- 19.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №32 (17 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин үзем Йошкар-Ола шәһәрендә яшим. Күптән түгел Сабага кунакка кайткач, газетагызны укырга туры килде. «Безнең гәҗит» миңа бик ошады. Кеше анда үз башыннан узганнарны, бәетләрне бастыра ала икән. Кыскача әйткәндә, бу – гади кешеләр газетасы. Миндә дә абыем Фәрит Кәримов турында язу теләге туды.
Ул Саба районы, Мәртен авылында туып-үскән кеше. Гомер буе тракторда эшләде. Элек бит тракторларның ишекләре дә рәтләп ябылмый иде. Кышкы салкыннарда да, кар-бураннарда да эшләргә кирәк. Абыемның 68 яшендә дөньядан киткәненә 3 ел инде. Без аны һаман юксынабыз. Районда аны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше булмагандыр?! Исеме дә районның хөрмәтле кешеләре китабына кертелгән. Ул ел саен мактау кәгазьләре, премияләр белән, 3 тапкыр Почет ордены белән бүләкләнде. Хатыны Саимә белән бик матур яшәделәр. Кызганычка каршы, Саимә дә арабыздан бик иртә китеп барды. Аңа 60 яшь кенә иде әле. Бер ул, 3 кыз үстерделәр. Һәммәсенә белем биреп зур тормышка чыгардылар. Уллары Илдус әтисе кебек уңган, ярдәмчел. Хатыны Рәсимә дә бик уңган булды. Институтны тәмамлагач, Сабада укытучы булып эшли башлады. Уллары Искәндәр дә – укытучы.
Энем Хәйдәр дә гомер буе тракторда эшли. Ярышларда гел беренчелекне алып бара. Инфаркт кичерүенә дә карамастан, тракторын ташларга җыенмый. Совет хөкүмәте бетмәсә, аның да хезмәте югары бәяләнер иде. Ел саен премияләр биреп баралар, анысына да рәхмәт инде. Без 3 кыз, 3 малай үскән идек. Абыйлар икесе дә китеп бардылар бу дөньядан. Абыема багышланган шигырь юллары хәер-дога булып барып ирешсен.
Абыемның якты истәлегенә
Матур тормыш юлы уздың, абый,
Матур итеп җирдә яшәдең.
Һәммәбезгә үрнәк була белдең,
Изге булды синең күңелең.
Учак җылысына җыелгандай,
Синең янга һәрчак җыелдык.
Һәрвакытта җылы каршыладың,
Озатып кала идең олылап.
Урам буендагы өч тәрәзә
Сине озаткан юлга карыйлар.
Тәрәзәне әллә яңгыр юа,
Әллә сагынудан елыйлар.
Мәңгелеккә киттең инде абый,
Син таяныч идең, терәк тә.
Һәр көн саен сиңа дога кылам –
Урыны булсын диеп җәннәттә…
С. ТИМЕРХАНОВА. Йошкaр-Ола шәһәре.
Комментарии