- 26.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Урамда берәр сукыр кешене күрсәм, ирексездән күзләр яшьләнә, бер мизгелдә иремнең әнисе, ягъни каенанам күз алдыма килеп баса. Ул 1921 елгы ачлыкны, 1941 елгы сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган, үз әнисе ачлыктан үлгәнгә күрә яшьлеген үги ана янында үткәргән кеше. Окоп казулар, урман кисүләр, салкын кыш – болар барысы да эссез калмый, билгеле.
Язмышы шулай язылгандыр, беренче ире сугыштан кайтмый һәм ул икенче хатын булып, дүрт баласы белән тол калган каенатама кияүгә чыга. Каенатам да ике сугыш афәтен узган ир була. Соңгы Бөек Ватан сугышыннан ул бер аяксыз һәм бер күзсез кайта, беренче группа сугыш инвалиды була. Ярыйсы гына торып китәләр, бер-бер артлы тагын биш бала дөньяга аваз сала. Тормыш итүе авыр, чөнки сугыштан соңгы еллар – ашарга җитми, өс-башка кияргә кием юк. Инвалид булуына да карамастан, әткәй колхоз эшендә хәленнән килгәннең барысын да эшли.
Алда әле бик зур сынаулар көткәнен алар соңрак аңлый. Әнкәй (каенанам) игезәк балалар тапкач, күрү сәләте начарая, башы бик авырта, өй тулы балалар – табибларга бара алмый. Ул булмаса, кем ашатыр, кем карар аларны дип йөреп, көн артыннан көн уза. Инде шул хәлендә дә ике игезәк баласын арбага салып, аннан олыларын янга тагып, колхоз эшенә дә йөри, бергә эшләгән хатын-кызлар киңәше белән, әнкәй табибка күренергә була. Ул вакытта глаукома авыруы икәнен белмиләр дә. «Тагын бер бала тапсаң, күзең ачыла», – дигән сүзгә ышанып, ул минем ирем Хәмитне дөньяга тудыра һәм шуннан соң гомерлек сукыр кала. Шул хәлендә дә ул тормыш авырлыкларына бирешмичә, сыкранмыйча яшәвен дәвам итә, караңгы дөньяга ияләшеп, бар эшне эшләргә өр-яңадан өйрәнә. Балаларны аякка бастыруның, үсеп буй җитеп үзеңә терәк булырлык итеп тәрбия бирүнең ничек авыр икәнен үзебез ата-ана булгач кына аңладык. Сукыр булып та, тол калган ирнең дүрт баласын, уртак биш баланы язмыш кочагына атмыйча, бар көчен биреп, тәрбияләп, олы тормыш юлына озаткан анага бүген һәйкәл куяр идем. Хәзерге җилбәзәк аналар күбәйгән заманда, шундый аналар булуын мисал итеп куярлык.
Әле язмыш аны тагын сыный: олы улы армиядән имгәнеп кайта. Әнкәй барысыннан да бигрәк икенче группа инвалид булып кайткан улы өчен кайгыра, өзгәләнә, ләкин шул имгәнү аркасындадыр, улы озын гомерле булмый – 36 яшендә үлә. «Сукыр кешенең күз яше чыкмый», – диләр. Чыкты әнкәйнең яше, улы өчен бик елады. Ул бит аларның йөз-кыяфәтен, буй-сыннарын да күрми, тавыштан гына таный иде, ләкин бик якын күрә, һәрберсен үзенчә ярата белә иде.
Бу язмам каенанам рухына дога булып ирешсен, яшьләр үрнәк алсын иде. Сукыр килеш тә ана исеменә тап төшермәгән кешегә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең?! Әнкәй 84 яшенә җитеп, тормышны яратып гомер итте һәм безгә дә: «Дөнья матур, җиңел, кадерен белеп яшәгез», дия иде. Тик бер аманәте үтәлмәде. «Эшләгән чакта колхоз безне бик яратты, тик җир пае безгә эләкмәде, бәлки, сезгә бирерләр», – дигән өмет белән үлеп тә китте.
Заманы шул булгандыр инде, бу өч инвалидлы йортта нинди авырлык белән яшиләр дип беркем дә борчылмады. Ә бит дөнья булгач, барысы да кирәк. Дөрес, сукырлар җәмгыятеннән киләләр, хәлләрен беләләр иде. Тик ярдәм итүче генә булмады, чөнки ул заман кешеләре зарлана белми иде, рәхмәттән башка сүз әйтмәделәр, барына канәгать, риза булдылар. Ә менә 65 ел узгач, инвалидлар турында дәүләт кайгырта башлады, тик безнең әткәй дә, әнкәй дә исән түгел шул инде. Авырлыкта үскән балаларының дүртесе яши, балалары бик акыллы, эшчән булып үскәннәр. Әткәй белән әнкәйгә рәхмәт, менә дигән тәрбия биргәннәр, минем ирем гомер буе эчмәде дә, тартмады да.
Шулай бервакыт биш бала тәрбияләп үстергән аналарга медаль бирәләр дигәч, әнкәй бик куанган иде, юкка сөенгән икән: ул аңа булмады. Шулай тиеш булгандыр.
Менә хәзер сугыш инвалидларын, гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итәләр, безнекеләргә анысы да юк. Ачы хакыйкать, әмма берни эшләп булмый. Юк, торак алучылардан көнләшеп язуыбыз түгел, бирсеннәр, алсыннар, рәхәтен күрсеннәр, тик мондый ачы язмышлы, ике инвалид булган гаиләләрне дә онытмасыннар иде. Алар вафат инде, ләкин хәзер дә андый гаиләләр яшәми дип әйтә алмыйм.
Гөлнур НӘБИУЛЛИНА.
Апас авылы.
Сукыр анага мәдхия ,
Комментарии