- 22.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
2017нче елның 1нче июлендә РБК каналыннан Сталин хакимлек иткән чордагы репрессияләр турында тележурналист Станислав Кучер уздырган әңгәмәне карадым. Анда катнашучыларның берсе – язучы Александр Прохановның улы Андрей Сталин режимын күккә чөеп мактады. Хәзерге җитәкчеләрнең Сталиннан үрнәк алырга тиешлеге турында сөйләде.
Соңгы вакытта Сталин, Явыз Иван, Ермак кебек җинаятьчеләргә һәйкәлләр куя башладылар. Сталин хакимлек иткән чорда миллионнарча кешенең гаепсезгә атылуы, лагерьларда җәберләнүе турында һәр кешегә дә мәгълүм бит!
Мин шәхсән үзем, сәяси репрессия корбаны буларак, Сталинның исемен дә ишетәсем килми.
Сәгъдулла Шәйхулла-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Комментарии