- 22.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №29 (18 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1941нче елның 22нче июне күпме яшь гомерләр, өметләр, тыныч көннәргә киртә куйды. Аның кайтавазы әле дә әрнетеп, үзәкләрне өзә.
Кемнәр бар да, кемнәр юк. Сугыштан кайтып, әсирлектә булганнарга югарыдан мөнәсәбәт начар булгач, кече чиновниклар (дөресен әйткәндә, алама активлар) аларны төрлечә кимсетеп, ил сатканнарга тиңләп йөрделәр. Укыткан елларымда бик хөрмәтле ветеран абзыйларны да аноним «язучылар» пычратырга теләделәр. Сүзем авылыбызның эшчән, булдыклы, затлы агайлары турында. Сугыш тәмамланып, күп еллар үтсә дә, мин эшли башлаган 1960нчы елларда да пленда булган һәм акланган абзыйларны район үзәге Ютазыга чакыртып «эшкәртәләр» иде әле. Мәхтүм абый, кодабыз Камил кыйналудан, сорау алулардан тәмам гаҗиз булып, бу турыда сөйләргә яратмадылар. Үз-үзләренә бикләнгәннәр иде. Аларның балаларына да алама активлар «пленник балалары» дип кенә карады.
Озак еллар ферма мөдире булып эшләүче Габдулла агайны пионер сборына чакырдым. Гаиләдә сөйләшүгә баргач, Исламия түти (урыннары оҗмахта булсын): «Кызым, килешерме соң, бер дә искә алучы юк иде, гаеп итмәсме хуҗалар», – диде. Сбор бик күңелле үтте. Агаебыз балаларга сугыш күренешләрен, «Вяземь казаны»ның бик күпләр башын салган, әсир төшкән урын булуын сөйләде. Әсирлектә кеше ышанмаслык авырлыклардан исән калып, бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп, нык булып, яхшы укырга өндәде. Балалар да, агаебыз да бик канәгать булдылар. Икенче көнне, ничек өйдән үк чакыртмаганнар диген, мәктәпнең профсоюз, партия җитәкчеләре мине үрә бастырып сүгәргә керештеләр. Янәсе, мин нигә пленда булган сатлыкны очрашуга чакырганмын. Ләкин алар Габдулла агайның сугыш аркасында гаиләсе таркалуын да, сабыеның әткәсенең назын күрмичә, толлык кичерүче хатынының да менә шушы «сатлык» ярлыгы аркасында бәхетсез булын белделәр, тик партия кушканча «уяу» булырга тырыштылар. Әгәр мин коммунист булсам, «келәм»гә бастырып, эшемнән үк куган булырлар иде, билетым юк иде шул. Ничек кенә үгетләсәләр дә, мин партиягә кермәдем. «Сез нигә мине талыйсыз, әгәр минем әтием аның урынында кайткан булса, мин бик шат булыр идем!» – дидем. Мәктәпнең кече түрәләре дә, әнчек көчекләр кебек өреп, тешләргә тордылар безнең кебекләрне.
Әсирлектән котылып кайтып, тыныч көннәрдә Мәхтүм абый тимер остасы – моторист, Камил кода – механизатор, Габдулла агай ферма мөдире булды, соңыннан дингә хезмәт итте. Аларны халык гади, эшчән кешелекле булулары өчен бик хөрмәтләде. Үзәкләре өзүле, җаннары яралы булса да, авылыбызның иң мактаулы кешеләре булдылар.
Сугыш башланган көн бүген. Мин әле тумаганмын. Көмәндә калган минем кебекләргә быел 76-77 яшь тула. Вак түрәләр ветераннарга яхшы мөнәсәбәттә булмады. Ә без кемгә кирәк булдык?! Хөкүмәт җитәкчеләрнең һәр гаилә әгъзасы – олигарх, миллионер, байлыкларыннан ни эшләргә белмиләр. Сугыш чоры балаларының авыр тормышын каян белсен алар?
Без күп калмадык инде, котылырлар. Сугыш чоры балалары булгач, чыныгып үстек, озак яшәдек, Аллаһыма шөкер. Менә шул 70 яшь яшәвебез бездән соңгы буыннарга авырлык булып төшә. «Үлмиләр, каһәрләр! Әйдә, пенсия яшен арттырыйк!» – диләр.
Сугышның туктаганы юк аның. Русия сабак алмады, җиңү белән горурланасы урынга, җыен тузга язмаган эшләр эшли. Ә яшьләр үлә тора! Чечня синдромы, Әфган яралары, Сүриядән кайтканнар, шушы сугышларда үлеп калган балалары өчен күз яше түгүче аналар!
22нче июнь. Сугыш. Афәт. Боларны матурлап күрсәтеп тә, ялган сөйләп тә онытырга хакыбыз юк!
Сүзем Камил кода әйткәннәр белән башланган иде. Җир эшкәртәбез, яшибез… Ветеран агай исән калуын шулай аңлатты. «Немец лагеры тимерчыбык белән әйләндереп алынган яшел чирәмле кыр иде, ябырылып, башта чирәмне ашап бетердек, аннан кортларны, бөҗәкләрне казып ашадык».
Җир алып калды безне. Җир Анабыз тыныч булсын, Аллаһы Тәгаләбез ташламасын!
Рәсимә ФӘРРАХОВА (МӨРӘСОВА),
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии