Кешелек һәркайда сынала

Язмамның герое атаклы артист, фәннәр докторы яки телдән төшми торган шәхесләрдән түгел. Ул – Фәйрүзә. Кешеләргә хас барлык яхшылыкны туплаган. Гадел, миһербанлы, шәфкатьле, ышанычлы, гади, ихлас күңелле. Үз гаиләсенә карата гына түгел аның яхшылыгы, ярдәме тимәгән кеше юктыр.

Фәйрүзә Балыклы авылында бик күркәм гаиләдә туып үскән. Әтисе Хашим абый белән әнисе Фатыйма апа авыл халкына күпме хезмәт куйган кешеләр. Алар озак еллар кибеттә сатучы булып эшләде. Ул чорда эшләгән кибетчегә 70 кг авырлыктагы капчыкларны күтәрәсе, авыр тартмаларны ташыйсы, салкын кибеттә көнозын торасы, халыкның бөтенесенә ярарга кирәк. Кибетче булу куркыныч та иде, буталчык еллар. Ничек чыдаганнардыр. Урыннары оҗмахта булсын!

Нәкъ менә шушы тату, үрнәк гаиләдә, Балыклы чишмәләренең шифалы суын эчеп, әти-әниләре үрнәген, изгелекләрен үзенә сеңдереп үскәнгә, чын кеше булып яшидер инде ул. Аның ире Фиргать әтисеннән яшьли калып, тормышның бөтен авырлыкларын берүзе җиңеп, хәләл, авыр хезмәт белән бүгенге җитеш тормышны үз көче, үз куллары белән булдырган егет. Аның йорт-җиренең төзеклеген күрсәң, хәйран калырлык! Иртә яздан кара көзгә кадәр тракторда ул: сукалау, печән чабу, пресслау, бәрәңге утырту, казу, тагын күп төрле хезмәт. Ару-талуны, ялны белмичә, җәй буе йокы күрмичә, авыл халкына хезмәттә. Кышкы көндә дә тракторын ремонтлап, тәртипләп тота, техниканы гына түгел, тимер эшләрен дә яхшы белә Фиргать. Авылда булып торган иң фаҗигале хәлләрнең берсе – янгыннар. (Кызганычка каршы, бу афәтне быел гына да авылыбыз күп кичерде). Үзенең техникасы белән Фиргать иң беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыга.

Әнисе Хәтимәне дә бик олылап, кадерләп яшәде алар. Карап торуга аз сүзле, кырыс булып күренсә дә, юморга бай, бер кешенең дә үтенечен кире бормый, күрше-тирәсенә генә түгел, бөтен авылга бик ярдәмчел кеше ул. Авылда иң зур вакыйга – мәрхүмне соңгы юлга озатудан калмый, ләхет алырга да авырсынмый. Менә шундый булган егет белән гомер кичерә Фәйрүзә. Алар үзләре кебек ярдәмчел, акыллы ике бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары белемле. Уллары Илнар район үзәгендә эшли, әтисе кебек тырыш, кулыннан килмәгән эше юк. Кызлары Ләйсән Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, Саба районы, Шәмәрдән үзәк шифаханәсендә эшли башлап, бүген дә шунда хезмәт куя. Бу дәвердә ул бистә халкының гына түгел, тирә-як авыл кешеләренең дә ихтирамын яулап алды. Аның профессиональ осталыгы, авыруларга җылы мөнәсәбәте, игътибарлылыгы турында «Безнең гәҗит», «Акчарлак» газеталары битләрендә язмалар чыкты.

Югары белемле, тәҗрибәле табибә Ләйсән Фиргать кызының безнең авыл кызы булуы, эш сәгатеннән соң төп йортка әти-әнисе янына кайтуы авыл халкы өчен зур бәхет. Заманалар болганчык, районга участок терапевтына барып күренү, киңәшләрен алу бик катлауланды. Беренчедән, чиратка язылып көтү бик озак, башкача булмый, табиблар җитешми. Икенчедән, авыру кешегә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә район хастаханәсенә бару үзе бер зур проблема. Барып-кайту өчен таксига гына да 900 сум кирәк. Үзең йөри ала торган хәлдә булсаң әле.

Ләйсән эштән арып кайтуына карамастан, авылдан үтенеп килүчеләрне кире какмый, ярдәм итәргә тырыша. Кирәкле даруларны да алып кайта, (авылда аларны каян табасың), дәвалау барышын күзәтеп торып, нәтиҗәлелеген тикшереп, алга таба нишләргә кирәклеген аңлатып бирә. Шундый тынгысыз эш көненнән соң өйдә бит аны гаиләнең куанычы, шатлыгы – Нәфисәсе көтеп тора.

Ләйсән Фиргать кызы турында язылганнарны укыгач, авыл фельдшерларыбыз үпкәләмәсеннәр. Безгә берсе дә артык түгел. Аларның өчесен дә бик яратабыз. Көндез дә, төнлә дә чакырганда киләләр. Ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Мин инде үзем безгә якынрак торучы Рәмзия Роберт кызын күбрәк интектерәм. Ачык йөзле, тәмле телле, тәҗрибәле, һәрвакытта ярдәмгә килә Рәмзиябез. Аңа иң яхшы теләкләремне, рәхмәтләремне җиткерәм.

Язмам мине карап, тәрбияләп торучы Фәйрүзә турында иде. Ул миңа сулый торган һава кебек, һәрдаим кирәк. Кич йокларга ятканда да, иртән күзем ачканда да: «Аллага шөкер, алар бар әле», – дип уйлыйм. Авылда дусларым, туганнарым бар үзе. Каенсеңлем Наилә дә өйгә килеп хәлемне белеп тора. Ләкин алар да олыгаеп баралар, шуңа күрә аралар ераклаша. «Ерактагыны макта, якындагыны тапта», диләр бит.

Күршем Ханияне дә көтеп кенә торам. Үтә дә чиста, пөхтә, кирәкле киңәшен дә бирә, рәтләп җыештырып та куя, тәмле ризыклар да пешереп алып керә. Почтага юл ерак, газ-утларга түләвемне түли. Алар ире Хәниф белән бик-бик кадерләп, тәрбияләп ике кыз үстерделәр. Хания хәзер дә алар өчен кайгыртып, җан атып яши. Үз изгелекләре үзенә булсын. Андый күршең булу – зур ярдәм инде.

Ә Фәйрүзәнең мине якын итә башлавы абыйсы Гомәрнең вафатыннан соң. Хаҗиев Гомәр Хашим улы озак еллар Олыяз урта мәктәбе директоры булып эшләде. Миңа шактый еллар аның белән бергә эшләргә туры килде.

Искиткеч, кабатланмас шәхес. «Алтын йөрәкле» кеше исемен алуы да, «Русиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелүе дә юкка түгел. Ул гомерен тулысы белән игелек, изгелек өләшүгә багышлады. Аның гамәлләре укучыларны физик яктан да, рухи яктан да сәламәт итеп тәрбияләү иде. Мәктәптә спорт секцияләре даими эшләп торды, спорт бәйрәмнәре, ярышлар (күбесе район күләмендә), зурлап, күп укучыларны бу чараларга тарту максатыннан үткәрелде. Гомәр үзе дә бу чараларда кайнады, балалар янында булды. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерер, дөньяга киң карашлы булып җитешсеннәр өчен һәр мөмкинлектән файдаланды ул. Мәктәпкә академик Альберт Борһанов, атаклы шәхес Черепанов, профессор Илгизәр Әхмәтов, Австрия рәссамы Сафия Вәлиеваларны чакыруы да шуның өчен. Олыяз мәктәбе гөрләп торды ул вакытларда. 1991нче елдан укучыларны туплап, Үлем үзәнендә казу эшләрендә булуы да – балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан иде бит. Аның иң зур хезмәте булып авылларның «Хәтер» китапларын язу, Зөлхәбирә Мортаза кызы Якупова белән «Туган якны өйрәнү» музее булдыру булды. Авыл музее – җирдә яшәп киткәннәрнең киләчәк буыннарга рухи васыяте, мәңгелек хәтер ул. Хәтер югалмасын өчен, аны тулыландыру өчен Гомәр Хашим улы бик тырышты, бөтен көчен куйды. Музей бик хаклы рәвештә аның исемен йөртә.

Педколлективның рухи җитәкчесе дә иде ул. Укытучыларга бик хөрмәт белән карады. Һәр кешегә үсендерерлек, эшлисе килерлек, йөрәгенә үтеп керерлек сүзләр таба иде. Күп эшләрне коллектив белән килешеп эшләде Гомәр.

Авылда Фәйрүзәнең апасы Фәридә гаиләсе белән яши. Ире Ильяс, уллары Әмир, кызлары Гөлүзә. Кешенең кем икәнен белү өчен бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Кайвакытта бер чеметем дә җитә. Ераграк күршем Мәдинәнең элегрәк сөйләгәне хәтердә калган: «Ирем Альберт төнлә каты авырый башлады. Фельдшер чакырттык. Ул хәзер үк больницага барырга куша. Әйтүе ансат. Машина юк. Читенсенеп кенә Фәридәләргә киттем, хәлемне аңлаттым. Фәридә: «Хәзер Ильясны уятам, алып барыр, үзең дә утырып бар, синсез булмас», – ди. Өйдә өч бала, сыер. Үзем карармын, кайгырма, ди. Үзенең дә өйдә балалары, терлеге, иртән эшкә. Менә шулай, акча да алмадылар, аларның ярдәмен һич онытмыйм, ди Мәдинә. Минем үземә дә бик күп ярдәмнәре тиде. Озак вакыт авыру туганнарын карау да алар өстендә булды. Менә шундый кешеләр инде алар.

Яхшы кешенең яхшылыгы тияр һәр җирдә...

Кешеләргә яхшылык эшләр өчен туганнар алар бу җиргә. Үзләренә дә меңе белән әйләнеп кайтсын! Мәкаләмне түбәндәге юллар белән тәмамлыйсым килә:

«Батырлык сынала мәйданда,

Кешелек сынала һәркайда»

 Рәсимә САЛӘХОВА,

 Олыяз авылы

Комментарии