22 июнь – Кайгы көне

22 июнь – Кайгы көне

Без сугышка күптән киткән идек,

Без сугыштан әле кайтмаган…

1941 елның 22 июнь көне егерменче гасырның иң зур фаҗигаләреннән булган Бөек Ватан сугышы башланган кара көн. Байтак еллар узса да, халкыбыз күңелендә бүгенгедәй истә ул кайгылы көннәр.

…1941 ел. Җәйнең кояшлы бер иртәсе. Туган авылыбыз Зур Сукаешта үзәк мәйданда җыелган халыкка: «Герман безгә сугыш башлаган!» – дигән хәбәр җиткерәләр. Әниләр, апалар үзләренең якыннарын – ирләрен, абыйларын, әтиләрен, энеләрен сугышка озата. Саубуллашу, гармун моңы, елашу… Кыскасы, мәйдан гөж килә.

Без дә әтиебезне сугышка, яу кырына, мәңге кайтмас юлга озаттык ул көнне. Сеңлем Мәдинә, әни һәм мин, якын кешебезне озатып, мәйдан уртасында басып калдык.

Бу көн безнең гаилә өчен гомерлеккә аерылу көне булган икән. Әти бертуган абыйсы Сабир белән беренче чакырылышка туры килгән. Алар сугышның беренче көннәреннән ут эченә барып керә. Бертуганнарның икесенә дә туган нигезләренә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмаган шул, сугыш өермәсендә хәбәрсез югалдылар.

Бу тиңе булмаган дәһшәтле сугышта якын туганнарыбыз, әти-бабаларыбыз, туган илебезнең киләчәге ныклы кулларда булсын өчен үзләрен корбан итеп, яу кырларында ятып калдылар. Ил буенча күпме ятим балалар ачлык-ялангачлык, әтисезлек ачысын татып үстеләр.

…1944 ел. Татарстанның Тымытык һәм Азнакай районнарында кан чиренең киң таралган чоры. Шушы елның язында безнең иң якын кешебез – газиз әниебез, ул Бөгелмә ятим балалар йортында тәрбияләнгән, дүрт һәм сигез яшьлек ике нарасыен калдырып, 34 яшендә гүр иясе булды.

Менә шушы ачы, йөрәк өзгеч югалтулардан соң, сеңлем Мәдинә белән икебезне язмыш җилләре Тымытык районының (хәзер Азнакай районы инде) Чубар-Абдул авылында яңа гына оешып килгән ятимнәр йортына алып килде.

Бу 92нче ятим балалар йорты 1945 елның 25 мартында ачыла. Үксезләр йортын оештыручы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе булып гомер юлы тоташ батырлыктан торган Раббани Идрис улы Мөслимов торды. Ул тумышы белән шушы авылдан, 1901 елда дөньяга килгән, 1919–1922 елларда гражданнар сугышында катнашкан, Сталин чоры репрессияләрен кичергән, ачлык-ялангачлыкны күп күргән кеше була.

Гражданнар сугышыннан кайтканнан соң Раббани Мөслимов 1923 елда Алабуга шәһәрендәге педагогия техникумына укырга керә. 1928 елда аны уңышлы гына тәмамлаганнан соң яшь белгеч озак еллар Тымытык районының авыл мәктәпләрендә укытучы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

Сугыш башлангач, үзе теләп, беренчеләрдән булып, фронтка китә. Тәмуг газапларын кичергән сугышчы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен, күпсанлы хөкүмәт бүләкләре алган. 1944 елда фашистлар белән бәрелешләрнең берсендә каты яраланган солдатны, дәваланганнан соң демобилизацияләп, туган ягына җибәрәләр.

Сугышта алган яраларыннан бераз савыгуга, күп еллар педагог булып эшләгән белгеч буларак, балалар белән эшләү тәҗрибәсе дә зур булганга һәм аларның психологиясен яхшы аңлагангадыр инде, Раббани абыйга караучысыз калган, ятим балаларны җыйнап, балалар йорты оештырырга кушалар һәм аны шунда директор итеп билгелиләр. Олы йөрәкле Раббани абыебыз безнең күңелләрдә талантлы оештыручы, таләпчән җитәкче, көчле ихтыярлы кеше булып истә калган.

Шушы елларда балалар йортында эшләгән тәрбияче апаларыбыз турында кыскача гына булса да язу бик урынлы булыр һәм аларның рухларына дога булып барыр, дип уйлыйм.

Изображение удалено.

Байтак еллар узса да, әниләребез урынына калган саф күңелле тәрбияче апаларыбыз истә, һаман да хәтер түрендә әле. Балалар йортында завуч булып Мөнәздәһә апа Галиева эшләде. Тәрбиячеләрдән Асия, Саимә, Гашурә, Роза, Нәбирә, Рәзинә, Банат, Камал, Римма апалар, шәфкать туташы Нур апа Мусина, укытучыларыбыздан Шәмсенур Каһирова, Рәхим Туктаров, Сания Александрова, Зәйнәп Мадьярова, Акмалетдин Мусин, мәктәп директоры Шәрәфетдин Җәләевләр һ.б. балалар ятимлекне сизмәсен өчен күп көч куйдылар, үзләренең йөрәк җылысын жәлләмәделәр. Алар безнең өчен иң якын кешеләр булдылар. Бу абый-апаларга серләреңне сөйләргә дә, борчуларың белән уртаклашырга да була иде. Ул фидакарь җаннар безне тәрбия кылуда, белем бирүдә гомерләрен дә, вакытларын да кызганмадылар. Әти-әниләребездән алып өлгермәгән кайгыртуны, игътибарны, назны бирделәр алар безгә. Сугыш еллары һәм аннан соңгы авыр еллар булуга да карамастан, ул чор кешеләре дәртләнеп, ялкынланып, якты киләчәккә якты өметләр белән яшәделәр һәм эшләделәр. Алар безнең буынны патриотик рухта тәрбияләделәр. Безнең буын, чыннан да, Олег Кошевой, Павел Корчагин, Зоя Космодемьянскаялар батырлыгы үрнәгендә, «вөҗдан», «намус» дигән төшенчәләрне өлге итеп алып үсте һәм чыныкты.

Үзләреннән соң онытылмаслык якты эз калдырып киткән укытучы һәм тәрбияче апаларыбызны без бары җылы сүзләр белән генә искә алабыз. Соңга калып булса да, тиңдәшсез кешеләребезне рәхмәт хисләре белән искә алыйк. Алар безнең күңелләрдә үзләреннән соң онытылмаслык якты эз калдырып киттеләр. Якты истәлекләрен искә алып язылган бу язма алар рухына дога булып барып ирешсен иде. Хак Тәгаләбез аларга гүр җәннәте, изге савапларын насыйп итсен! Амин!

Димәк, бу олы җанлы, югары әхлаклы, кешелекле һәм шәфкатьле затларыбыз җир йөзенә юкка гына килмәгәннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дә үзенең бер хәдисендә: « Ятимнәр өстеннән күзәтчелек итүче минем белән бергә җәннәттә булыр», – дигән бит.

Сүземнең ахырында безнең яшьлек еллары узган Чубар-Абдул авылы, аның кешеләре турында берничә сүз өстисе килә. Авылда хезмәт сөйгән, уңган-булган, бердәм халык яши. Тезелеп киткән таулар итәгендә урнашкан авылның бәрәңге бакчалары артында боргаланып мул сулы, балыклы Мәллә елгасы ага. Яшьлегебездә колачлап йөзгән бу елганың суы бүген кимегән кебек. Сихри балачакның сөйләп бетергесез күңелле һәм матур мизгелләре узган таулар иле Чубар-Абдул халкына бүгенге болгавыр һәм тынгысыз заманда саулык-сәламәтлек телим. Алдагы көннәребездә якты киләчәккә өметләнеп, мул тормышта яшәргә насыйп итсен Аллаһы Тәгаләбез.

Авылда булганда Раббани абыйның мәңгелеккә күчеп киткән урынында – кабере янында булам. Шул чакларда ул безнең буынга атап, әкрен генә: «Без үзебезгә тиешне эшләдек, хәзер сезнең чират, сынатмагыз!» – дип әйтә сыман. Мондый минутларда йөрәк сыкрап куя, чөнки без алар ышанычын аклый алмадык бугай. Карагыз әле, зур-зур завод-фабрикалар, колхоз-совхозлар, элекке кебек, шаулап-гөрләп эшләмиләр шул инде. Бөек төзелешләребез, яшьләр кулы белән күтәртелгән чирәм җирләр, Байкал-Амур магистральләре ил тарихы булып кына калдылар. Заманында Казахстан далаларында 40 миллион гектар чамасы җир сөреп ташланды, ә аның безгә кирәге булды микән?..

Бүгенге көндә илебезнең төрле төбәкләренә сибелеп яшәгән, 1945–1952 елларда таулар иле Чубар-Абдул авылында бергә – бер гаилә булып, 92нче номерлы балалар йортында тәрбияләнгән яшьтәшләремә, дусларыма исәнлек-саулык, шатлык һәм бәхет телим. Кызганыч, бүген аларның кайберләре исән дә түгелдер инде. Нихәл итәсең, тормыш мәңгелек түгел, аның да чиге бар.

Син килгәнсең әле каберемә,

Рәхмәт, балам,

Димәк, исән Хәтер агачы.

Бары шушы Хәтер белән генә

Мәңгелек бит адәм баласы!

Еллар аша күңелем белән яшьлегемә кайтам. Гомерләр уза барган, олыгайган саен, яшьлек еллары, балачак хатирәләре сагындыра, күңел моңсулана, нидер җитми кебек. Андый минутларда, олыгаю галәмәтедер инде, сагышлы уйларга батам. Уйларым белән балачагыма, мәктәп елларына әйләнеп кайткандай булам. Пионерга, аннары комсомол сафларына кабул ителгән көннәрем дә истә әле: Чубар-Абдул урамнары буйлап, тигез сафларда җырлап узганыбыз да бүгенгедәй хәтердә…

Хәтердә балачактан күп нәрсә калды: Мәллә буйларында хуш исле болыннардагы тәпи эзләребез, шаулап үскән кырлары, ап-ак чәчәккә күмелеп утырган алма бакчалары калды. Туган ягым Сукаешта, туган туфрагымда әниемнең кабере калды.

Сүз уңаеннан, бу авыл турында да берничә сүз. Зур Сукаеш авылы (Азнакай районы) җиһанның җырга салырдай сихри бер почмагында урнашкан. Моннан да матуррак, ямьлерәк башка җир юктыр кебек тоела миңа.

Борынгы ерак бабаларыбыз сайлый белгәннәр шул урынны (урыннары оҗмахта булсын). Монда тырыш, булдыклы, игелекле, горур халык яши. Халкының тирән мәгънәле, кунакчыллыгы белән дә аерылып тора Зур Сукаеш авылы.

…Их, яшьлеккә бер кайтасы иде дә, гармун сыздырып, йокымсыраган авылым урамнарын бер иңлисе иде. Без бәләкәй чакларда кичләрен туган авылым гармун моңына күмелә иде шул. Ә бүген авылларда гармун тавышы тынып калды.

Матур язлар җиткәч,

Кыр казлары кабат килерләр.

Тик яшьлекне алып кайтмас алар,

Кайтыр өчен үтми гомерләр!

Юк шул, үткән гомерләр аккан су кебек, елгалар кирегә акмагандай, кире кайтмый яңадан. Табигать бер кешегә дә ике гомер бирмәгән. Шул бирелгән кадәресенең кадерен белеп, игелеккә омтылып кылган гамәлләребез күбрәк булып, юкка яшәлмәгән икән, дип яшикче!

Хөрмәтле якташларым, дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Алдагы гомерләрегез бәрәкәтле тормышта, сәламәтлектә үтсен дигән изге теләктә калам.

Әбүзәр ШАКИРОВ.

Азнакай районының Зур Сукаеш авылы.

Рәсемнәрдә:

Йөрәкләрне сагышка күмеп, ерак тарих булып, шаулап узган ялкынлы яшьлек елларыбызның якты истәлеге булып, бары фоторәсемнәр генә калган. Чубар-Абдул авылы. 92нче балалар йортында 1947-48 елларда төшкән бик тә истәлекле балачак мизгелләребез (язма авторы – соңгы рәттә сулдан бишенче).

«Чү, урамнан кемнәр килә, пионерлар түгелме?» Чубар-Абдул урамында тигез сафларда пионерлар бара.

(Фотолар – гаилә архивыннан).

 

Комментарии