- 20.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сарман районының Юлтимер авылында туып-үсеп шунда бүгенгәчә тормыш итеп ятучы өч бертуган ханым турында бу язмам. Иң өлкәне – Мөгалимә, уртанчысы – Рабига, иң кече сеңелләре Мәрхәбә исемле. Хөсәен улы Зиятдинның никахлы хатыны Гөлмәрьям Галәлетдин кызының (авыр туфраклары җиңел булсын) кызлары үткән гасырның барча вакыйгаларына шаһит. Ачлыкны, сугышны, колхозлашуны – талауларны үз башларыннан кичергән мөхтәрәмә ханымнар, Аллаһының рәхмәте, бүген дә исән-саулар. Өчесе дә шушы ук авылда туып-үскән егетләргә кияүгә чыгып, балалар табып үстергән. Хәзерге көндә балалары һәм оныкларының тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яшәп ятучы әниләр һәм дәү әниләр! Оныкларыңа гына да түгел, оныкларының балаларына да сөекле дәү әниләр. ХХ гасырның 20-30нчы елларында байларны талап колхозлар оештырган вакытта талауга, мыскыллауларга дучар ителгән балачак; соңрак куылу-сугылуларны җиңеп, сугыш михнәтләрен дә үткәрергә көч тапкан сабыр туташлар, сугыштан соң да, авыр эшләрдә эшләп, колхозны аякка бастырган, җил-яңгыр тидермичә, балалар үстереп хөрмәт казанган аналар да алар. Ирләре Мирсәет, Нәҗип һәм Хәмит исемле. Шулай ук гомер буе шушы авылда яшәп хезмәт куйган, балалар өчен үзләрен аямыйча бөтен авырлыкларны җиңеп чыккан асыл ир-егетләр. Бик зур югалтуларга дучар ителсәләр дә, кешелекләрен югалтмаган алар. Авылдан беркая да чыкмыйча яшәсәләр дә, язмыш аларны да чит җирләрдә күп йөрткән. Ерак җирләргә китеп урман кисүләр дисеңме, бәхет эзләп сөргеннәрдә йөрүләр, сугыш кырларында илне саклап яуга керүләр дисеңме, барысын да башларыннан кичергән курку белмәс ханым һәм әфәнделәр алар. Нинди эшкә алынсалар да, сынатмыйча җиренә җиткереп башкара алган, авылдашларының хөрмәтен тоеп, үзләре дә кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә булып яшәүче бик ярдәмчел кешеләр. Кызганычка каршы, Мәрхәбә апа белән Рабига апа күптән тол калдылар инде. Хәмит җизни белән Нәҗип җизнине каты авыру арабыздан алып китте. Аллаһының рәхим-шәфкатендә булсыннар, бик яхшы кешеләр иде. Инде сигезенче-тугызынчы дистәләрен вакласалар да, безгә, балаларына һәм яраткан оныкларына да һәрвакыт хәер-фатихада булып ярдәм итеп торалар, ерактан кайткан балаларын ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп җибәрәләр. Шул аналарның җылы карашларын тоеп, аларның киңәш – сүзләренә таянып, Аллаһының мәрхәмәтенә өмет итеп яшәп ятабыз.
Барча балалары һәм онык – туруннары исеменнән хөрмәт белән
Яр Чаллы.
Комментарии