- 25.10.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Колхозларның иксез-чиксез басу-кырлары, болыннары инде көзгә кергән. Игеннәр урылган. Сугылмаганнары әвен тирәли кибәннәргә өеп куелган. Аларын кыш көне, кар яткач, чабагачлар белән сугасы. Басулар моңсу гына кар белән капланыр вакытларын көтеп ята. Анда хәзер ачы көзге җилләр генә хуҗа. Авыр болытлар агач башларына тия язып агыла, вак яңгыр пыскаклый. Бу вакытта инде басуларда кеше юктыр дип уйлыйсың. Ә чынлыкта салкын яңгыр астында колхозчылар көрәк белән казып бәрәңге алып ята.
Кемнәр соң ул көрәк белән җир казучы колхозчылар? Алар – безнең әниләребез, апаларыбыз. Барысы да хатын-кызлар. Яшь кенә егет-малайлар әниләр, апалар казыган бәрәңгене чүпләп, капчыклап ташу белән мәшгуль. Җир юеш, өстән дә бертуктаусыз яңгыр сибәләп тора. Атлар бәрәңге төялгән олауларны басудан көчкә генә тартып чыгара. Ә әниләр зарланмый. Җан башына тигән 1 гектар да 10 сутый җирне көрәк белән казып чыгып, бәрәңгесен чүплисе бар. Бәрәңге – колхозның төп таянычы. Җыелган ашлыклар колхоз амбарында бер генә кич кундылар да, хөкүмәткә тапшырылдылар. Хөкүмәт «бабай»ның авызы да, корсагы да зур. Колхозчыларга бер хезмәт көненә аванс белән 100 грамм икмәк өләштеләр дә, ел ахырында отчет сайлау җыелышында бер хезмәт көненә 20 граммнан дип түгәрәкләп куйдылар. Әгәр семьяда 1000 хезмәт көне булса, 100 грамм ашлыктан исәпләсәң, 100 кг бирелергә тиеш. Ә болай 1000не 20гә тапкырлыйсың да, 20 кг гына тиеш булып чыга. Семья колхозга әле 80 кг ашлык әҗәтле дә булып кала. Менә шушы «байлык» белән гаиләңне исән-имин яшәтергә, эшләтергә, балаларны укытырга кирәк. Бу мәшәкатьләрнең барысы да әниләребез җилкәсендә. Бәрәңге басуын «копалка» дигән машина белән казып маташалар. Юеш җирдә «копалка» тыгыла, трактор зәңгәр төтеннәр чыгарып, көч-хәл өстери.
1 гектар да 10 сутый җирне 1 ай эчендә алып бетерергә кирәк. Моның өчен син көн саен 3 сутыйны казып, бәрәңгесен чүпләргә тиеш. Хатын-кызлар баш күтәрми казый да казый, ә яңгыр сибәли дә сибәли… Киемнәр манма су. Ярый ла эштән кайтышыңа киемнәреңне киптерерлек җылы мич көтеп торса. Кич кайткач, мичне ягып җылыту, ашарга әзерләү, малларны карау эшләре дә бар бит. Алар да хатын-кызлар җилкәсендә.
Мичкә ягарга иң элек утын кирәк, ә ул бик чамалы гына. Алда әле салкын кышны чыгасы бар. Иртәгә иртән-иртүк торып балаларны озатырга, аннары тагын шул бәрәңге басуына барырга. Йорт янындагы бәрәңге бакчасына чыгарга мөмкинлек тә юк. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхоз басуында.
Колхозның иң авыр эшләре хатын-кызлар өстендә. Сугылып бетмәгән килеш кибәннәргә өелгән ашлык та әниләрне көтә. Бу эшләр иртә таңнан кичке тугызларга кадәр фонарь яктысында башкарыла. Урман кисү, урман чистарту, колхозның малларын карау – кайда нинди авыр эш бар, бар да әниләр өстендә. Апамның апрель аенда чәчүлек орлык өчен 60 чакрымдагы станциягә барганы исемдә.
Хатын-кызлар булмаган булса, колхоз нишләр иде. Шәһәрләрне шушы колхозлар ашатып, колхозның үзен ачлы-туклы килеш хатын-кызлар өстерәде. Әниләргә килгән авырлыкны язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел. Шул юеш басуларда бәрәңге алганда без, сугыш чоры балалары, аларга булышырга тырыша идек. Сугыш һәм хезмәт геройларын, шахтерларны, очучыларны, космонавтларны инженер-эшчеләрне кемнәр тәрбияләп үстерде? Шул хатын-кызлар, әниләр бит!
Менә 2020нче елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Мәскәүгә кунаклар җыелыр. Сугыш коралларын күрсәтерләр. Бөек Җиңү хакына үзләрен жәлләмичә, ялның нәрсә икәнен белмичә, колхоз кырларында, фермаларында тазалыкларын югалткан әниләрне онытмасак иде. Шушы хатын-кызлар колхозларны саклап калды дип, Татарстанның исән калган авылларында әниләр хөрмәтенә истәлекле урыннар, һәйкәлләр булдырсак иде.
Җитәкчеләр, акча юк, дип акланырлар. Безнең Татарстанда акча булмавы мөмкин түгел. Газеталардан, фәлән җитәкченең хатыны 200 миллион акча эшләгән, дип укыйбыз. Бу – бер елга. Совет чорында районда бер генә колхоз миллионер була иде. Анда ул акчаны йөзләгән кеше эшләде. Ә монда бер хатын-кыз! Көне-төне эшләп тә, әниләребез 20 кг икмәккә генә лаек булды. Бөтенләй башка ашмаслык нәрсәләр. Мәктәптә укыганда мин 3 айлык җәйге каникулда 135 хезмәт көне эшләдем. Мәктәпкә белешмә алып барып бирдем. Шуның белән шул. Мәктәпне тәмамлагач, уртача 2 ай буе колхозның урып-җыю эшендә катнаштым. Шул ике ай өчен 25 сум хезмәт хакы алдым (1947 елны алышынган, Сталин акчасы дип йөртәләр иде). Нинди зур шатлык булды ул.
Рафаэль БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии