- 22.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №07 (20 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең халыкка беркайчан да тыныч, хәсрәтсез яшәргә язмагандыр. Минем яшьлегемә дә шомлы еллар туры килде. Чордашларым, 18–19 яшьлек егетләр Әфган җирендә, ул чакта аталганча, интернациональ бурыч үтәделәр. Егетләр яраланып, гарипләнеп кайттылар, күпмесе цинк табутларда кайтарылып җир куенына иңдерелде.
Мин армиягә институт тәмамлаганнан соң алындым. Чаллыда мәктәптә эшләгән җиремнән киттем. Бронь биреп, алып калырга да теләгәннәр иде, әмма ул чагында армиядә булмаган егетләрнең дәрәҗәсе икенче төрлерәк иде шул. Мин ул броньнан баш тарттым. Өстәвенә, үземнең Әфганга эләкмәячәгемне дә белгән идем. Әле дә хәтеремдә, хәрби комиссариатта Әфганга җибәрмәсләрме, дип кызыксындым. «Юк, сине институтта укытып дәүләт акча сарыф итте, шуңа күрә син кыйммәткә төшәсең, әгәр үтерсәләр, дәүләтнең сиңа сарыф иткән акчасы әрәм була», – дип аңлатты миңа комиссариаттагы капитан тел дә яшереп тормыйча. Менә шулай гади генә исәпләнә иде кеше гомере ул вакытта да.
…Хезмәт иткән частьемнан әниемә рәхмәт хаты җибәргәннәр, мин бу хакта белмәдем дә. Ә әнием урысча белми, машинкада басылган, чит кеше имзалаган хатны кулына алгач, ул күршеләргә көч-хәл белән сөйрәлеп керә алган. Хәле киткән, куркуыннан шашарлык хәлгә төшкән. Ул чакта армиядән шомлы хатлар килү сирәк түгел иде бит. Берничә ай хат-хәбәрсез торулар да… Күрше кызы аңлатып биргәч, улыңны мактап рәхмәт әйтеп язганнар, дигәч тә тынычлана алмаган ул. Шул чорның нинди булганын аңлау өчен шушы вакыйганы искә алдым. Әгәр частьта мондый хат саласыларын белгән булсам, рөхсәт итми идем, әниемнең куркып каласын белер идем.
Аннан Чечня килеп чыкты.
Мин телевидениедә «Атна» мәгълүмати аналитик тапшыруын әзерләгәндә Хәрби комиссариатка журналист соравы белән мөрәҗәгать иткән идем. Әфганстанда, Чечняда һәлак булучы татарстанлыларның төгәл саны һәм бу сугышларда кем балалары хезмәт итүе белән кызыксындым. Нинди җавап алдым дисезме? Баксаң, бу хәрби сер, андый мәгълүмат бирелми икән…
Монда сер юк, чөнки бу сугышларда гади халык балалары кан койды. Анда колхозчы, гади эшче балалары алынды. Һәм үлүчеләр дә шул ук катлам – төн йокыларын качырып тәрбияләгән, балалары бәхетле, тәрбияле, сәламәт булсын өчен алны-ялны белми эшләгән гади гаиләләрдә үскән егетләр. Сугыштан исән-имин кайтып та, алынган яралардан, күргән авырлыклардан бик күпләр кыска гомерле булып чыктылар. Мин үзем дә әфганчы ике дустымны югалттым инде. Бергә уйнап үскән Илфат Яруллин Арчадан туганнарына, күршеләребезгә кайтып йөри иде. Армиядән соң бик газаплы авыру кичереп бик иртә бакыйлыкка күчте. Аның туганы балачак дустым Илһам да 44 яшендә китеп барды. Әфганның кырыс җилләре аның да йөрәген өтәләгән иде шул. Кайткан чакларда балачак хатирәләре турында сәгатьләр буе гәпләшеп утыра идек. Аннан армиядә күргәннәрен сорашам. Бер дустының «дизбат»ка эләгүен сөйләгәне хәтеремдә. Баксаң, ул егет гаепле дә түгел. Ул автоматын югалткан, дөресрәге урлаткан. Егетне 2 елга «дизбат»ка утыртканнар, 1 елдан азат итеп, хезмәтен тагын шул Әфганстанда дәвам иткән, шулай 3 ел йөреп кайткан армиядә. Менә шундый тарих. Үләргә ярый, ә менә автоматны югалтырга – юк…
Әфганчылар авызыннан зарланулар еш ишетелә. Канун нигезендә бирелергә тиешле ташламаларны юллау кыен. Әфганга сине без җибәрмәдек, кем җибәргән шуннан сора, дигән җавапларны еш ишетәбез, диләр. Арча районы Әфганчыларының «Сугышчан туганлык» оешмасы рәисе Сергей Баһаутдинов, хәзер карашларның элеккечә түгеллеген, кимсетүләрнең сирәк булуын әйтеп сөендерде үзе.
Мин бу егетләр белән авылыма кайткач очраштым. Алар шушы февраль аенда сугышчан дусларының гаиләләренә бүләкләр алып килеп, искә алалар икән. Күршем, балачак дустым Илһам Яруллинның гаиләсенә килгәннәр җыелып. Илһам, инде өстә әйткәнемчә, балаларын, оныкларын, хатыны Фирданияне, әнисе Нәкыя апа белән Әдһәм абыйны ятим итеп 44 яшендә үк китеп барды шул. Инде Әдһәм абый да юк. Февраль җитүгә без бу егетләрне көтә башлыйбыз, Илһамны күргән кебек булам, ди Нәкыя апа, күз яшьләренә буылып. Авылдашым Маратның Әфганстанда хезмәт иткәнен белә идем, ә менә күрше авылда (без бер авыл кебек, гомер буе бер колхозның ике бригадасы булдык) Кызыл Ярда Раил Галимҗановның әфганчы булуын белми идем. Бу тырыш егет яраланып алырга өлгергән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, Ингушетиянең президенты булган Руслан Аушевның ярдәмчесе дә булган икән. Илһамның гаиләсе хәлен белергә килгән Ленар, Рафил, Рашат, Радик, Рафис, Динар, Рәүф тә һәрберсе данлы сугыш юлы узган. Истәлекләр, югалтулар… Аларны тыныч кына тыңлау мөмкин түгел. Әфган сугышы аларның яшьлегенең иң матур чорын урлады бит. Әфган мәхшәрләре гомер буе төшләренә кереп, төннәрен сискәндереп уята торгандыр…
Арча әфганчылары бакыйлыкка күчкән иптәшләрен менә шулай искә алып, туганнарын кайгыртып яши икән. Һәлак булган егетләрнең каберләрен чистартып, чардуганнарын яңартканнар. Бу эшләргә акча каян аласыз, дип сорыйм. «Бүрек бар безнең, шул бүрек кулдан кулга күчеп йөри. Кем күпме булдыра, шул кадәр акча сала. – дип елмая Сергей. – Арчада һәйкәлне дә үзебез булдырдык, аны сүтәсе дигәч, саклап та кала алдык», – ди ул.
Әлбәттә, сугышчан дусларны онытмау, бүрек белән акча җыеп, шул игелекле эшләрне башкару бер яктан мактаулы гамәл. Ләкин икенче яктан, шушы егетләргә бүрек тоттырган дәүләтебез өчен оят булып китте. Мондый оешмалар һәм сугыш каһарманнарын олылау өчен нәни генә булса да фонд билгеләгәндә, казна хәерчеләнмәс иде. Аздан гына да күңел була бит ул. Алар кем өчен чит далаларда яшьлекләрен корбан иткән?!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Казан – Арча– Түбән Оры – Казан

Комментарии