«Элит» әби

Бу әби-ханым безнең бистәдә яши. Кая гына барырга чыксам да, сиксәнгә якынлашып килүенә карамастан, гел күземә чалына. Элек аның чибәр булуы, затлы тормышта яшәве кигән киемендә, йөз-кыяфәтендә, үз-үзен тотышында сизелә.

Кәкрәйгән эшләпәсе астында күренеп торган буялган кыска чәч, җыерчык басса да, зур кара күзләр, ачык кызыл иннеккә буялган ирен, “фырт” шарф аның заманында искитмәле чибәр булуын, хәзер чиста булмаса да, кайчандыр модада булган кием – аның затлы тормышта яшәвен искәртә.

Ул һәрчак нәрсәгә булса да риза түгел. Кемнедер орыша, сүгә, шелтәли. Бигрәк тә торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә эләгә. Янәшә-тирәнең чиста түгеллегенә зарланып, аларның тетмәсен тетә. Үзе һәрвакыт кызмача, бераз төшергән була. Андый вакытларда:

– Мин Бех янында эшләдем. Мин Бех сөяркәсе идем! Ярата иде ул мине! Шәп иде сауналары, – ди.

Аның бердәнбер кызы илебез каласында яши. Әби бер ялгызы өч бүлмәле фатирда җан асрый. Җитеш пенсиясен туздыра. Кайчандыр бу әби-ханым дөньяның кирәген биреп, артына тибеп яшәгән. Кулындагы идарә дилбегәсен каты тоткан. Ә хәзер ялгызы урамда җанын кая куярга белми кәкре таягын болгый. Әгәр сүзе чын булса, сөеклесе дә юк: КамАЗ директоры булган Бех шәһәрдә яшәми, аны Америкада типтереп көн күрә, дип сөйлиләр.

Дилбәр

Комментарии