- 25.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ат җене кагылган Габделфәт алты яшеннән колхоз басуларында эшли башлый. Атка камыт киертергә, аны җигәргә буе җитмәгәнгә, бригадир атны үзе җигеп, өе янына китерә. Кайда, нәрсә эшләргә кирәклекне аңлата торган була. Башта җир тырмалауны гына тапшырсалар, үсә төшкән саен сукалау, чәчүгә җәлеп итәләр үзен. Ун яшеннән инде лабогрейка белән иген урдыру, урманнан утын ташу кебек җаваплырак, авыррак эшләргә алына. Олы абыйсы Габдулла сугыш кырында ятып кала. Апалары Кәүсәрия белән Фәүзия сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда иң авыр эшләрдә йөриләр. Олы яшьтәге әтисе терлекчелектә, әнисе кырчылык бригадасында хезмәт куялар. Эшләүләре күп булса да, хезмәт хакына түләнгәне салымнарга бетә яза. Унбер яшеннән югарыдан җиткерелгән нәрәт буенча ат белән ерак урманнарда озаклап эшләргә туры килә Габделфәткә. Болай да очын-очка көчкә ялгап яшәгәндә йортта янгын чыгып, бар мөлкәт янып бетә. Каралты-кураны торгызыр өчен күп көч куярга туры килә.
1951нче елның көзендә Габделфәт Лотфулла улы Лотфуллин хәрби диңгез флотына чакырыла. Мурманск өлкәсендә хезмәт итә. Килдин утравында, Гольфстрим агымы йогынтысында, климат үзгәрәк. Кышын көчле салкыннар булмый. Ә җәй көне саф диңгез һавасы артык җылынмый. Ләкин дымлы һавага ияләнү өчен бераз вакыт таләп ителә. Бер сыйныф та укымаган авыл егетенә хезмәттәшләре белән аралашу башта җиңел булмый. Әмма хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы аркасында рус телен тиз үзләштерә, командирларының һәм иптәшләренең ихтирамын яулый. Бәхетенә, утрауда да ат белән хезмәт итәргә насыйп була. Сиксән еллык гомеренең хәрби хезмәттә үткән вакытын сагынып искә ала. Әтисе җитди авырып китмәгән булса, бәлки, килешү буенча да эшкә калган булыр иде. Биш елдан артык хезмәт итеп кайткан егетне «Яңа Тормыш» колхозына бригадир итеп куялар. Ләкин аның бу вазыйфага күңеле ятмый. 1957нче елда күп авылларны, шул исәптән Яңа Кенәрне дә, яңа төзелгән «Северный» совхозы составына кертәләр. Зур хуҗалыкның беренче директоры, Советлар Союзы герое Нәкыйп Сафин үз тирәсенә белемле кадрлар туплый. Габделфәт яраткан шөгыле – ат белән эшләүгә керешә. Кирәк булгач, сигез ел тимерчелектә эшләп ала. Лаеклы ялга чыккач та атлы эшләрдә катнаша. Күп санлы мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр бирелә Лотфуллинга. Ул алар белән хаклы рәвештә горурлана.
Әмма иң зур шатлыгы, олы бәхете, бүгенге ветеранның, үзе әйтүенчә, үзенең язмышын, тормышын авылның хезмәт сөючән гаиләсендә туып үскән Тәскирә белән бәйләвендә. Алар бер ел очрашып йөргәч өйләнешә. Тәскирә – Муллагали белән Зарифаның беренче баласы, кул арасына бик иртә керә. Ике сеңлесен һәм энесен тәрбияләшә. Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган кызны «Яңа Тормыш» колхозына хисап эшенә куялар. Байлар Сабасының бухгалтерлар хәзерләү мәктәбендә укып кайткач, аны «Кызыл Юл» районы үзәк статистика идарәсенә эшкә алалар. Районнар эреләндерелеп, үзәк Олы Әтнәгә күчкәч, Яңа Кенәрдә Рәгип Халитов җитәкчелегендә ятимнәр өчен интернат-мәктәп ачыла. Тәскирә яңа оешманың бухгалтериясен җитәкли башлый. Тиз аралашучан, игътибарлы, авыл халкын, аның ихтыяҗын аңлаган ханымны 1973нче елда Яңа Кенәр авыл советы секретаре хезмәтенә сайлыйлар. Халык мәнфәгатьләрен яклаучы, оста оештыручы буларак, Тәскирә Муллагали кызы әлеге җаваплы урында 1990нчы елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы эшли. Үзгәртеп корулар башлангач, ислам дине кануннарын ныклап өйрәнә, Коръән кушканча яши башлый. Бу өлкәдә дә үзенең кешелекле, изге җан икәнлеген раслый, һич авырсынмый иң җаваплы эшләргә алына. Инде йөздән артык мәетне юып соңгы юлга озаткан. Коръән ашлары, ифтар мәҗлесләрендә, башка дини чараларда абыстай буларак катнаша. Аның вәгазьләрен олысы-кечесе йотлыгып тыңлый. Аягына катлаулы операция ясатканнан соң, өйдә махсус җайланма ярдәмендә генә йөри. Күп еллар кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе, изге Китап сүрәләре ярдәмендә ихлас кешелекле ак әбинең киңәшләре дәвага тиң. Күпләр көнкүрештә килеп чыккан аңлашылмаучылыкларны чишү юлларын аның ярдәмендә таба.
Габделфәт белән Тәскирә бер бала тәрбияләп үстерәләр. 1958нче елда туган Надия әти-әнисе үрнәгендә тырыш кыз булып үсә. Өйдәге эшләрдә бик яшьли катнаша башлый. Мөстәкыйльлеккә өйрәнгән бала бик яхшы билгеләренә укый. Педагогия институтында белем алып, мәктәптә укыта. Таләпчән, гадел, югары эрудицияле мөгаллимне мәктәп директоры итеп куялар. Хәзер укытучылар коллективы, ата-аналар һәм укучылар белән уртак тел табып, Ташкичү мәктәбендә уңышлы җитәкчелек итә. Уку йорты мөһим эш күрсәткечләре буенча алдынгылардан санала. Надиянең кызлары белән дә горурланырлык: Тамчы Арча шәһәрендә музыка белгече, ә Илзирә башкалабыз даруханәләренең берсен җитәкли.
Габделфәт белән Тәскирә Лотфуллиннар үрнәк гаилә булып 56нчы елларын яшиләр. Тыйнак кына пенсия алып, тигезлекләренә, булганына шөкер итәләр. Хезмәттә үткән гомерләре өчен хаклы рәвештә горурланалар. Кешеләргә файда китерә алуларына шатланалар.
Шулай да, хуҗаның хөкүмәтебезгә үпкәсе барлыгы сизелә. Сугыш башланганнан җиңү өчен укуны калдырып, көченнән килгәнчә эшләсә дә (сугыш чорында эшләве турында рәсми документлар була торып) тылда эшләүчеләр исемлегенә кертелмәгән. Югыйсә аның кадәр үк эшләмәсәләр дә сугыш тәмамланганчы ундүрт яшенә җиткәннәрнең ташламалардан файдалануы канунның асылына җавап бирми дип уйлый ул. Артыннан йөреп, суд аша ул исемне алырга мөмкин дисәләр дә, горур холыклы кызлары андый түбәнлеккә төшмәскә куша. Законлы хокукларны суд аша эзләү сәламәтлеккә зыян китерәчәген белә ул. Ә менә социаль хезмәткәрнең ярдәменнән Лотфуллиннар бик канәгать. Илфат Сәлихҗанов һәр көнне хәлләрен белешеп, кирәгенчә булышып тора. Аңа рәхмәтләре чиксез.
Рифат ГАБИДУЛЛИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Комментарии