ОНЫТЫРГА МӨМКИН ТҮГЕЛ

1938нче елны, Пуртаныр (Мари иле) мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамланган Гөлсем, педучилищесына керергә кыстауларына карамастан, туган колхозында хезмәт итәргә була. Бу тырыш кызны колхоз идарәсе мал табиблары әзерләүче техникумга укырга җибәрә. Техникумны сугыш башланырга санаулы гына көннәр калганда, 1941нче елның июль урталарында тәмамлап, яшь белгеч туган авылына эшкә кайта. Авыл халкы, ниһаять, җиңел сулап куя, чөнки авыл тормышы өчен иң кирәкле белгеч үз авылларында булачак.

Гөлсем җиң сызганып эшкә керешә. Барлык колхоз малларының паспортлары булдырыла, кайтканына бер атна эчендә никадәр эшне тәртипкә сала ул. Ләкин бәхетле тыныч тормышны Гитлер фашизмы җимерә. Авылда кара көннәр башлана, ирләрне сугышка озаталар. Алардан соң яхшы атларга да чират җитә. Аларның тәненә кләймә сугып озатканда Гөлсемнең күпме яшьләре түгелүен үзе генә белә, атлар да аңлаган кебек яшь тулы күзләре белән башларын кызның иң башына салып, гүя соңгы сәламнәрен тапшыралар.

Колхозның барлык эше хатын-кызларга, картларга, бала-чагага кала.

Үзләре алабута икмәге ашап, черек бәрәңге кәтермәче кимереп (әле анысы булса) фронтка икмәк үстергән, ачтан шешенгән баласына кесәсенә бер уч арыш уып салган өчен, армый-талмый эшләгән хатын-кызны нинди җанлы кешеләр төрмәгә озата алды икән?! Гөлсемнең 18 яшьлек авыру энесен җәяүләп сугышка куалар, кысталып, урман эчендә озаграк утырып ул олаудан кала, русча бер авыз сүз белмәгән яшүсмер, каты температура белән туган йортына кайтып егыла. Ут эчендә авырып яткан егетне, дезертир дип, мич башыннан аягыннан өстерәп төшереп, дәваламыйча, ашыгыч рәвештә фронтка озаткан авыл советы рәисе нинди канәгатьләнү хисе кичерде икән? Ул бичараны штрафной батальон белән авыру килеш алгы сафка ут эченә кертәләр. Бердәнбер хат ала әнкәсе, бүген сугышка керәбез дигән, аннан соң хәбәрсез югалды дигән хәбәр килә. Газизҗан апа Нургалиен гомер буе көтте. Ил буенча күпме аналар балаларын көтеп җиткерә алмый, хәсрәт эчендә дөнья куйдылар. Газизләренең исемен телләреннән төшерми өзелгән җаннар күпме?!

Чәчүлек ашлыкны кырып-себереп колхоз амбарларыннан читкә озату нигә кирәк булгандыр, әмма аның бөтен авырлыгы, язгы пычрак юллардан кире Тактай-Беләктән күтәреп ташыганда тагын шул ач, хәлсез хатын-кызларга эләгә. Атлар җигеп ташу турында хыялланасы да юк. Исәннәре дә, басып торыр хәлләре булмагач, дилбегә белән матчага асып куелган, әле алда язгы эшләр: сука сукалыйсы, тырмалыйсы, чәчәсе.

Алып кайткан чәчүлек ашлыкны бернинди саклану чарасы кулланмый агулыйлар. 1943нче елны язында чәчүдән бераз ашлык кала. Бригадирлар үзара киңәшеп, Гөлсемгә әйтмичә бу ашлыкны ач атларга ашатырга тоталар. Болай да хайваннарның ачтан үлүе җитмәгән, атлар агуланып үлә башлый. Ә аларның агулы ашлык ашаганнарын Гөлсем белми. Үлгән хайваннарны көн саен дип әйтерлек илтеп күмәләр, ә икенче көнне күбесе юкка чыга, ачка үлмәс өчен кайберәүләр үләксәләрне пешереп ашый.

Гөлсемгә барысы өчен җавап тотарга туры килә. Тикшерүчеләр ягыннан кайтып керми. Үз хәлен үзе генә белгәндер мәрхүмә. Районга чакырткан саен утыртып кую белән яныйлар.

Ул елларда хатын-кызларның күргән михнәтен язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел.

Алар сугыштан соң да колхозның барлык авыр эшләрен эшләп, картлык көннәрендә дә бик аз гына пенсиягә яшәде. Күбесе хәзер мәрхүмнәр инде, сүзем дога булсын.

Гөлсем апа авылның иң уңган егете Мәхмүт абый Мөхәмәдияров белән кавыша, озак еллар бәхетле, тигез гомер кичереп 70 яшендә вафат булды. Бәрәңге бистәсендә гомерен балалар тәрбияләргә багышлаган кызы Рәйсә апа гына гомер кичерә.

Бу язмамны Гөлсем апа һәм җиңү көнен якынайту өчен гомерләрен, көчләрен кызганмый хезмәт иткән башка тыл ветераннарына һәм сугыш еллары балаларына багышладым.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

  ОНЫТЫРГА МӨМКИН ТҮГЕЛ, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии