- 28.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Студент елларында ял көннәре үзе бер кызык инде ул. Авылга кайтып китмәсәң, бер атналык эшне шул бер көндә башкарып чыгарга мөмкин. Университеттагы фәннәр мәктәптәгедән шактый аерыла, бигрәк тә югары математиканы үзләштерүе читенрәк. Булачак студентларны да кайвакыт әнә шул «вышка» белән куркыталар. Алагаем зур, озакка сузылган дәресләрдә, тәрәзәдән төшкән кояшта әлсерәп утырганда аңламый калган урыннарның серен тулай торак бүлмәләре ачып сала. Ярый да, атна буена вакытың булса. Көттереп килгән ялларны – әнә шушы фәннең «караңгы» урыннарына багышлыйсың. Чираттагы ял көнем дә шуның белән башланып китте. Сессиягә кадәр үтелгән темаларны үзләштереп, бер системага салып, имтиханнарда сынатмау иде төп исәп. Көтмәгәндә телефон шалтырап, бар планнарымны юкка чыгарды… Казандагы дус кызым Гөлия икән. Бер университетта укыйбыз, ләкин факультетлар гына башка, шуңа да еш аралашып торабыз. Бер-ике атна аны күргәнем булмады, шуңа да шалтыратуыннан зур яңалык көтә идем. Ул минем уйларымны укыган булса кирәк, кунакка киләсен әйтте.
Гөлиянең кышкы сессияне алдан ук ябып, ашыга-кабалана авылга кайтып киткәнен ишеткән идем. Ике атналык сессияне өч көндә ябып, Казаннан табан ялтыратырга ни мәҗбүр иткән икән аны? Монысы да минем өчен сер иде. Очрашуының сәбәбе дә әнә шунда булган. Ул бер ноктага төбәлеп, сөйләп китте.
– Барысы да физкультурадан башланды, – диде ул. – Сынаулар башланыр алдыннан ук тренер бездән төрле күнегүләр ясатып, шуларга нәтиҗә чыгарып, зачет куячагын әйтте. Барысын да диярлек үтәдем, тик берсен берничек үтәп булмады. Төркемебездә берничә кеше генә калдык. «Болай булса, сезне Яңа елга кадәр, эшләргә өйрәнгәнче йөртәчәкмен», – диде тренер апа. Өйдә ныклап әзерләнә, күнегүләрне үти башладым. Тик икенче юлы баргач та эшли алмадым. Гел әни шалтыратып, хәлемне белеп торды. Үти алмаганымны белгәч, ул да уңайсызланды. «Ярар, әни, борчылма. Барыбер куячак ул аны, начар кешегә охшамаган», – дидем дә трубканы куйдым. Ничә көн тырышып әзерләнгәч тә күнегүне үти алмау гарьлеге бугазыма терәлгән иде. Аннары кабат әни шалтыратты. Университет каршына, ашханәгә чәй эчәргә бара идем. Әнинең тавышы карлыккан, елаганын шунда ук сизеп алдым. «Кызым, әйтергә микән, юк микән, белмим дә инде. Өйдәге хәлләрне тыңла әле син. Абыеңны кичә теге чуаш кызы яныннан алып кайттык. Бүген тагын китте, кайтмады», – дип елап җибәрде әни. Абыйның ерак түгел генә урнашкан чуаш авылы кызы белән җәй буе чуалганын белә идем. Урынымда катып калдым. «Туктале, әни, аңлатыбрак сөйлә, ни булды?» – дим, яшемә буылып.
Эшнең асылы болайрак булып чыкты. Әни, абый белән районга баргач, машинага бер кыз кереп утырган. Кем икәнен дә белми кузгалып киткәннәр. Дөресрәге, әни белмәгән. Бераз баргач, теге кыз телгә килеп: «Әниеңә әйтәсеңме, юкмы?» – ди икән. Шунда гына абый: «Әни, ул балага узды. Мин өйләнәм», – дип ярып салган. Әни аптырап киткән. «Башта өйдә әти-әниеңне, туганнарыңны үтерерсең, аннары чит милләт һәм башка диннән булган кызны алып кайтырсың », – дигән. Өйгә кайтып җиткәч, абый әнинең төшкәнен көтеп торган да, машина белән китеп тә барган…
Гөлия бу хәлләрне ишетеп үзе дә әллә нишли, урам уртасында кычкырып елап җибәрә. Аннары дәрескә кергәч, аңын җуеп егыла. «Әни бигрәк тә кызганыч булды», – ди ул. Аның әнисен дә шул ук көнне «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып китә. Бер көн аңсыз яткач, ана аякка басып, туп-туры шул авылга китә. Эшеннән бер кешене дә ияртеп барырга онытмый. Улын эзләп табып, машинаны өйгә кадәр алып кайтып куярга мәҗбүр итә. Ә бит яңа машинаны сатып та җибәрергә мөмкиннәр! Бу эшкә хурланган ата, малаен тотып яңаклый да: «Бар, миңа мондый ул кирәкми, теләсәң ни эшлә дип», – чыгарып җибәрә… Ул көнне дә уллары кайтмый, ул кабат шул авылга китеп бара…
Моңарчы ата-анасына бер кырын сүз әйтмәгән егет ничек шулай ике-өч көн эчендә үзгәргән, аның белән ни булган? Бичара ата белән ана шуны аңлый алмый. Нишләргә белмәгән Гөлия дә телефоннан: «Әни-җаным! Аларга барма, баш иеп йөрмә, алар синең кискән тырнагыңа да тормый! Үзем берничә җиргә эшкә урнашырмын, укуым өчен дә түләрмен, тиздән кайтам», – дип такмаклый. «Кызым, ул бит минем балам», – дип мескен ана, кабат шул чуаш йортына чыгып китә. Ире белән улын алырга килгәч, кызның әнисе мыскыллы елмаеп каршылый. «Алар язылышырга китте, улыгыз мине инде әни дип атый башлады», – ди ул. Ана кеше улын күргәч кенә эшнең нидә икәнен аңлап ала.
Ул сихерләнгән икән. Әйтәм, күзләрендә нур да юк, ябыгып, сулып калган, дип уйлый ул. Бу хурлыкка чыдый алмый, кызның гаиләсен дә оялтырга теләп, кызның әнисе идән юучы булып эшләгән мәктәпкә менеп, барысын да сөйли. Баксаң, ул кызның бар авылга яманаты чыккан икән инде. Университеттан куылган, яман гадәтле тормыш алып бара, өйләрендә бер көтү бала, шуңа да тизрәк кемгәдер урнашырга, күчеп китәргә йөри ди. Чуаш хатынның авылдашлары бу вакыйганы тыңлап таң кала, кызның әнисе үрсәләнеп, нинди генә сүзләр кычкырып бетерми.
Шушы өч көн эчендә үлеп-терелгән ана, елап: «Ярар, мин кем һәм нинди генә булсам да, баламны кайгыртам. Мин – ана! Ә син кызыңның нинди ниятле булуын, нишләвен дә белмисең!» – ди. Ә инде алар барысын да яхшылап уйлаган булган…
Егетне сөйрәп диярлек кире үз йортларына алып кайталар. Шунда ул үксеп-үксеп елый башлый. Хәзер инде сихер булуына шикләнмиләр дә. Төне буе аяк очына утырып саклап чыгалар һәм иртә белән дер калтырап торган улларын өшкерүчегә алып китәләр. Ул да егеттә бозым булуын тулысынча раслый һәм бер атна эчендә аякка бастырырга сүз бирә. Көн дә сеансларга килеп йөргәч, егет терелә. Әле бер атна элек булган хәлләрне дә хәтерләми башлый.
Гөлия исә тиз-тиз генә укытучылары белән сөйләшеп, имтиханнарын тапшырып, авылга ашыга. «Әле ярый барысы да аңлады, каршы килүче булмады», – ди ул. Тик ул кайтканда бу хәлләр тынган, проблема чишелгән була инде. Өйдә аны сулыгып, күзләре эчкә батып калган әнисе каршылый. «Әгәр бераз алдан кайтсам, ни буласын да белмим. Әллә ниләр эшләр идем, ул кызны, бәлки, үтереп үк кайткан булыр идем, әле ярый Ходай саклаган…» – ди Гөлия.
Баксаң, кыз балага да узмаган, мәхәббәте дә ялган булган икән. Укуы барып чыкмагач, шундый юл белән барысын да хәл итәргә исәпләгән ул. Шушы хәлләрдән соң да, берничә көн тынгы бирми шалтырата, смс-хәбәрләр яза чуаш кызы. Әллә ниләр алдап, каргана башлый. Аннары җавап булмагач, эшне туктата.
Бу хәлләрне исем китеп тыңладым. Ана, үзенең олы башын кече итеп, шундый түбәнлекләрне уза, бала дип барысына да түзә. Бары тик ана йөрәге генә моңа сәләтле. Нинди авырлыклар күрсәтсә дә, баласыннан ваз кичмичә, аны кире кабул итә.
Бу хәлләрнең куркыныч бер төш итеп кенә калуын теләр идем. Сихер кулланган кешеләр, бүгенге көн белән яши, алда ниләр көтәсен белми. Сихер кулланып хәтта ирләрне дә гаиләләреннән аерганнарын ишеткәнем бар. Шушы гөнаһлар белән ничек яшәргә була? Башыма сыймый…
P.S. Авылда чыбыксыз телефон тиз эшли. Күпмедер вакыттан соң: «Уллары башка авылга күченеп иткән, өйләнгән икән», – дигән гайбәт тарала. Почта бүлекчәсенә килгән ананы шул сүзләрне әйтеп, елмаеп каршы алалар. «Әле яңа гына кодалап кайттык, белмәдегезмени?» – ди ул гайбәт капчыкларының авызын ябып.
Тамчыгөл ТАКТАШЕВА.

Комментарии