- 21.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Гаилә һәм мәктәп» журналының бер санында кечкенә кызның «Әти нигә кирәк?» дигән язмасы басылган иде. Кыз бала болай дип яза: «Әни, синең нигә кирәклегеңне яхшы беләм. Син мине ашатасың, киендерәсең. Укытучы исә балаларга белем бирү өчен кирәк, табиб сәламәтлегебезне саклый, әби мине саф һавада йөртә. Мин бары тик әтинең генә нигә кирәклеген аңламыйм».
Әлеге баланың соңгы соравына нәрсә дип җавап бирергә? Гомумән, ата кеше гаиләдә нинди урын тотарга тиеш? Ул гаиләнең матди ягын кайгыртучы, өйгә акча табып кайтучы гына булырга тиешме? Яки хатыны белән тигез дәрәҗәдә тәрбия эшендә катнашырга, гаиләдә авторитет, балаларның дусты, киңәшчесе дә булырга тиешме?
Утыз еллык педагогик тәҗрибәмнән чыгып, бала тәрбияләүче кешеләр арасында ир-ат булырга тиешлегенә инандым.
Әгәр тулы гаиләдә үсүче һәм әтисез балаларны чагыштырып карасак, әнисе тәрбиясендә генә калганнарының начаррак укуын, ешрак тәртип бозуын күрәбез. Ата-аналарның аерылышуын, әтисенең гаиләдән китүен формалашып өлгермәгән бала күңеле авыр кабул итә. Якын кешесен сагыну, тирә-яктагылардан оялу, әнисен кызгану, матди хәленең начараюы кебек көчле кичерешләргә бала үзенчә җавап бирә. Берәүләре үз-үзенә бикләнә, икенчеләре – явызлана, өченчеләре укуын ташлый. Гаилә җимерелгән чакта балага бик авыр була, ул тәрбиягә кыен бирелүче балага әверелә. Бала кешеләргә, үз-үзенә ышанычын югалта. Иң якын һәм кадерле кешесеннән кыерсытылган һәм рәнҗетелгән баланың холкында шикләнүчәнлек, тупаслык, үч алучанлык, рәхимсезлек, алдакчылык сыйфатлары барлыкка килә.
Хөрмәтле әтиләр! Бу хакта җитдирәк уйланыгыз, үзегезне бер мизгелгә генә булса да, ташлап калдырылган балагыз урынына куеп карагыз. Югыйсә, әле кичә генә ул сезгә үзенең таянычы, беренче яклаучысы итеп карады бит, әгәр инде гаиләнең таркалуы котылгысыз булса, әлеге җитди адымның нәтиҗәләре балагызга авыр кичерешләр китермәсен, ул теге яки бу рәвештә әти кеше кайгыртучанлыгын һәм йогынтысын тоюны дәвам итсен өчен, барын да эшләргә кирәк. Гаиләдә әти роле – бала тәрбияләүдә бик зур көч. Тик әлеге роль кайвакыт хәтта тулы гаиләләрдә дә сизелми.
Социологик тикшеренү мәгълүматларына ышансак, хокук бозуларның күпчелек өлеше тулы һәм матди яктан иркен яшәүче гаилә балаларына туры килә. Беренче карашка аларның тамагы тук, өсте бөтен, укырга барлык мөмкинлекләре бар кебек. Ә алар суд эскәмиясенә эләгә. Бу очракта үз вазифасын гаиләнең матди ягы турында кайгырту белән генә чикләгән аталарның гаебе зур. Бүген хатын-кызлар һәр өлкәдә ир-атлар белән тиң эшләгән чакта, өйдәге барлык эшләрне дә хатын-кыз җилкәсенә генә өеп калдыру дөрес түгел, мондый шартларда ана кеше балаларга уңышлы гаилә тәрбиясе биреп өлгерә алмый. Нинди хокукка нигезләнеп, ир-атларның кайберләре үзләренең йорт һәм аталык вазифаларын хатыннары җилкәсенә күчерергә тиеш?
Ир-атлар әлеге эшнең яртысын үз өсләренә алырга бурычлы. Әгәр хатын-кызлар төрле ир-ат һөнәрен үзләштерә икән, ирләр дә йорт эшләрен башкара ала. Моңардан, барыннан да элек, балалар һәм гаилә тәрбиясе отачак. Ир белән хатын йорт эшләрен башкарган чакта аларга балалар да ярдәм итә башлый. Ә уртак хезмәт сәгатьләре гаилә әгъзаларын бер-берсенә якынайта, уртак кызыксынуларны булдырырга ярдәм итә, гаиләне ныгыта.
Ләлә КАДЫЙРОВА.
Кама Тамагы.
Комментарии