- 21.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Аллага шөкер, җәй үтеп китте. Юк-юк, җәйне бик яратам мин. Эссе һавасын да, бакча мәшәкатьләрен дә яратам. Җәй отпуск дигән сүз дә бит әле ул. Анысын кем яратмасын. Шулай булгач, нигә шөкер кыламмы?! Хәзер аңларсыз.
Бик күпләр кебек, мәктәпне тәмамлагач авылдан чыгып киткән, Казанда югары уку йортын тәмамлаган һәм шунда төпләнгән «шәһәр кызы» мин. Шәһәр халкына рәхәт, эш юклыктан тилмерә, дисәләр дә, безнең кебек ике фронтта яшәүчеләргә бер дә рәхәткә туры килми шул әле. Печән-саламы, бакча чүбе, җиләк вакыты, кыскасы, авылдагы зур эшләр вакытында, телисеңме-теләмисеңме, нигез җепләреңне искә төшергәләп торасың. Кызны авылдан чыгарып булса да, авылны кыздан чыгарып булмый дигәндәй, андагы җир тормышы канга сеңгән инде. Шуңа күрә, зарлана бу, дип уйлый күрмәгез. Авылга кайтып җир җимертеп эшләп китмәсәң, тыныч йоклап та булмый. Аеруча җәй көне – кызу эш чорында. Әле Казандагы эшеңне дә «җитәкләп» йөртәсе бар – ташлап бетерергә ярамый. Менә шулай, ике кат йөк асып, бәхетле елмаеп йөрисең инде. Елмаеп йөрер идең дә бит, өченче йөкне дә асып куймасалар…
Өченче йөк – җәй көне авылга кунакка кайтучы шәһәр балалары. Кунакның гомере өч көн булганга, аларны алай ук зурлап, «кунак» дип атау бик үк дөрес тә булмас. Алар өч көнгә генә түгел, кимендә, бер айга кайталар бит. Менә шулар кайткан минуттан башлана инде мәхшәр! Бөтен тавык-чебеш, мал-туар, йорт, бакча мәшәкатьләре өстенә, боларның хезмәт күрсәтүчесенә дә әвереләсең?!
Быел да ике ерак туганыбыз шалтыратып, малайларын бер айга авылга кайтарабыз, дип хәбәр иткәч, йөрәк урыныннан кузгалган иде. Ниләр күрсәтәсен белеп торабыз чөнки!
Кайтып төште болар ике гаилә булып. Җиде кешедән, зур күчтәнәч итеп, 6 килолы карбызны өстәлгә китереп куйдылар, мин сиңа әйтим. Авылыгызда карбыз мәңге күрмәгәнсездер әле, дигән була үзләре. Экзотик ризык алып кайтканнар, имеш. Әйтерсең, кибете, юлы булмаган караңгы авылда яшибез. Кичке аштан соң, үзләре үк ашап та бетерделәр аны – җылы як ризыгын барыбер күрми калдык. Ата-аналары да балалары белән бергә өч көн кунак булгач, өч көн рәттән мунча кереп ял иткәч, балаларын безнең җаваплылыкка калдырып, калага китеп барды болар.
Малайлар, дигәннәре шактый зурлар инде. Берсе 11нче сыйныфка бара, берсе – 7гә. Андый яшьтәге авыл балалары ата-ананың уң кулы, бөтен эштә ярдәмчесе булгач, болар да әзрәк мөстәкыйль булыр, дип көткән идек. Хыялларыбыз, алар кайтканчы түтәлдә җитешә башлаган редискаларыбыз шикелле, бер мизгелдә юкка чыкты. Үзебез белән беррәттән, чүп утарга бакчага алып чыкмакчы идек тә, олысы, күзен акайтып, бер генә дәште:
«Мы сюда не работать приехали!»
17 яшьлек егет сүзе бу! Ял итәргә кайтканнар икән, бахыркайлар! Шәһәрдә эшләп арыганнар! Мал-туар карарга алып чыгар идең, сыердан түгел, әтәчтән дә куркалар. Дөресрәге, башта курыктылар. Аннары, кызык булсын, дипме, көне буе мескен әтәчне куып интектерделәр. Куып тоталар да, тавыклар өстенә алып килеп утырталар моны. Әтәчне җүләр, дип уйлыйлар бугай. Берзаман кече малай, 15 көн утырган тавыкны көрәк белән куып җибәреп, көртлек астындагы йомыркаларны алып кереп, суыткычка тутырып куйган. Зур эш эшләгәндәй, мактана бит әле. Унбиш йомырка алып кердем ди.
Мескен эткә дә көн булмады алар авылда чакта. Үзләренә кояшта кызу булгач, эткә дә кызу, аның да су коенасы килә, диптер инде, киләләр дә шлангтан су сиптерәләр тегеңә, киләләр дә сиптерәләр. Эт, билгеле инде, оясына кереп кача. Тик анда да тынычлык таба алмый. Качар урын азрак булганга, малайлар этне лычма суга батыра иде. Эшләгән «яхшылыкларына» күрә, без сүзсез тормадык, әлбәттә, тик тыңлаган кеше булса икән?!
Гөнаһ шомлыгына каршы, болар авылда булганда, песиебез балалады бит. Баштарак берничә көн, җирәнеп кенә, өч песи баласы тирәсендә йөрсәләр, дүртенче көнне аларның да җәза алу чираты җитте. Песиләр белән тартманы ишегалдының бер башына урнаштыралар да, бер песи малаен капка артына ук чыгарып куялар. Ана мәчебез, баласының чинавыннан аны эзләп табып, авызына кабып, кире тартмага илтә. Бөтен кызык – шул ана мәчене тилмертү икән!
Аталары шәһәргә «качканда» аңлаешлы итеп әйтеп китте: су коенырга буага бармагыз. Бармый ди сиңа! Сорап та тормыйлар – чыгалар да китәләр. Кичкырын, ярты сәгать тавышлары чыкмый торса, бакча артлап кына буага элдерәм. Батып үлсәләр, ни дип җавап бирерсең?! Җиләккә дә алып барырга кирәк – үзләре бара белми. Белсә дә, алып баруны сорап, арттан калмый йөреп, теңкәне корыталар.
Сыер саварга чыксаң да, песи белән бергә җылы сөт көтеп утыра болар. Сөт, дигәннән… Алар кайтканчы сөтне шәхси эшмәкәргә тапшыра идек. Безнең гаиләгә чәй эчәргә көненә бер литр сөт тә җитә иде. Болар икесенә биш литр сөт эчә башлагач, эшмәкәрнең тракторы нинди төстә икәнен дә оныттык. Кухнядан өзелми үзләре. Көнозын сөт эчеп туймыйча, ашны да сөт белән эчә башлагач, тәмам гайрәтем чикте шәһәр әрәмтамакларыннан. Каймагын аерырга өч көн җыйганнан соң, бер чиләк сөт калса да рәхмәт әйтерсең. Каймак, гомумән, алар өчен зур бәхет булды. Зур кашык белән генә иписез ашадылар. Тавыклар да эремчек тәмен онытты бу көннәрдә. Кәнфитне дә малайлар учлап-учлап ташып, урамда качып ашый башлагач, аны да алмас булдык. Әни әйтмешли, ризыгы кызганыч түгел, күбесен сатып алмыйбыз. Тик барыбер, кайткан көннәрендә үк үлчәүгә бастырып, авырлыкларын үлчәп каласыбыз калган икән. Күпмегә симереп киттеләр икән.
Көннәрдән беркөнне җыелган ачуыма чыдый алмыйча кече малайны чүп утарга алып чыктым. Бер түтәлнең ярты ягын да (кара-каршы утыйбыз инде) утамады, хәле китеп егылды бу. Баш әйләнә, ди. Шул хәл китүдән соң ике көн кан басымын үлчәп кенә тордык, дәваладык тегене. Ник алып чыкканыма үкендем. Бер дә су коенырга чапканда хәлләре китми, мин әйтәм!
Иң авыры – шәһәр кунакларын аяк юарга өйрәтү булды. Бакчада чатыр чабалар да шуның белән өйдәге келәмне таптап йөриләр. Болар киткәнче сары келәмнәребез кара төскә керде. Кура җиләге, чия кайнатмасы ясый алмадык – ашап бетерделәр. Кишер түтәле дә ордым-суктым сирәкләнде…
Менә хәзер шушыларны язып утырам да ачуым тагын да кабара үзләренә. Әле болары искә төшкәннәре генә бит. Әле җитмәсә, киткәндә олы малай: «Безгә монда бик рәхәт булды, тагын берәр атнага кайтыйк әле», – дип тора. «Кайтасың инде, бик рәхәт булгач», – диде әни, елмайгандай итеп. Әйтерсең, соңгы 20 ел эчендә үзенең Казанга барып, аларда бер кич кунганы бар. Алар киткәч, җиңел суладык. Өйләр җыештырдык, келәмнәрне ике көн юдык. Компьютерны бөтенләй эшләмәс хәлгә җиткереп китүләре дә ачыкланды. Программист чакыртып, аңа да 800 сум акча түләргә туры килде. Велосипедның чылбырын өзгәннәр иде, аның ремонтына күпме кирәк булыр, әлегә билгесез. Шәһәр халкы маҗаралары бер бездә генә түгелдер. Сез ничек кунак иттегез, языгыз…
Зәринә ВӘГЫЙЗОВА.
Шәһәр кунаклары,

Комментарии