- 25.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Законда һәр милләтнең дә үз туган телендә белем алу хокукы булуы турында язылган. Сталин заманында татарлар яшәгән һәр төбәктә татар мәктәпләре бар иде. Татарча укыткан һөнәр мәктәпләре дә булды. 1945нче елны дүртенче сыйныфны тәмамлагач, Бикязан авылындагы җиде сыйныфлы мәктәпкә укырга кердем. Сугыш вакытында ул мәктәп ябылган иде. Классыбызда яхшы укучы балалар күп иде. Тик берсе дә сигезенче сыйныфка укырга бармады. Урта мәктәп район үзәгендә, анда кадәр 20 чакрым җәяү барырга кирәк. Фатир өчен түләргә акча юк. Район үзәгенә киеп барырлык кием турында әйтмим дә... Кызлар ферма тирәсендә эшли башлады, без исә ни кушсалар, шуны башкардык. Дуңгызлар да көттек, тайлар да. Сабан сөрергә дә өйрәндек. Армиягә барып кына бераз урысча өйрәнеп кайта алдык. Кызлар шәһәргә баргач, кибеттән әйбер сорарга да оялалар. Әле бит үзләре татар булган сатучылар да, эреләнеп, говори по-русски, дип кычкыралар иде. Үзләре урысча белмәгән кызлар балаларын урыс мәктәбенә бирергә тырышты. Татар балалары күпләп урысча укый башлагач, катнаш никахлар да артты. Ул бүген дә артып кына тора. Милләтебез бетүгә таба бара. Аны туктатырлык көч тә, теләк тә күренми.
Безгә борынгы бабаларыбыздан үрнәк алырга кирәк. Аларга бит беркем дә булышмаган. Үзләре йортлар салганнар, мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр тотып, балаларын дингә өйрәткәннәр. Татарча уку йортлары юк дибез. Без, татарлар, үзара акча җыеп, бер уку йорты булдыра алмыйбызмы?! Моңа бит тулы хакыбыз бар.
Чит илләргә барып Сабан туйлары үткәреп, «Туган тел»не хор белән җырлап кына тел, милләт сакланмый. Милләтебезнең иң ышанычлы сакчылары – дин әһелләре. Тел, милләт турында алар да аңлатырга тиеш. Безнең телне дә, милләтне дә Аллаһы Тәгалә үзе бар кылган. Бар кылганны без сакларга тиешле. Дини оешма башлыклары гарәп илләренең җитәкчеләре белән гел аралашып тора. Аларга безнең хәлебезне аңлатса, бәлки бераз ярдәм дә итеп җибәрерләр иде.
Әзһәр ГАТАУЛЛИН,
Әлмәт шәһәре
Комментарии