- 22.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №42 (18 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең буын кешеләренә, ягъни сугыш чоры балаларына, кайда гына эшләсәк тә, илебездә барган зур эшләргә булдыра алган кадәр көчебезне куярга туры килде. Андый эшләр, санап китсәң, бик күп. Шундый эшләрнең иң данлыклысы – Татарстанның Чаллы төбәгендә зур машина төзү заводы кору һәм шәһәр салу.
Бу хезмәттә үзе катнашкан миллионлаган кешеләр дә, якыннан күрмичә, матбугат, радио, телевидение аша танышып барган кешеләр дә, «грандиоз» төзелеш, дип әйтмичә булдыра алмый. Эшнең күләме, эшләнү вакыты, оештырылуы һәм җитәкчелекнең эшне яхшы итеп алып баруы белән киләчәк гасыр төзелешләренә дә мисал булып тора ала ул. Безнең кебек гади кешегә мондый эшне тасвирлап бирү мөмкин түгел. Үзем бу төзелешләрдә бер кирпеч тә күтәргән кеше булмасам да, андагы вакыйгаларны күреп йөрергә туры килде. Шул вакыйгаларның берничәсен тасвирлыйсым килә.
Чаллыда автозавод салына икән, дигән сүз таралып берничә ай узгач, Саба АТПсыннан ике машинаны Мамадыш спирт заводына эшкә җибәрделәр. Без эшкә килеп урнаштык. Безгә тиешле эш –Чаллы элеваторыннан Мамадыш спирт заводына бодай ташыйсы. Карап торышка эшнең әллә ни катлаулылыгы юк, шулай да юлда четерекле җирләр бар. Нократ һәм Чулман елгалары аша Чаллының элеватор янындагы Чулман елгасына кичүгә төшә торган тавы бик текә. Нократ елгасы кичүендә якында гына катмаган җире күренеп тора. Буш килеш кичүләрне юыртып чыгабыз, йөк белән кайтканда, елгага җиткәч, белгән догаларыбызны укып, Хак Тәгаләгә ялвара идек. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, бер ай дигәндә бу эшне төгәлләдек.
Ул вакыттагы Чаллы күренешен хәзерге буын кешеләренә күрсәтсәң, бу урын шундый булды микәнни дип, ышанмаска да мөмкиннәр. Юл тулы халык, берәүләр – тегеләй, берәүләр болай бара, бар да җәяү. Юлда машиналар йөрми. Безнең машиналарны мәҗбүри туктаталар, шыплап төяләләр, ярый инде юлда ул вакытта ГАИ хезмәткәрләре юк. Монда инде уйларга мөмкиннәр, чумгансыз икән акчага, дип. Ул вакытта «акча» заманы түгел, «рәхмәт» заманы. Ул заманда кешеләрне без гел «рәхмәт»кә йөрттек. Минем сүзне замандаш шоферлар расламый калмаслар.
Заманалар уза торды. Чаллы шәһәре һәм аның йортлары, уңдырышлы җирдә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, әкияттәгедәй калкалар иде.
Без дә инде, заман җилләренә ияреп, алга бардык. Шофер эшен куеп торып, колхозга кайтып, колхоздагы техниканы җитәкләргә керештек. Колхозларда төрле маркадагы техникалар күбәйде. Аларны ремонтлау өчен, Татарстан территориясендәге авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау үзәкләрен, техниканың төренә карап, махсуслаштыра башладылар. Мисал өчен: К-700ләр –Чаллыда, ДТ-54, ДТ-74ләр – Чистайда, МТЗ тракторларын Дөбъязда ремонтлыйлар иде. Чаллыдагы ремонт үзәге бик яхшы итеп корылган иде. Колхозга кайткан бер өр-яңа К-700 тракторының двигателе завод гаебе белән гамәлдән чыгып, ремонтка алып килергә туры килде. Шунысы бик истә: двигательне көнендә алыштырып бирделәр.
Чаллы юлындагы тагын бер «сират күпере»н искә алып китмичә булмас. Өстә язганымча, ДТ-54, ДТ-74 тракторларын Чистайда ремонтлыйлар иде.
Язгы чәчүгә хәзерлек барышында безнең хуҗалыктан ике тракторга Чистайга нәрәт бирелде. Тракторларны «Колхида» машинасына салып, ремонтка алып киттек. «Саескан тавы» аша юлны япканнар иде. Чаллы аша барырга булдык. ГЭС төзелешенә килеп җиттек. Анда вакытлыча күпер сыман нәрсә корылган. Машиналар колоннасын 1 сәгать буе бер якка, 1 сәгать буе икенче якка чыгаралар. Күперне карап килдек. Эчкә ут йөгерде. Күпер чыннан да «сират күпере». Безнең йөк тә авыр, машина да «Колхида». Ул машинаны үзе утырып эшләгән кеше генә белә. Артта Мәскәү, дигән шикелле – артка да юл ябык, колонна белән машиналар тезелешеп бара. Ул күпер әле дә минем төшләргә керә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, без ул күперне уздык. Минем белән барган «Колхида» шоферы Мөхәммәтнур Галимов инде күптән вафат. Бу язмам аңа дога булып ирешсен.
Ходайның рәхмәте чиксез, миңа илебезнең бик күп төбәкләрендә булырга туры килде. Хәтта комбайнда яхшы эшләгән өчен, Польша һәм Германия илләренә сәяхәт иттем. Саба һәм Азнакай районнарыннан 30 кеше бер ай йөреп кайттык.
Чаллы яңадан шул ягы белән истә: без, Саба ягыннан бик күп кешеләр, Минзәлә совхоз техникумында укыдык. Поезд белән Чаллыга килеп, автобус белән Минзәләгә китә идек.
Язмамның ахырында, Саба районының Сатыш авылына ике ел рәттән кара бураннарда килеп, бушка мәдәни хезмәт күрсәткән Рубис Зариповка, Сәрия Нәбиуллинага, аның улы Илсур Нәбиуллинга, соклангыч биюләр күрсәткән Миләүшә Разовага, шушы коллективны алып килгән Нурия Гыйльметдиновага авылыбыз халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Габделәхәт ШАКИРОВ,
Саба районы, Сатыш авылы имам-хатыйбы
Рәсемдә: өстәге рәттән 6нчысы язманың авторы Шакиров Габделәхәт Шакир улы. Варшава шәһәре, 1975нче ел.

Комментарии