- 25.02.2020
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2020, №08 (26 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
21нче февраль – халыкара туган тел көне алдыннан Казанда татар теле язмышы, аны саклау һәм үстерү юллары турында сөйләштеләр.
Белдерүдә «конференция» дип аталган бу чараны Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) оештырды. Башлап җибәргәнче, БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев: «Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе нигә тормышка ашырылмады? Бу сорауга җавап бирү өчен, Татарстан Дәүләт Шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Зариповны, мәгариф һәм фән министры Борһановны, мәдәният министры Әюпованы, Министрлар Кабинетының мәдәният һәм телләр үстерү идарәсе җитәкчесе Низамованы, Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Шакировны чакырган идек, яннарына барып, килегез дип сорадык. Әмма алар килмәделәр. Шулай булгач, безнең моң-зарларны бер-беребезгә сөйләргә туры килә. Һәрвакыттагыча», – дип, теләр-теләмәстән очрашуның юнәлешен билгеләп куйган иде. Моң-зар, чыннан да, күп булса да, «татар теленең шушы хәлгә калуына Америка гаепле» дигән яңа ачышлар ясалса да, бу язмада аларына тукталып тормыйча, телне саклау һәм үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәрне генә барладык. Бәхеткә, өч сәгатьтән артык барган очрашуда алары да яңгырады.
«МӘСКӘҮГӘ ЯЗУДАН ФАЙДА ЮК»
Баштан ук халыкны «мин әйтәсе сүзне кабул итәргә әзер булыгыз» дип кисәтеп куйган язучы Фәүзия Бәйрәмова милли көрәш курсын үзгәртергә тәкъдим итте. «Без бу 30 еллык көрәштән җиңелеп чыктык. Безнең хәзерге хәлебез 90нчы еллардагыдан да начаррак. Чөнки 90нчы елларда бездә өмет бар иде һәм авыллар бар иде, авыл мәктәпләре бар иде. Хәзер берсе дә юк. Авыл мәктәпләре дә урысча укыта, җитәкчеләр дә чигенде. Без җиңелдек. Бу сүзләр паника өчен әйтелми. Бу алга таба көрәш методларын үзгәртү өчен әйтелә. Безнең милләт нәрсәләргә таянып исән кала ала? Тарих буенча карасак, милләтнең артында йә дәүләт тора, йә милләт үзе. Аллаһы Тәгалә турында әйтмим дә, ул – таҗы. Бүтән юл юк. Безнең милләт моның икесен дә үтте. Дәүләт саклаган чорыбыз да булды безнең, ул – Казан ханлыгы алынганчы. Һәм инде, автономия булса да, 1917нче елдан бүгенге көнгә хәтле без дәүләтчелегебез бар дип, кечкенә генә 1 процент булса да дәүләт саклый, дип йөрдек. Милләт саклаган вакытларыбыз да булды. Казан ханлыгы җимерелгәч, безнең дәүләтебез, ханнарыбыз, гаскәребез, законнарыбыз булмады, милләт үзен үзе саклап калды. Һәр мулла хан ролендә булды, һәр мулла шагыйрь булды. Аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын, милләтне шушы гасырга хәтле китереп җиткерделәр. Хәзер безгә алга таба нишләргә? Милләт үзен-үзе сакларга әзер булырга тиеш, җәмәгать. Милләт үзен-үзе алдаудан арынырга, җырлый-җырлый, бии-бии күзе тонып, җәһәннәмгә барудан туктарга тиеш. Аның өчен милләтнең фаҗигасен һәр татар минем кебек, сезнең кебек аңларга тиеш. Безнең иң йомшак урыныбыз – милли үзаңның түбән булуы. Интеллигенциядә милли идеология юк. Җәмәгать, тел китү белән бөтенесе китә бит. Мәдәният тә, әдәбият та, матбугат та – бөтенесе юкка чыгачак, татарча укый да, яза да алучы булмаячак. Шушыны халыкка аңлатырга, халыкның милли үзаңын күтәрү юнәлешендә эшләргә кирәк. Татар үзен үзе оештырса, әхлагына кире кайтса, телен сакларга әзер булса гына исән калачак. Әгәр милләт үзе исән калырга тели икән, аны беркем юкка чыгара алмаячак. Аның өчен нинди бөек халык булуыңны аңларга, белергә кирәк. Мәскәүгә язудан мәгънә юк. Анда язуны туктатырга кирәк. Татарстан җитәкчеләренә язудан мәгънә юк – ярдәм итәсе булсалар, иткән булырлар иде. Ә менә халыкара оешмаларга язарга кирәк», – дип чыгыш ясады ул.
Фәүзия ханымның «халык белән эшләргә кирәк» дигән тәкъдимен күпләр күтәреп алса һәм куәтләп сөйләсә дә, «җитәкчелеккә язудан мәгънә юк» дигән фикер белән килешмәүчеләр дә табылды. Бу конференциягә Дәүләт Советы сессиясендә чыгыш ясап кына килгән депутат Ркаил Зәйдулла: «Мәскәүгә язудан файда булмаска да мөмкин. Ләкин меңләгән, дистә меңләгән шикаять, зарлану ул барыбер күпмедер булса да үз тәэсирен ясар иде. Урыс ата-аналары гел язып торалар бит», – диде. Татар ата-аналары да яза икән. Бу хакта Татар ата-аналар комитеты координаторларының берсе Илсөя Әхмәтгалиева сөйләде. «4нче класстан соң бирелә торган ВПРны, 9дан соң бирелә торган ОГЭны һәм 11ләр тапшыра торган БДИны татар телендә дә бирү хокукын таләп итәбез», – ди. Болай итеп хатлар язышу бик күп вакытны, көчне ала, акча да таләп итә, шуңа күрә шундый эшләр белән шөгыльләнү өчен, Татар конгрессында ата-аналар җәмгыяте булдырылсын иде, дип резолюциягә үз тәкъдимен кертте Илсөя.
«ТЕЛНЕҢ НИНДИ БАЙЛЫК ИКӘНЕН АҢЛАТЫРГА КИРӘК»
Яшәве Әгерҗе районында булган, 25 ел дәвамында Удмуртиядә эшләгән укытучы Вәсилә Хәкимова көрәшнең икенче төрлесе турында сөйләде. 2013нче еллар тирәсендә Әгерҗе районындагы Салагыш мәктәбен ябарга теләгәч, бөтен авыл халкы каршы чыгып, мәктәпне саклап кала алганнар иде. «Районга яңа килгән «глава» Валерий Макаров ул вакыттагы мәгариф министры Фәттахов янына барды. Бу мәсьәләнең ничек кискен торганлыгын аңламаган идем, хәзер аңладым, дип кайтты», – дип сөйләде Вәсилә ханым. Ягъни халык күтәрелеп чыгып, мәктәпне саклап калган. Һәр район үзәгендә татар мәктәбе булырга тиеш, диде Вәсилә Хәкимова.
Гомумән, мәктәп темасын күпләр күтәрде. Чаллыдан Дамир Шәйхетдин «безгә атнасына 5-6 сәгать кенә татар теле кирәк түгел, бөтен фәннәрне татар телендә укыту өчен көрәшергә кирәк» дип сөйләде. Газета укучыларыбыз белә инде: ул һәм тагын бер активист Тәлгать Әхмәдишин үз балалары укый торган мәктәптә татар классы ачтыру һәм аны алып бару өчен чын тырышып көрәш алып баралар. Менә биш ел дәвам итә инде бу көрәш.
Чирмешәннән килгән Фирдәвес Галиева үз районнарында балалар бакчаларында татар төркемнәре ачтырулары турында сөйләде. Бернинди могҗиза да булмаган, әлбәттә. Артыннан йөреп, ата-аналар белән сөйләшүләр алып барып, «кирәк» дигәнне төшендереп ачтырганнар ул төркемнәрне.
БДИны бетерергә кирәк, дигән тәкъдимне дә берничә кеше әйтте. Бу таләп ТИҮ кабул иткән резолюцияләрдә болай да гел булып тора инде.
Очрашуга «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков та килгән иде. Аның татар телен яклап суд юлында йөргәнен беләбез инде. Телне үстерү юнәлешендә дә эш алып бара икән. Ул үзләренең мәктәпләрендә башлап җибәргән матур гадәт турында сөйләде: «Тарихчы Айрат Фәйзрахманов тәкъдиме белән, без бик матур бер нәрсә уйлап таптык. Татар балаларына татар теленең, туган телнең зур байлык икәнен аңлатырга кирәк. Моны аңласыннар өчен, һәр атнаны мәктәпкә уңышка ирешкән татарларны чакырасы килә. Фән докторы да булырга мөмкин ул, җырчы да, сәгать төзәтә торган оста да. Иң мөһиме – үз эшенең остасы булсын һәм татар телен белсен. Безнең илдә осталарны хөрмәт итәләр. Татар балалары да үз милләттәшләре белән горурланырлык булсын». Алай гына да түгел, яңа уку елыннан «СОлНЦе» мәктәбендә күпчелек фәннәрне татар телендә укыта торган класс тупларга телиләр.
УКЫТУЧЫ БАР – УКУЧЫ ЮК
Мәгариф белгече Марат Лотфуллин «фәне булмаса, тел сакланмый» дигән фикерне әйтте. Төрле университет галимнәре берләшеп, полилингваль ачык университет проекты әзерлиләр икән. «Анда татар телен белә торган белгечләр әзерләнәчәк һәм татар мәнфәгатен кайгырта торган тикшерү эшләре алып барылачак», – дип аңлатты Марат әфәнде. Аның коллегасы – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында фәннәрне татарча укытуны оештыручыларның берсе, доцент, фән кандидаты Рәшит Шакирҗанов «теләсә нинди техник фәнне татар телендә укытып була» дигән фикерне раслап, үзләре чыгарган бик күп дәреслекләр, сүзлекләр алып килгән. Тик шул ук Рәшит әфәнде әйтте: бу уку елында архитектура-төзелеш университетында татар телендә белем алырга теләүчеләр табылмаган, бер төркем дә туплый алмаганнар. Баштагы елларда ике төркем туплана торган булган, соңгы елларда бер төркем булса да җыеп укыталар иде. Хәзер укытучы бар – укырга теләүче юк булып чыга. Ата-аналар үзләре үк: «Татар телен белеп кая китә ала?» дип тора икән. Баласын мәктәпкә илткәндә үк шушы сорауны «күтәреп» бара ата-аналар, югары уку йортында татар теленә борылып та карарга теләмәүләре аңлашыла. Монда һаман да шул Фәүзия ханым әйткән «милли үзаңны күтәрү» ярдәм итсә генә инде.
Танылган журналист Римзил Вәлиев татар матбугатына язылырга өндәде. «Матбугат чаралары милләтне яшәтә торган миссияне башкара. Бу әлегә тыелмады. Заманында миллион ярым-ике миллион иде тираж. Хәзер бөтен газета-журналларның гомуми тиражы ике йөз-ике йөз илле мең. Беркем дә тыймаган эшләр – балаларыбызны татар мәктәбенә бирү, өйдә татарча сөйләшү, урамда татарча язулар кую һәм, әлбәттә, матбугат чараларын яшәтү – үзебезнең кулда. Ничә газета алдырасыз, дип тавышка куйсам, бик начар нәтиҗә булачак. Һәр татар 1-2 газета-журнал булса да алдырса, татарча радио-телевидениене кабызып куйса, безнең милли мохитебез дә булачак, телебез дә яшәячәк», – диде ул.
Диния нәзарәтеннән килгән Айрат хәзрәт Әюпов дингә таянырга чакырды. «Без Диния нәзарәтендә күп сөйләшмибез. Эшлибез. Вәгазьләрне татарча сөйлибезме – сөйлибез. Шушы 30 ел эчендә мәчетләрне 1600гә җиткердек. Ә бит 91нче елга кадәр Татарстанда 13 кенә мәчет, Казанда берәү генә иде. Шушы 1600 мәчетнең 800ендә дин дәресләре татар телендә алып барыла. Бөтен җеназаларны татарча укыйбыз. Хөкүмәтебез шушыны күреп, татар теле курсларын да ачып җибәрергә кушты. 1нче сентябрьдән 20 мәчеттә татар теле курсларын алып барабыз. Икенче елга 150гә җиткерергә ният», – дип эшләгән эшләре белән таныштырды.
Галим Абдуллаҗан Җәләлов Русиянең урыслаштыру сәясәтен алып барганын дәлилләп, фактларны, документларны җыеп, бер мәгълүмати база ясарга тәкъдим итте. Анысы күптән кирәк иде инде. Андый база булса, Фәрит Зәкиев әйтмешли «үз моң-зарыбызны үзебез тыңлау» гына да булмас иде. Тагын бер нәрсә тәкъдим итте Абдуллаҗан әфәнде: татар телен, татар мәдәниятен, милләтен саклап кала торган фонд оештырырга, елына бер тапкыр дөньядагы һәр татарга шул фондка 100 сум сәдака салырга. Тик бу тәкъдимен алай күтәреп алучы күренмәде.
Гомумән, резолюциягә язу бер хәл, тик кайсы тәкъдимне күтәреп алып, тормышка ашыра башларлар икән – милли интеллигенция җыелып, халык белән очрашулар оештыра башлармы; татар мәктәпләре ачтыру артыннан йөри башларлармы; татар турында бөтен дөньяга сөйли торган база булдырырлармы – карап карыйк.
– Татар үзен үзе оештырса, әхлагына кире кайтса, телен сакларга әзер булса гына исән калачак. Әгәр милләт үзе исән калырга тели икән, аны беркем юкка чыгара алмаячак.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии