Күрше әби

Күрше әби

Картлык… Авыр да икән ул картлык гомерендә ялгыз калу. Яныңда беркемең дә юк, берсе дә ярдәм итә алмый. Дару төймәсен йотып җибәрер өчен стакан белән су бирүче дә юк, ичмасам! Карт кеше бит ул бала сыман, аңа гел ярдәм кирәк. Аңа чиләк белән су күтәрергә, мич алдына бер кочак утын алып керергә яки кыш көне кар көрәргә бик авыр. Әйе, хәзерге заманда һәр өйгә ут, су һәм газ кертелгән. Ләкин авылларда утын белән җылытылган өйдә яшәп, чишмәдән су ташып яшәүче өлкәннәр дә юк түгел.

Безнең урамда да шундый ялгыз әби яши. Балалары юк, ә туганнары читтә. Бертуган апасы биш ел элек үлеп китте. Бу әби шулай берүзе яшәп ята. Әбинең өенә су һәм газ кертелмәгән. Әлбәттә инде, аның караучысы да бар, тирә-күршеләре дә булышып тора. Ләкин аңа барыбер авыр. Сөйләшергә, киңәшләшергә дә кеше кирәк бит. Ул гел калын киенеп йөри. Хәтта җәй көне дә өстенә дүрт-биш кат кия; башына да ике яулык бәйли иде. «Әби, ничек сиңа эссе түгел?» – дип, без аннан көлә идек. Ул безгә: «Әй, бәбкәм, минем радикулитым авырта бит, салкын ярамас дип киенәм», – ди торган иде. Каракучкыл йөзле, уртача буйлы әби иде ул. Бер белмәгән кеше аңардан хәтта куркып та китәргә мөмкин. Ләкин аның күңеле бик йомшак, ягымлы иде. Без, бала-чага, җәй айларында аның ишегалдындагы чирәмдә уйнарга ярата идек. Өй каршында чия, миләш, кура җиләге, шомырт үсеп утыра. Шул кура җиләген ашарга дип, әбидән сорамыйча гына бакчасына кереп сыйланып та чыга идек. Чиясе дә күп була иде, ләкин ахыргы елларны җимеш бирмәде. Язын аның ишегалды шомырт исенә күмелә. «Тия күрмәгез агачка, чәчәк атып утыра торган чагы. Җәйгә үзегезне җимешләре белән сыйлар» – дип әйтә иде әби. Безгә инде зыян гына итәргә булсын! Уйнарга кергәч, «Бәла-каза чыгара күрмәгез тагын!» – дип, безнең янда утыра ул. Әлбәттә, уйнап туйгач, без әбигә су яки утын кертеп калдыра идек. Ул безне кәнфит белән сыйлый һәм рәхмәтен укый иде. Менә шулай авыр булса да, әкрен гына яшәп ята иде әле күрше әби. Ләкин бер көн эчендә барысы да үзгәрде…

Көзнең беренче ае үтеп бара иде. Мин мәктәптән иртәрәк кайттым. Ул көнне укытучы апа авыру сәбәпле, ике дәрес булмады.

Кайтып, өй эшләрен әзерли генә башлаган идем, телефон шалтырады. Трубканы әни алды. Ул бер генә сүз әйтте: «Әй Аллам!» Күрше әбинең өе яна икән. Әти бакчада калган чүпләрне җыештырып йөри иде. Ни булганын белүгә, ул да күрше әби ягына йөгерде. Мин дә аның артыннан ашыктым. Әбинең өенә карап, әле бөтенләй яна дип булмый иде, ләкин тәрәзәләреннән ап-ак төтен чыга. Без килеп җиткәндә әбине өеннән алып чыга иделәр. Мескенем: «Көнем килеп җиткән», – дип, өендә калырга теләгән. Әти белән берничә абый чиләкләр белән утка каршы барып карадылар, ләкин ут өскә менә башлагач: «Чиләк белән генә булмый инде», – диделәр. Әни дә, күршеләр дә райондагы янгын сүндерүчеләргә шалтыратканнар. Ләкин алардан алдарак авылдагы янгын машинасы килеп туктады. Бер-ике егет веранда түбәсенә менеп, утны сүндерә башладылар. Ләкин шланг тишек булып чыкты. Аны ничек булса да каплап, янгынны авызлыкларга тырыштылар. Бар халык ут сүндерү мәшәкате белән йөгерешкәндә, әби көч-хәл белән торып, өе янына килгән. Ул, елый-елый, ут капкан өенең ишегенә таба бара башлады. Аны апалар тотып калды. «Гомерем шунда үтте, үлемем дә шунда булсын», – ди бичаракаем.

Ут күршедәге сарайга капмасын өчен, суны чиләкләп сарайга сибеп тордылар. Менә районнан янгын сүндерү машинасы килде. Алар инде үз эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Бер сәгать дигәндә утны сүндерделәр. Әбине сул якта торучы күршесе үзләренә алып кереп китте.

Төнлә ут тагын кабынып киткән. Әбинең өе бөтенләй янып беткән. «Төне буе машина гөрелтесе ишетелеп торды», – диде әни. «Әгәр төнлә янмаган булса, авыл кешеләре белән төзәтеп куйган булыр идек әле!» – дип сөйләнде авыл халкы. Көндез янганы алай ук каты түгел иде кебек. Төнге янгыннан соң кап-кара бүрәнәләр генә калды…

Күрше әбине икенче көнне район больницасына илткәннәр. Анда картларны карый торган бер бүлек бар. Әби рус телен белми, больницадагыларның бөтенесе белән татарча сөйләшә, диләр… Мескенкәем… Ерактагы туганнары кайтып, әбине үзләренә алып китсәләр генә инде. Бәхет картлыкта да кирәк шул ул.

Лилия ГАЛИУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии