада икенче яктан килүче затлы машина аны бөтенләй изде. Руль артында утыручы тәрәзәдән башын чыгарып елмаеп та куйган кебек булды. Бер бала песине кызганып елый башлады. Автобуска утыргач, машина киткән якка юл алдык. Бер тукталыш үтеп туктап калгач, ни булды икән, дип тәрәзәгә ябырылдык. Карасак, мәчене таптап киткән затлы машина хуҗасы «КамАЗ» белән бәрелешкән. Әле генә елмаеп үткән таныш егетнең гәүдәсен «Ашыгыч ярдәм» машинасына алып кереп баралар иде.

Шундыйрак вакыйганың икенчесен Тельман урамында күрдем. Ташландык өй янында бер песи утыра иде. Каяндыр 7-8 эт килеп чыкты да аңа дәррәү ташландылар. Песи беркая да качарга өлгермәде, аны өзгәләргә тотындылар. Мәче өзгәләнеп кычкыра башлагач, ярдәмгә ашыктым. Тик этләрне куып таратканда, алар аны йөри алмаслык иткән иде инде.

Кешеләр! Җан ияләренә мәрхәмәтле һәм игътибарлы булсак иде. Алар да бит безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Редакциядән. Бу язма конкурс шартларына туры килеп бетмәсә дә, аны укучыларга тәкъдим итәргә булдык. Кечкенә дусларыбызга игътибарлы, мәрхәмәтле булсак, тормышыбыз ямьләнер, үз-үзебезне хөрмәт итәрлек сәбәпләр дә артыр иде. Конкурс: «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии