ДӘШСӘМ, БЕТӘ ИДЕМ!..

ДӘШСӘМ, БЕТӘ ИДЕМ!..

Безнең әтине 1950 елда җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләп куйдылар. Гаилә белән шушы авылга күчеп килдек. Мин бу авылда укытучы Газиз абый егетләре белән таныштым. Рәисе өздереп аккордеонда уйный, ә Равил һәм фотога төшерү белән шөгыльләнә иде. Без аның белән тиз дуслаштык һәм уртак тел таптык. Чөнки мин дә радиотехниканы һәм фотога төшерүне ярата идем. Аның –«Любитель», ә минем «Фотокор» дигән фотоаппаратым бар. Авылга ялга кайткан саен, аның белән очрашабыз да, аерыла алмыйбыз. Мәш килеп, башта бер-беребезне фотога төшерәбез, аннан ясыйбыз. Сурәтләре чыкса, шатланабыз. Дөрес, Равилнең тәҗрибәсе зуррак, ә мин – өйрәнчек. Ул елларда фотосөючеләр өчен кибетләрдә барлык кирәк-яраклар да бар иде. Равилнең фотографияләр турында кечкенә генә китапханәсе бар. Ул мине беренче булып өйрәтүче булды. Аннан соң мөстәкыйль рәвештә барлык эшләрне үзем башкара башладым. Фотоаппарат гомерлек юлдашым булды. Өлкәнәя төшкәч тә, бу шөгылемне ташламадым.

Равилдән өйрәнеп, «Фотокор» фотоаппараты белән мөстәкыйль эшли башлагач, бер кызганыч вакыйгага тап булдым. Хәзер җәй көне фотосурәтләр ясау өчен, фотолабораторияне сарайга җайлаштыра башладым. Урын юк, фотолар ясау өчен караңгы урын кирәк бит. Эшләрне бетергәч, фотованналардагы химикатларны түгәргә онытканмын. Сарайга тавыклар кергән дә бу сыеклыкны эчкәннәр. Карасам, абзар эчендә әнинең симез 6 тавыгы үлеп ята.

– Абау, җаным, тавыкларым, тавыкларым! Нәрсә булган аларга? Әле генә җырлап йөриләр иде бит. Аптыраш. Суеп та өлгерә алмадык, ичмасам. Тугыз тавыктан өч тавыгым калды бит. Адәм хурлыгы. Кемдер агу бирде микән әллә? Кайсы явызы эшләде икән бу эшне? – дип, көне буе өзгәләнде әни. Ә мин посып кына йөрдем. Әле дә белмәде, берәр төшемнән асып куя иде. Бик коры кеше иде ул. Бу хакта әнигә генә түгел, беркемгә бер кәлимә сүз әйтмәдем.

. Казан.

 

Комментарии