- 25.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
(Тормыш хатирәләреннән алынды)
Без аның белән Казан каласында очраштык. Мине танып үзе дәшкәч, аптырап, як-ягыма каранып та алдым әле, чөнки миңа дәшүче кеше Сәлимә булып, ул бик үзгәргән кебек тоелды миңа. Яшь вакытта күршеләр булып яшәгәнлектән яшьлегебез туганнар кебек бергә узды. Күрше-тирәмдә уйнарга малайлар булмаганлыктан без буш вакытларыбызда гел бергә булдык. Бер класста укып, урта мәктәпне тәмамлаганчы укырга бергә барып, көннәрне гел аларда гына булып, шунда ашап кайта идем. Киресенчә дә булган көннәр була иде. Өлкәннәр безне алдагы тормыш юлында да бергә булырлар дигән фикердә торалар иде, ләкин тормыш без уйлаганча гына булмады шул. Укуны тәмамлап, мин дә, ул да укуны дәвам итәргә беркая да китмәдек. Без район үзәгендә яшәгәч, оешмаларда эш табып була иде. Мин элемтә үзәгенә – тимер юл станциясеннән кайткан хатлар, посылкаларны тарату эшенә кердем, чөнки әти-әнинең тормышлары авыр булганлыктан, аларга булышырга кирәк иде. Ә Сәлимә мәктәптә балалар белән эшләү бүлегендә эшкә калды. Миңа бу эшемдә озак эшләргә туры килмәде, совет армиясе сафларына алдылар. Без Сәлимә белән очрашкаласак та соңгы вакытларда аралар суынган кебек тоела иде. Әллә гел очрашу сәбәпче идеме икән моңа, беребез дә аңлата алмас идек. Мин армия сафларына киткәндә дә, башкалар кебек, бер-беребезне көтәрбез, диеп вәгъдәләр бирешмәдек.
Мин әтием вафат булу сәбәпле кыска вакытлы ялга кайтып киттем, ул вакытта да ул әтиемне җирләгәндә генә күренде дә мин аны башка күрмәдем. Классташым булган бер дустым Рафистан гына Сәлимәнең читтән килгән бер егет белән очрашып йөрүен ишеткән идем, ләкин минем башка килгән кайгым моңа артык игътибар итәргә ирек бирмәде. Совет армиясе сафларына барып, тагын ярты ел хезмәт итәргә өлгермәдем, туган ягымнан яраткан әниемнең вафаты турында хәбәр килде. Аңа әле 49 яшь кенә иде. Бу кайгылы хәбәрләр миңа бик авыр тәэсир итте. Әниемне җирләргә кайтканда Сәлимә авылда түгел иде инде. Дустым Рафис кына сүз аралаш аның кияүгә чыгып, иренең туган ягы булган Казан янындагы бер районга күчеп китүләре хакында җиткерде. Мин бик авыр хәлдә кире китеп, калган хезмәт вакытын тутырдым. Хезмәт иткән җиремдә калырга бик кыстасалар да, риза булмыйча, кире үзем яшәгән район үзәгенә кайттым. Төп нигеземдә төпләнеп, газ приборлары буенча мастер булып эшли башладым. Ялгызым яшәгәнче диеп, өйләнеп җибәрдем. Тупырдап торган ике улым тугач, гомер сизелмичә дә уза башлады һәм менә һич уйламаганда яшьлек дустым белән очрашу! Өйлә вакыты булганлыктан, ашханәдә бергәләп тамак ялгап алырга булдык.
Менә шунда инде ул үзенең башыннан узганнарны акрын-акрын гына бәян итте. Авыр уйлардан бушанып каласы килде ахрысы:
– Мин хәзер дә аңлата алмыйм, без синең белән ничекләр шулай тиз арада аерыла алдык икән? Яшь вакытларда гел бергә булгач, моннан соң да шулай булыр диеп уйлый торган идем. Мәктәпкә яшь укытучы егет килгәч, без яшь кызлар аның тирәсендә бик еш бутала башладык. Әллә нәрсәсе белән үзенә тарта иде, чибәрлеге дә бар иде аның. Ә сөйләм теленең шомалыгына өлкән укытучылар да шаккаталар иде. Аннан соң ул үзе дә мине ошата иде ахрысы, берничә көннән соң ук мине өйгә озата кайтты. Чәй эчик дигәч, каршы килмәде, өйгә керде. Әнием һәм әтием белән бик матур итеп күрешеп исәнләште. Өстәл артында да үзен бик тыйнак тотып, саубуллашып, яши торган фатирына кайтып китте. Менә шуннан китте инде безнең яратышу романнары: мәктәптә эш сәгатьләребез туры килсә, ә ул китерергә тырыша иде, өйгә кадәр озата кайта иде. Кыстатып та тормыйча кереп чәйләр эчеп, әтиемә кайбер эшләрендә булышкалап, киңәшләрен биргәләп, өлкәннәрнең кәефләрен күтәреп кайтып китә иде. Синең турында уйларга минем вакытым да, сезнең якларга борылып карарга күңелем дә тартмый иде. Шулай да, әтиеңнең вафаты турында белгәч, аны озатырга бармыйча булдыра алмадым, ләкин бу вакытта сине күрсәм дә күрдем, күрмәсәм дә юк. Минем күңелемдә син түгел идең инде. Шуннан соң күп тә үтмәде мин авырга уздым. Без Раил белән зурлап тормыйча гына никах укыттык һәм өйдәгеләрнең каршы килүләренә дә карамастан аның туган ягына күченеп китеп бардык. Улыбыз Мансур туды. Менә шуннан соң безнең гаиләгә күз тидеме, әллә безнеңчә әйткәндә «кырау суктымы» – башта үз әтием вафат булды. Әниемне миннән башка карап тәрбияләр кешесе булмаганлыктан, үзебез яши торган җиргә алып киттек, аның берүзен генә калдырып булмый иде. Гүя әтием генә тотып торган: безнең белән яши башлагач та төрле чирләре кузгалды, кисәк кенә йөри алмый башлап, җан куйды. Аның артыннан ирем Раилнең әтисе дә безне калдырып китте. «Үлгән артыннан үлеп булмый», диеп тормыш дәвам итте.
Менә шундый көннәрнең берсендә безнең гаилә тормышын тетрәндергән хәл булды да инде. Көннәр язга авышып, кояш карый башлаган көннәр иде бу. Өйләдән соң иптәшләре белән уйнарга диеп чыгып киткән алты яше тулып килүче Мансур яңагын тотып кычкырып елап кайтты. Нәрсә булуы турында сорагач, үкси-үкси, сүзләрен вата-сындыра яңагына сугуларын әйтә алды. Ахырдан иптәшләреннән сорап белүебезчә, алар малайлар белән шома җайлы урын булгач, машиналар йөри торган юлда кәшәкә уйнаганнар. Шунда машина килгәндә зуррак малайларның берсе алканы чөеп җибәргән дә, алка узып баручы машинаның тәрәзәсенә килеп эләккән. Бергә уйнаган башка малайлар йөгерешеп качып беткәннәр, ә безнең улыбыз гаепле булмагач, баскан урынында басып калган. Машина йөртүче егет ачудан аны-моны уйламыйча аның яңагына сугып җибәргән. Ул чорларда вак-төяк өчен дә жалоба бирү юк иде бит. Без аны «зурга» җибәрмичә генә, узып китәр диеп тә уйладык. Менә шуннан китте инде, улымның гел колагы авырта торган булып калды. Колагыннан нидер агып чыга иде, тора-бара ул як колагы бик начар ишетә башлады. Шул вакытта кайнанам Рәбига бу шофёр егетне җылый-җылый каргады. Ә ул Раилнең таныш егете булып чыкты. «Их, Раил абый, синең малай икәнен белгән булсам, бармагым белән дә чиертмәгән булыр идем, гафу ит», – диеп ялварса да, эш узган бит инде. Бу чир улыбызга – үсеп килүче егеткә бик күп мәшәкатьләр китерде. Бер колагы ишетмәс булды. Шуның аркасында иптәшләреннән дә уңайсызлана, кичләрен клубларга чыкмый иде. Шул колагы аркасында армиягә дә алмадылар, ә ул вакытларда армиягә бармаган егетләрне кызлар да яратмыйлар иде. Берничә елдан кайнанам да вафат булды. Шуннан күпмедер вакытлар узгач улымның колагына суккан шофёрның начар чир белән авыруын җиткерделәр. Ул егет ирем белән бер очрашкан вакытында: «Раил абый, мөгаен, мине сезнең берәрегез генә каргаган булгандыр, минем чирем дә шуннан гына килгәндер. Гафу итегез инде, уйламыйча булды инде ул хәл», – диеп акланып маташкан. Бу сөйләшүне ирем миңа кайтып сөйләгәч, кайнанамның елый-елый каргаганы күз алдыма килде. Бу турыда Раилгә сөйләмәсәм дә, уйлап куйдым: «Ни өчен ул кеше баласына кул күтәргән? Аның бит хәтта машина тәрәзәсе дә ватылмаган булган». Улым Казанда училище тәмамлап, бер бүлмәле фатир алды. Бер кызга өйләнеп, балалары туды. Хатыны белән дә озак яши алмадылар, аерылыштылар. Минем уемча, аерылышуларына улымның бер колагы ишетмәү сәбәп булгандыр. Һәрбер кешегә дә үз баласы кадерле, кайсы бармакны тешләсәң дә авырта бит. Менә, дустым, тормышым шундый мәшәкатьләр белән узып та китеп бара. Мансурымның хәлен Казанга килеп бик еш белеп торам, башларына төрле уйлар килә күрмәсен тагын диеп уйлыйм. Ул бит безнең бердәнберебез. Белеп булмый, бәлкем, тормышы да җайланып китәр, Аллаһы боерса. Безнең белән яшәргә дә күндереп булмый. Әле моңарчы иремнең машинасы белән бара торган идек, бу араларда аның да сәламәтлеге какшап тора, – диеп тәмамлады ул үзенең тормыш тарихын. Тиз генә минем белән саубуллашты да, каядыр ашыккан сыман, ишеккә юнәлде. Минем тормыш юлым аны кызыксындырмый иде булса кирәк. Ә мин яшьлек юлдашым Сәлимәдән ишеткәннәрем хакында уйланып, хәйран вакытлар басып тордым. Аның каргыш турындагы сүзләре мине аптырашта калдырган иде. Каргыш кешегә төшми диеп уйлый идем моңарчы.
Муса АБДУЛЛИН,
Байлар Сабасы

Комментарии