Онытырлык кеше түгел син

Онытырлык кеше түгел син

Безнең гомерләр яуган кар икән –

Язгы ташудай аккан да киткән.

Бу көннәрдә телефоннар бер дә тынып тормыйлар. Анда ишетелгән беренче сүз: «Гомәр! Гомәр, ник алай булды соң? Ник үзеңне сакламадың?» һәрберебезнең күңелендә бер сорау. Урамга чыксак та, очрашсак та, күңелдә дә, телдә дә, йөрәктә дә бер сүз: «Гомәр!» Ни өчендер без иң кирәкле, иң матур сүзләрне тиешле кешеләргә соңга калып әйтәбез. Мөгаен, без үзебез дә, якыннарыбыз да мәңге яшәр дип уйлыйбыздыр.

Күз алдында Гомәр тора, аннан аны озатырга килгән халык ташкыны, үзәк урамга сыймыйча, янәшә өч урамга тулган халык төркеме. Балыклы, Олыяз, Казаклар авылларыннан гына түгел, күрше авыллардан, район үзәгеннән, Казаннан кайтучылар…

Кем соң ул Гомәр? Ни өчен моның кадәр халык ихтирамына, халык яратуына лаек булды соң ул?

Хаҗиев Гомәр Хашим улы – Олыяз урта мәктәбе директоры, үзенең бөтен тормышын, сәламәтлеген балалар тәрбияләүгә биргән кеше.

Ул кешеләрне яратты. Аның яхшылыгы, ярдәме тимәгән кеше калмагандыр. Җылы сүзе, кеше хәленә керә белүе, яхшы киңәше генә ни тора иде! Ул безнең өчен дә яшәде, бөтен кешегә уңайлы, әйбәт булсын өчен тырышты.

Безнең мәктәпкә директор булып килгәч, мәктәпне тәртипләде, территорияне тимер коймалар белән әйләндереп алды, мәктәп эчендә укучыларның өс һәм аяк киемнәрен кую өчен бүлмәләр булдырды, кабинетларны өр-яңадан җиһазлап, ашханәне төзекләндерде, ишек алларын кеше карарлык хәлгә китерде – мәктәпне теләсә нинди семинарлар, конференцияләр үткәрерлек хәлгә китерде. Шул болганчык елларда акчасын, материалларын ничек таба алган? Уйлап карасаң, хәйран калырлык! Көн-төн йокы күрмичә, үзенең хезмәт хакын да мәктәпкә тотып бетерде бит ул. Кешеләр белән уртак тел табуы да ярдәм иткәндер. Шул чорда район мөдире булып эшләгән кырыс Илгизәр Нәҗип улын мәктәпкә чакыртып, аның белән озак кына сөйләшеп утырганнары хәтердә.

Яңа мәктәп төзү – үзе бер тарих. Ничек рухланып, шатланып, хыялланып йөрде ул мәктәп өчен?! Мәктәп проектын эшләгәндә ничә мәртәбәләр Казанга барып, күпме ишекләрне шакырга туры килде аңа. Әлбәттә, бу эшләрне хуҗалык җитәкчесе Хәбибрахманов Газинур Хатыйп улыннан башка ерып чыгу мөмкин түгел иде, Гомәр һәрчак аның хезмәтен алга куеп сөйләде. Үзе һәркөн мәктәп төзелешенә күзәтчелек итеп, эчендә кайнады.

Ниһаять, яңа мәктәп булды. Әле бит аны җиһазлыйсы, укучыларны кабул итәрлек хәлгә китерәсе бар. «Мә, сиңа», – дип китереп тоттырмыйлар.

Көчле рухлы, тәвәккәл кеше иде ул. Һәр ел Җиңү бәйрәме алдыннан укучыларны Новгород өлкәсенә, Мясной борга алып чыгып китә иде. Кешеләр бәйрәм итә, ул казу эшендә.

Укучыларга тәрбия бирүнең күпкырлы икәнлеген күздә тотып, мәктәптә район күләмендәге спорт ярышлары үткәрүне традициягә кертте. Үзебезнең атаклы спортчыларыбыз Рәдис Хәйруллин, Минемулла Мотыйгуллин истәлекләренә спорт ярышлары гөрләп узды.

Күпләребез хыялланган, ләкин аңа кадәр хыял гына булып калган мәктәп музее булдыруны да тормышка ашырды ул. Якупова Зөлхәбирә Мортаза кызы белән бергәләп эшләп, эчтәлекле, бай музей барлыкка килде. «Туган якны өйрәнү» музеена барлык укытучылар коллективын да туплый алды алар. Музейда булган берничә мең кешенең ихлас язмалары аларның хезмәтенә югары бәя ул.

Эшли башлавының беренче елларында ук аның тәкъдиме, ярдәме белән Балыклы, Казаклар авылларының «Хәтер китаплары» язылды.

Дуслары күп иде аның: галимнәр, профессорлардан башлап, иң гади авыл кешесенә кадәр. Үзбәкстаннан Илгизәр Әхмәтов, Михаил Черепанов, Альберт Борһанов, район күләмендәгеләрне дә алсак, дәфтәр битләре җитмәс: Рашат Каюмович, Илнур Хәкимович, Рәшит Миннегалиев һ.б. һ.б.

Гомәр үтә дә тыйнак кеше иде. Түрдә, президиумнарда утырырга, трибуналардан сөйләргә бик яратмады. Ләкин аның хезмәтен күрмәделәр дип әйтеп булмый. Күп санлы мактау грамоталары, хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәре бар аның.

Инде менә безнең исемнән тагын бер тәкъдим: исеме халык хәтереннән төшеп югалмасын, онытылмасын өчен мәктәп музеена яки Балыклы башлангыч мәктәбенә аның исемен бирергә.

Ул ислам дине кушканча яшәде. Кылган гамәлләрен, юмартлыгын ихластан башкарган эшләре белән раслады. Мәктәп ачылуга иң беренче Коръән ашы уздырган иде. Даими рәвештә Фәнис Яруллин белән очрашуларга укучыларны да алып бару, туган көннәренә бүләкләр, күчтәнәчләр бирүне оештырды… Язучының вафатыннан соң хатыны Нурсөяне берничә мәртәбә мәктәпкә чакырды. Якташ шагыйребез Рәниф Шәриповны да онытмады, гел хәлен белеп торды. Аның 50 яшьлек юбилеен бездә оештырды.

Быелгы рамазан аенда пенсиядәге укытучыларга сәдака таратуы дисеңме? Аны профсоюз рәисе Зөлфия Шәрифулловна башкарды. Кайсы мәктәп директоры үз акчасына пенсионерларга күчтәнәчләр тарата икән?

Ул балалардан бернәрсәне дә кызганмый иде. Мәктәптә берсе-берсе 25әр мең сумлык шахмат комплектлары да аның хәләл хезмәт хакыннан.

Мәктәптә эшләп киткән кешеләр үзләрен кирәксез, онытылган итеп санамасыннар дип тә тырышты. Мәктәп күләмендә үткәрелгән барлык бәйрәмнәргә дә чакырылды алар, ә «Өлкәннәр көне» безнең өчен төрле нигъмәтләр белән тулы өстәлләр артында җырлар, биюләр белән күңел ачу, аралашу бәйрәме иде. «Ник шулай борчыласың, өстәмә мәшәкать аласың?» – дигәч, ул: «Мин үземә бу очрашулардан күңел тынычлыгы табам», – ди иде. Игелекнең иртәсе-киче юк, ул кешенең күңелендә, җанында шул.

Мәктәптә укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкка куя алган, киң күңелле, юмарт, зирәк, акыллы, туганнарының да төпле таянычы, ышанычы, яклаучысы, олыларга аеруча шәфкатьле Гомәребез беркемгә бер авырлык китермичә, бакыйлыкка китте дә барды.

Туганнарына, дусларына сабырлык кына телисе кала. Урыны җәннәттә булсын, Иншә Аллаһ.

Ветеран укытучылар исеменнән Рәсимә СӘЛАХОВА,

Кукмара районы, Олыяз авылы

Комментарии