- 25.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №41 (20 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Тау ягының бер авылына килен булып төште Исламия. Иртә белән көтү куганда авыздан-авызга: “Фирдүс марҗа алып кайткан икән”, – дигән сүзләр йөрде.
Исламия зәңгәр күзле, саргылт чәчле, ак йөзле. Тик менә русчасы гына чамалы. 7 классны тәмамлагач, күршедәге рус авылы мәктәбенә барып, тагын бер ел укыды. Дүрт кыз бергә булганга, үзара гел туган телдә сөйләштеләр. Русча чатнатып аралашырга дигән хыял тормышка ашмады. Буа медицина училищесына кереп, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерим әле дигән теләгенә әнисе каршы төште Исламиянең. “Ничек итеп ялгызымны калдырып китәсең?! Син бит минем бердәнберем”, – диде ул. Аны да аңларга була: өч нарасый баласын авыр сугыш елларында җирләгән иде әнисе.
7 ел буе колхозда авыр эшләрдә тир түкте җиткән кыз, сер бирмәде. Яшьлек үзенекен итә: кичләрен җырларга-биергә җыелалар, шаяралар, көләләр. Менә шулай бер кичтә Исламияне урладылар да инде. Нәкъ китапларда язылганча: ат чанасына утыртып, күрше авылга алдылар да киттеләр. Икенче көнне әтисе, ат җигеп, кызын алырга килгән иде, тик Исламия: “Кеше көлдереп, кире кайтмыйм”, – диде. Кияү егете белемле, чибәр. Кара йомшак бөдрә чәчле, кара кашлы, кара күзле, нәкъ җырдагыча. Авылдагы бөтен техник сораулар белән аңа мөрәҗәгать итәләр. Соңгы кырык ел гомерендә дә Фирдүс, күрше егете әйтмешли, энциклопедия булды: авыл кешесенең теләсә кайсы соравына җавап бирде, төзәтте.
Ел ярым узгач, игезәк кызлар туды. Әбиләр чуагында дөньяга аваз салган сабыйлар бик тыңлаучан, акыллы, тырыш булып үсте. Өч елдан – көтелгән малай, тагын берничә елдан төпчек кыз да туды. Дүрт баланы да үз янына утыртып, казах әкиятләре сөйләде Фирдүс. Мәктәптә әйбәт укыды балалар. Кызлары югары белем алды, гаиләле булды. Ә менә малай… Иркә булды шул, хуҗалык эшләрендә булышмады. Унбиш яшеннән өйдән чыгып китеп, педучилищеда кызлар арасында гына укыды, шуннан холкы бозылды. Тартырга, эчәргә өйрәнде. Гимнастика, гер күтәрү кебек ярышларда беренче иде үзе. Физкультура укытучысы булып эшлисе килмәде, армиядә десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, бәхет эзләп, читкә чыгып китте. Марҗа кызына өйләнеп тә бәхете булмады. Хатлар килүдән туктагач, елады, кайгырды Исламия… Унике ел читтә йөргәннән соң, кайтты бәгырь алмасы. Тиз кызып китүчәнгә әйләнгән, ә кулыннан нинди генә эш килми. Эчкән кешене бушлай эшләтүчеләр һәрвакыт табыла шул. Ул да классташына бушка йорт салышты. Ә дусты хезмәт хакын самогон эчертеп түли иде. Күпме күз яше түкте Исламия баласы исереп холыксызланганда, күпме төннәр качып печәнлектә узды. Ире Фирдүс тә гүр иясе булды, ул да улына үпкәләп, рәнҗеп китте. Унбиш ел буе шулай азапланды Исламия. Эчкечелек чоңгылыннан менә алмады шул баласы. Ә бит башлы да, алтын куллы да иде малай. Хуҗалыкта нинди генә катлаулы эш килеп чыкмасын, аңа мөрәҗәгать иттеләр: теләсә нинди көнкүреш техникасын төзәтү, транспорт чарасын сүтү-җыю, эретеп ябыштыру эшләре, сантехника… Барлык заманча евроремонт эшләрен башкара белде, иң кыен һәм төгәллек сорый торган хезмәттә – ул беренче. Әмма кыска гомерле булды ул, кырык алты яшендә дөнья белән хушлашты.
Исламия, Исламия! Хәзер син җитмештән узган, бите җыерчыклы, зәңгәр күзле карчык инде. Аллага шөкер, өч кызың да матур, тәртипле, акыллы, укымышлы булды. Шатлан, Исламия! Тормыш дәвам итә. Әнә оныгың Алинә бәби алып кайтты!
– Нигә генә иркәләдем икән Фирдүсемне? Абзарда терлек-туар арасында йөрү, тирес түгүне яратмый иде инде. Аның каравы, мотоциклын кадерләп, утыз ел буе карап-төзәтеп торды. Җәй буена урман-кырларга 300ләп рейс ясый идек. Төрле бөҗәкләр очкан тавышны тыңлап, җиләк исен сулап, саф һавада тирләп-пешеп печән чабулар ни тора! Менә бит ул бәхет! Ирең белән печән чабуда! Нинди юләр булганмын: һаман дөнья кудык, гел аз тоелды. Канәгатьсезлегемне кечкенә вакытта балалар да ишетте. Шуңамы икән, мәрхүм улым әтисен хөрмәт итмәде. Начарга санады, рәнҗетте… Кичерегез мине, улым һәм ирем…
Ә кызым Галия… Ир кешеләрдән читләште, гаилә корудан курыкты. Мин әтисен әрләп хурлаганда: “Юк, андый тормыш иптәше кирәкмәс миңа”, – дип уйлагандыр. “Гаилә тормышы шулай ызгыш-талаштан торгач, нәрсәгә кирәк соң ул кияүгә чыгу”, – дип, барлык ир-атка тискәре караш тугандыр. Шуңа кызым утыз ике яшендә ялгыз бала тапты. Кечтеки генә хезмәт хакы алып, аны үстерде. Әле җитмәсә, ялгызы гына фатир да булдыра алды үзенә. Ирдән генә уңмады…
Кырык яшенә җиткәч, ир белән торып карарга булды Галия. Яшьлектә егетләр белән әллә ни йөрмәде, “үзе өчен” бала тапкач та, ирләр белән чуалмады. Бар йөрәк җылысын баласына бирде. Тик яшь барган саен, ир кочагын татып карыйсы килде. Чыгарып куйды юлына берзаман Хак Тәгалә “мәхәббәтне”. Беренче тапкыр урамда танышкан утыз биш яшьлек егет, ике баласын калдырып, Коми якларыннан аерылып кайткан булып чыкты. “Эчә торган кешегә охшаса да, торып карыйм әле”, – дип уйлады ул. Бу тугыз елга сузылды. Яратуга сусаган иде Галия. Рәхәт булды аларга бергә. Урманга бару, гөмбә җыю, су коену, балык тоту, кечкенә генә машинасында шәһәр буйлап йөрүләр… Тик Фәритнең гел “бала” булып яшисе килде. Кечкенә генә хезмәт хакы алиментка, тәмәке, сырага китеп бетте. Күңел ачуларны бик яратты шул. Эчсә, төн йокылары бетә. Нигә инде яраткан кешене бимазаларга?! Ят та йокла, комачау итмә, тынычлыкны бозма. Юк шул.
Җитмәсә, яңа гасыр башында “лохотрон” уеннары чыкты. Менә кайда булды ул бәхетсезлек… Исерек килеш бераз отыш белән кайтып килгәндә, пычак кададылар Фәриткә. Зур пычагын корсактан тартып алып, свитер астына тыккан ул. Ярым үлем хәлендә якындагы йорт подъездына кереп, икенче катка үрмәләп менеп, ыңгырашып ята. Төнге сәгать өчтә, тавыш ишетеп, бер фатир хуҗалары “Ашыгыч ярдәм” чакырта.
Ялкаурак булса да, рәтләп укый-яза белмәсә дә, табигать кочагында үскән бала бит ул. Кояш баласы. Ә кояш баласын Хак Тәгалә нишләп япь-яшь килеш теге дөньяга җибәрсен?! Шәһәрнең иң абруйлы больницасына эләгә. Терелеп чыккач, яшә инде һәр мизгелнең кадерен белеп. Юк шул, ике-өч елдан соң яңадан эчү юлына баса Фәрит. Тормышның рәте китә: я авыру, яки бурычка чуму, яисә эш югалту… Аллаһы биргән сынауларны лаеклы итеп узарга да бит… Күңелендә кояш булган, кояшлы айда туган, бер кешегә дә начарлык теләмәгән кеше үз-үзен әкренләп батыра. Әллә нинди таләпләр дә куймады Галия: эчеп йөрмә, ипи-тозлык акча эшлә. Булганга шөкер итеп, дус кына яшик… Юк, барып чыкмады. Юллар аерылды…
Галимә.
Казан шәһәре.
Авыр чаклар үтте инде…
Сугыш тәмамлангач та, аның яралары озак барды, тормышлар тиз генә җайга салынмады. Ул вакытта һәр авыл бер колхоз булып, анда сыер, сарык, дуңгыз, ат, тавык асрыйлар иде. Хуҗалык малын көтәргә көтүчеләр яллана. Ә ферма көтүенә алынучы юк, чираттан чыгасы. Чөнки маллар бик ябык, үлә. Чиратыңда терлек үлсә, синнән түләтәләр. Шулай бервакыт ике яшүсмер кыз сарык көтүен көтәбез. Бер сарык сазга батты. Өстерәп карыйбыз, әмма чыгарырга хәлдән килми. Беребез кеше алып килергә дип, авылга йөгерде. Ләкин сарык барыбер үлде. Без хәтта көн буе елап, өйгә кайтырга куркып йөрдек…
Шул авыр елларда 5 чакрым араны йөреп укып, урта мәктәпне тәмамладым. Укытучы булу теләге көчле булганга, ачлы-туклы укып, педагогика училищесында да укыдым. 40 ел башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләдем. Мактаулы исемнәр алдым.
Аллага шөкер, картлык көнебездә рәхәт яшибез. Хәзер кайта-кайта уйланам: ничек шундый авырлыкларга түзгәнбездер?! Хак Тәгалә көч-куәт биргән, яшьлек үзенекен иткәндер. Алга таба да еллар тыныч булып, тагын шулай рәхәттә яшәргә язсын иде.
Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.
Теләче районы, Максабаш авылы.
Тәкъдиреңә язылса…
Кеше гомере ябык китап кебек. Һәр яңа көн туган саен, мизгелләрне кичерә-кичерә яшәп, өр-яңа битләрен ачып укый барабыз. Беркайчан да, беркем дә икенче биттә нәрсә язылганны әйтә алмый. Шуның өчен дә язмыш бар диләр…
Гөләби (авылда аны шулай йөртәләр иде) яшьтән бик тырыш, уңган, пөхтә булган. Һәр җире ялт итеп торган аның. Гомере буе кешеләр белән дус, тату яшәгән, беркемне дә авыр сүз әйтеп рәнҗетмәгән. Әмма ире булса да, балалары гына булмаган аларның. Ана сөте имезү, сабый сөю бәхете татымаган аңа. Ләкин нишләмәк кирәк, яшәгәннәр инде бер-берсенең куанычы булып. Тик озак түгел шул, ире аны ташлап читкә киткән. Гомер юлын ялгыз узарга авыр да, картлык көнеңдә дә тормыш иптәше кирәк дип, аны хатыны үлгән ир кеше белән таныштыралар. Ул ирнең балалары да була. Шулай матур итеп яшәп китәләр. Баштарак оялчан Гөләбигә кыенрак була, авыл халкыннан да яхшысынмаган. Тик шулай язгандыр инде дип килешеп, акрынлап ияләшкән. Иренең балалары инде зурлар. “Әни” дип өзелеп тормаганнар, әлбәттә. Буйга җитеп читкә таралышкан көннәре дә килеп җиткән. Картлы-карчыклы кара-каршы утырып тәмле чәйләр эчеп, балаларның, оныкларның сөенечен уртаклашып утырырга да озак язмаган икән – ире аны япа-ялыгыз калдырып дөнья куйган. Тормышында бик күпне күргән Гөләбинең күзләре начарланып киткән – бик кыенлык белән генә күрә. Балалары да кайтып ярдәм итәргә атлыгып тормаганда, яшәргә рухи көче дә көннән-көн сүрелә бара аның. Ялгызы яшәүнең никадәр моңсу, караңгы тормыш икәнен үз башыннан үтүчеләр генә аңлый, диләр шул. Ләкин бәхет кояшыдай калкып бер таң ата – икенче ире сугышта катнашкан Гөләбигә район үзәгеннән фатир булачак дигән хәбәр ирештерәләр. Бу өе ишелер дәрәҗәгә җиткән иде бит, бик әйбәт булыр. Беренче иренең энесенең хатыны да пәйдә булды фатир дигәч. Гөләбине әле моның кадәр берәүнең дә кадерләгәне юк иде – ул гел игътибар үзәгендә, аны бик “яраталар” хәзер. Тик әби генә бигрәк бер катлы инде – бөтен җаны-тәне белән ихластан куана караучысына. Ул ишелергә торган өеннән өр-яңа, чиста өйгә күченгән инде. Шул фатир хакына булса да аны рәнҗетмичә, картлык көнендә тыныч тормышта яшәтсеннәр иде. Тик юк шул, икенче ирнең балаларын да бу хәбәр битараф калдыра алмаган. “Безнең әтинең өе бу – син хуҗа булып утырасың, безгә бүлеп бирергә тиешсең аны”, – дип, өй даулап йөрергә тотынганнар. Әле җитмәсә Гөләбинең өенә килеп гел тавыш чыгарып йөри башлаганнар. Үги балаларның битәрләве күпме дәвам итәр – билгесез… Күпме генә гомере калгандыр Гөләбинең. Әмма шушы көннәрен дә тынычлыкта уздырырга язмаган бугай аңа. Хәер, гомер буе гел киртәләр аша, сыналып яшәгән бит ул… Язмышына шулай язгандыр инде.
Кадрия ХӘСӘНОВА,
КДУ студенты.
Бәхет шулмы?
Бәхет турындагы төшенчәне
Аңлаучылары бар тәхет дип.
Берәү ята зур бай куышында:
“Борчучы юк, менә бәхет”, – дип.
Бәхет шулмы, шау-гөр килеп эштән
Балаларың синең кайтмаса,
Уйнаганда ялгыш оныкларың
Тәрәзәңне бәреп ватмаса?!
Шулмы бәхет: “Нигә утың юк?” – дип
Күршең кереп хәлең белмәсә?!
Шатлыгыңны уртаклашыр өчен
Җан дусларың килеп кермәсә?!
“Чәй кайнады, эшең туктат”, – дип
Хәләл ярың синең килмәсә?!
Бәхет шулмы, синнән эз калмаса?
Чәчкәннәрең уңыш бирмәсә?
Зәйнәп ЗӘКИЕВА.
Актаныш районы, Мөрәс авылы.
Комментарии