- 21.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин үземне чыгып төшкән акыл иясе дип уйламыйм, шул ук вакытта акылсызга да санамыйм. Укып чыккач, бәя бирерсез, дип уйлыйм. Чөнки һәр язма нинди дә булса гыйбрәт бирәдер кебек.
Әтием белән әнием бик картлар түгел әле. Хастаханә юлына алар тарафыннан сукмак салынырга тиеш булса да, җыенып чыгып китмәсләр. Күпме генә әйтсәң дә, бер табибка күренеп чыгарга күндерә алмассың. Әйтә башласаң, җавап бер: «Әҗәлең җиткән булса, бер табиб та алып кала алмый. Иман белән бакыйлыкка күчәргә язсын».
Икәү ат җигәләр дә, сахраларга чыгып китәләр. Саф һавасын сулыйсың, Ходай биргән гүзәллеккә күз тутырып карыйсың, җиләген, чикләвеген, гөмбәсен, каен себеркесен, үләннәрен җыясың, дигәндәй. Мин моны хуплыйм, ләкин гел куркам: атлары арбаны әйләндермәсен, еланы чакмасын, усал кешеләре очрамасын, яшене сукмасын.
Менә быел да шактый гына чикләвек җыйганнар, тәмле иттереп киптереп куйганнар. Иманым камил, үзләре сыңар чикләвек тә капмаганнардыр әле, оныкларына дип җыеп куйганнардыр. Чөнки кайткан саен уч-уч чикләвекне оланнарының кесәсенә төяп җибәрәләр. Бу юлы кесә белән генә чикләнмәделәр, оныкка үзе теләгән кадәр алырга ирек бирелде. Онык тутыра да тутыра, мин һәм олылар карап тора. Оятка каршы, ул тутырды да тутырды, ә мин карап тордым. Рәхмәт әйтеп киттек башка йортка кунакка. Анда кунак-төшем күп иде, чикләвек янчыгы белән юкка чыкты. Комсызланып, ата-ана авызыннан тартып алган әйбер тамагыңа насыйп булмый икән ул! Бар инсанга шулай дип сөрән саласы килә! Балаңа чикләвек ашатасың килә икән, кибеттән ал да ашат, нинди генә чикләвек сатылмый ич.
Инде хәзер бәйрәм саен әтием белән әниемә чикләвек ташыйм. Теге чакта күп итеп төяп киткән чикләвегемнең бәясен түләп бетерә алмам кебек. Никләр генә оланымның кулына сукмадым икән, алай комсызланырга ярамаганлыгын шунда ук аңлатмадым икән?
Кадерле укучым, бел, ата-ана хакы – олы хак, ачка үлсәң дә, кул сузарга ярамый аңа!
КАЛӘМГӨЛ.
Комментарии