Булды микән ул яшьлек?

И-и яшьлек еллары, дип әйтерлек яшьлек булды микән ул безнең? Чөнки әнигә – 48, әти – 50 яшендә чакта, без, 7 бала, сәке читенә тезелешеп, бер Аллаһыдан ярдәм сорап утырып калдык. Миңа ул вакытта 7 генә яшь иде. Хәзер 48-50 яшьлекләрнең тормышлары әле башлана гына. Ә минем мескеннәремне авыр тормыш юк итте.

Олы апабыз 18 яшендә күрше авыл егетенә кияүгә чыкты. Аларның әни белән төнгә кадәр почмакта киндер сүсеннән станокта киндер тукыганнары истә. Шул киндердән тегелгән кием киеп үстек без. Ай ул киндерне эшкәртүнең авырлыклары! Яратмый идем шул сүстән эрләп җеп ясауларын. Аның тузаны гына да күпме була торган иде. Алар шуны сулады. Алай да апам 66 яшенә җитә алды әле.

Әтиемнең ике йөк ашлыкны каядыр сатарга барып, өшеп кайтканын да хәтерлим. Шул чагында барыбызга да ситсы күлмәклекләр алып кайткан иде. Бу күлмәкләр сандыктан бәйрәмгә генә чыга иде. Әтиемнең: «Игеннәрне вакытында җыеп ала алсак иде», – дип сөйләнгәне истә. Бу сүзләр безне ул чакта бик борчымагандыр да. Без аларга булыша да алмаганбыздыр.

Ул чакта бик күпләр яшьли китеп барды. Хәзер халык рәхәттә яши, әмма алай да зарлана. Үз авылыбызның бүгенге өлкәннәрен исәпләп утырдым, 90ны узган 18 кеше бар икән. Рабига апа Мусинага, Аллаһ боерса, 100 яшь туласы. Әлки килене Разия апа Ибраһимовага 97 яшь тула, әле исән-сау йөреп тора дип ишеттем. Инде безгә, бергә укыган биш классташка да 90 тулып китте. Кайчак болай озак яшәвебезнең серен дә уйлап куям. Безнең яклар бик матур, икенчедән, халык йомшак күңелле, бер-берсенә ярдәмчел, бәлки, шуңа да озак яшәлгәндер.

Яздым сезнең хакта, авылдашлар,

Тәмам дәфтәр битем тулганчы.

Зарланмыйча, уфтанмыйча,

Яшик күңел булганчы.

Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА-ВӘЛИЕВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии