- 27.08.2013
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2013, №34 (28 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Югалту – иң йөрәккә тия торган әйберләрнең берсе. Үзең югалтсаң, җиңелрәк кичерелә, ә менә кемдер урлаганны гафу итү авыр. Аеруча иҗат җимешен югалту кыен. Иҗат кешесенә үзе тудырган әйбер баласы кебек кадерле.
ЗАПРАВКА ТУРЫНДА КЛИП
Җырчы НаилТабанаков интернет аша Оксана Новикова дигән кыз белән таныша. Оксана үзенең шигырен җибәрә – Наил көй яза. Кыз җырны башкарып күрсәткәч, тавышын ошатып, бергә хезмәттәшлек итү тәкъдимен ясый. Гастрольләргә, туй-юбилейларга йөриләр, матур гына эшләп китәләр. «Елдан артык бергә чыгышлар ясадык. Ләкин узган ел ул мине кыен хәлдә калдырды – Яңа Чишмә районына Сабантуйда җырларга чакырганнар иде. Кич белән барабыз дип сөйләштек, иртәнге сәгать 4тә «бара алмыйм» дип смс җибәргән. Шул вакыйгадан соң, Оксана белән аралар салкынайды, ышанычым бетте. Ул «Татнефтепродукт» ягулык станциясендә оператор булып эшли башлады», – ди Наил Табанаков.
Оксана Новикова белән Наилнең элемтәләрен ахыргача өзгән вакыйганың сәбәпчесе – «Килсәң кил, килмәсәң килмә» дигән җыр. Җырны Наил Табанаков Себердә яшәүче иганәчесенә заказ буенча язып биргән. Табанаков белән уртак чыгышлары вакытында Оксана Новикова җырны берничә тапкыр башкарган.
Инде аралар өзелеп, һәркем үз юлы белән барган бер мәлдә, Оксана Табанаковка шалтырата. «Татнефтепродукт» турында визит карточкасы эшләргә теләүләрен һәм сценарий язып бирердәй кеше табып бирүен үтенә. Наил әфәнде, ул вакытта әле үзенә үзе чокыр казыганын аңламыйча, тиешле кешене табып бирә. Ләкин Оксана Новикова әйткән «визит карточкасы»… әлеге дә баягы «Килсәң кил, килмәсәң килмә» җырына автордан рөхсәт алмыйча төшерелгән клип булып чыга.
«Бер көнне «Наил абый, клипны күрдеңме?» – дип шалтырата. «Каян күрим?» – дим. «Интернетта бар», – ди бу. Карадым – сыйфаты да ташка үлчим, сценарие тагын да «сыйфатлырак» – ниндидер атлар чабулый, Оксана бензин салып, буш канистра тотып йөри. «Друг компании» карточкаларын күтәреп кызлар бии. Бераздан дусларым шалтырата башлады:
– «Нәрсә соң бу? Моны син төшердеңме?» – дип. Клип – «Татнефтепродукт»ка ачыктан-ачык реклама! Аны Оксана минем белән чыгыш ясаганда гына башкарырга хокуклы иде. Чөнки аның белән бернинди килешү төзелмәгән. Бергә эшли башлагач ук, әйдә 3 елга контракт төзик дидем. Килешү бирдем. Ул кул куймыйча тәки сузып йөрде – миңа бәйле буласы килмәгәндер», – дип аңлата Наил Табанаков.
«СУД АДӘМ КӨЛКЕСЕ БУЛДЫ»
Наил әйтүенчә, Оксана Новикова автор рөхсәтеннән башка клип төшерүнең законсыз булуын аңларга теләмәгән: «Килеп рөхсәт сораган булсаң, ат бәясе таләп итмәгән булыр идем. Минем баш аркылы сикереп үткәнсең. 150 мең сум түләсәң, мин клипка ризалыгымны бирәм», – дидем. Шул сүзләрне ишеткәч, җенләнеп басып торды: «Мин бит белмәдем, нигә алай итәсең – хәзер мине эштән куалар бит инде, – ди».
Наил Табанаков сүзләренә караганда, клипның иганәчесе – «Шәмәрдәннефтепродукт» җитәкчесе Айдар Зарипов. Берникадәр вакыттан соң, Оксана композиторга шалтыратып, җитәкче белән элемтәгә керергә куша. «Шалтыраттым. «Язма рәвештә миңа дәгъвагызны язып җибәрегез», – ди. «Әлеге җыр минем шәхси милкем, аның хокуклары миндә генә. Ә сез минем рөхсәттән башка клип төшергәнсез. Әхлакый зыян салуыгыз өчен 500 мең сум акча түләвегезне сорыйм», – дип яздым . Ни өчен 500 мең – чөнки минем яклаучым Ләйсән Сәлихова әлеге мәсьәлә буенча Айдар Зариповка шалтыраткач, ул: «Теләсә нәрсә эшләгез, барыбер сез теләгәнчә килеп чыкмаячак», – дигән. Үзегез беләсез бит – «Татнефтепродукт»та акча күп – алар теләсә кемне сатып алырга мөмкин», – ди Наил Табанаков.
Шушы хәлдән соң, композитор Казандагы «Татнефтепродукт» холдинг ширкәте генераль директоры Рөстәм Сабиров исеменә шикаять юллый. Оешманың юристлары клип төшерелүне таный. Ләкин Наил Табанаков аларга «Килсәң кил, килмәсәң килмә» җырының авторы үзе булуны дәлилләргә тиеш икән. Наил Табанаковның кулында «Татарстан авторлар җәмгыяте» (ТАО) белән төзелгән килешү бар. Ул җырның көен чынлап та Табанаков язганны раслый. Шушы белешмәләрне юллагач, «Татнефтепродукт» җитәкчеләре тынып кала, башка җаваплар булмый. Наил Табанаков Саба судына шикаять яза.
– Суд бөтенләй адәм көлкесе булды. Алар булдыра алганча, акланды. Бөтен гаепне Оксана Новиковага өеп калдырдылар. Янәсе, ул үз теләге белән заправкага барып, клип төшергән. Җитәкчеләрнең берсе ялда булган, икенчесе авырган, өченчесе тагын нәрсә эшләгән. Кыскасы, беркем белмәгән. Шунысы кызык, клип 2012нче елда төшерелгән. Ә алар алып килгән белешмә-аңлатмаларда 2013нче ел датасы тора. Без моны мәхкәмәдәге беренчел тыңлаулар дип кенә уйлап барган идек. Оксана Новиковадан әхлакый зыян өчен – 3, адвокат чыгымнары өчен 6 мең сум түләтергә дип шул ук көнне карар чыгардылар. Адвокат белән көлеп утырдык – судның кем файдасына эшләгәне күренеп тора иде.
«ГАЗЕТАГА ЯЗМАСКА КИҢӘШ ИТӘМ»
Табанаков эшне югары судка аппеляциягә биргән. 26нчы август көнне булган мәхкәмә утырышына үзем дә бардым. Саба судында чыккан карарны үз көчендә калдырдылар. Оксана Новикова газетага язарга җыенуымны белгәч, көлеп җибәрде. «Әгәр Наилнең мине фаш итеп, нәрсәдер сөйлисе килә икән – мин каршы түгел!», – дип, һәрбер сорауга тулы җавабын биреп барган җырчы, интервью төгәлләнеп бер сәгать тә үтмәде, кабат элемтәгә чыкты.
– Мин интервьюдан баш тартам.
– Ни өчен?
– Администрация… (әйтә башлаган сүзен әйтеп бетермәде – А.З.) Кыскасы, безнең компанияга бу кирәк түгел.
Оксана Новикованың ни өчен кисәк кенә үз фикереннән кире кайтуын җитәкчесе – «Шәмәрдәннефтепродукт» директоры Айдар Зарипов белән сөйләшкәч аңладым. Айдар әфәнде газетада әлеге ызгыш хакында язма чыгасын белгәч: «Нәрсәгә язасыз инде. Үзегез уйлап карагыз. Компаниянең дәрәҗәсен төшермик. Бу турыда газетага язарга кирәк түгел», – дип фикеремнән кире кайтарырга маташты.
– Рөхсәтсез генә мин дә сезгә килеп клип төшереп китә аламмы? Сүз әйтмәсләр инде алайса?
–Оксана да бездән рөхсәт сорап төшермәгән бит. Ул да белмәгән, без дә белмәдек.
– Оксана Новикова сезнең оешмага шундый хурлык китергән. Нинди дә булса чара күрдегезме соң?
– Выговор яздык. Әти-әнисе бездә күптән эшли аның. Яхшы кыз. Белмәгән, хаталанган. Эләкте инде аңа.
– Клипның иганәчесе сез булгансыз бит.
– Юк, мин түгел. Бу турыда белмәдем дә дим бит. Клипны Оксананың дуслары төшергән.
– Нишләп Оксанага интервьюдан баш тартырга куштыгыз?
– Мин аңа интервью бирмәскә хакың бар дип киңәш кенә бирдем. Үз башы бар бит аның.
Күрәсең, Оксана Новикова өчен директор киңәше шулай яңгыраган ки – бер сәгать эчендә ул үзен яклап әйткән бар сүзләреннән дә баш тартырга риза булган. Ә миңа калса, әгәр дә бу очракта, Оксана Новикова гына гаепле булса, Айдар Зарипов аны шул көнне үк эштән азат итәр иде. Нәрсәгә кирәк «Шәмәрдәннефтепродукт»ка, үзләре әйтмешли, «дәрәҗә төшерә торган» хезмәткәр?
Бер мәзәк. Ире хатынын кесәсендәге акчаларын урлауда гаепли икән. Хатыны: «Беренчедән мин аларга тимәдем, икенчедән, кире урынына куйдым», – дип җавап биргән. Шуның кебек, Айдар әфәнде Зарипов та, үз сүзләренә үзе каршы килеп аклана башлады: беренчедән – клип миңа ошамады, икенчедән мин аны карамадым, өченчедән – монда Оксана гаепле, җитәкчеләр түгел, һәм гомумән, мин ул вакытта Төркиядә ял итә идем, клип төшерелү турында бөтенләй белмәдем, диде ул.
СОҢГЫ СУД БУЛМАСКА МӨМКИН
Наил Табанаковның яклаучысы Ләйсән Сәлихова моның белән генә канәгатьләнергә уйламый. «Алга таба барып, эшне Мәскәү дәрәҗәсендә тикшертергә уйлыйбыз. Үзегез аңлыйсыз – «Татнефтепродукт» бит. Аларның судларга үз чыгу юллары бар», – дип аңлата ул.
«Шәмәрдәннефтепродукт»ның барлык гаепне судта Оксана Новиковага гына өеп калдыруына гаҗәпләнергә кирәкми. Әгәр компания җавап тотса, Наил Табанаковка 9 мең сум түләп кенә котыла алмаслар иде – ә болай, үзегез күреп торасыз – ничек яхшы килеп чыккан – Оксана Новиковага выговор язганнар, ләкин эш урыныннан азат итмәгәннәр, әмма бер шарт бар – җырчы кыз кылган гамәлләре өчен суд каршында үзе генә җавап тотарга тиеш.
«Закон буенча хаклы булсам да, җиңә алырмын дип уйламыйм. Хакимият һәм акча кем кулында – шулар кодрәтле. Ләкин җиңел генә бирешер дип уйламасыннар. Нервыларын бозам әле. Атып китмәсәләр», – ди Наил Табанаков.
Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии