- 28.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №12 (26 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Көннәрдән бер көнне «Татарстан яңа гасыр» телеканалыннан Мәскәү кунакларын күрсәттеләр. Шунда милләттәшебез Марат Бәшаров тимер аякта фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы Алексей Ягудинның әбисе чиста татар нәселеннән икәнен фараз итте. Мин инде күптәннән уйлап йөри идем, нигә бу егеттә татар фамилиясе? Бер акыл иясе тикмәгә генә әйтмәгән икән: «Һәрбер рус кешесен азрак чистартсаң, аннан татар шәхесе килеп чыгуы мөмкин». Моның белән һич тә килешмичә булмый.
Ләкин, сөйлисе сүзем бу турыда түгел. Шушы Ягудин дигән фамилия моннан бик күп еллар элек минем туган авылда булган вакыйганы искә төшерде. Авылыбызның түбән очында, иң кырыйдагы йортта, алыптай гәүдәле, төскә-биткә чибәр Яһүдә абый белән Нәгыймә апа яшәделәр. Бергәләп бик озын гомер кичерсәләр дә, аларның балалары булмады.
Ул заманда авылда ир-затлар әле байтак булуга карамастан, колхозыбызның балта эшләрен, төзү – сүтүне, нигәдер яз, җәй көннәрендә әрмән дуслар килеп эшли. Апрель айлары җитсә, халык: «Аллага шөкер, менә тагын яз җитте, кара каргалар да кайтты, әрмәннәр дә килеп җитәр инде», – дип әйтер иде.
Чыннан да менә бер көнне авылга әрмәннәр бригадасы килеп төште. Колхоз рәисе белән чышын-пышын сөйләшкәч, сыер фермасы түбәсен ябарга күрсәтмә алдылар. Түбә ябар өчен такта бар, ләкин шикмәләр (брусок) юк. Инде нишләргә? Колхозның әле бай чагы, берничә «Беларусь» тракторы бар. Шуларның берсендә бик шук, тапкыр сүзле, бер вакытта да югалып калмый торган яп-яшь егет Гаптелбәр Хәмидуллин эшли иде. Әрмәннәр бригадиры моны чакырып ала да әйтә, без сине буш итмәбез, әйдә безгә урманнан яшь киштәлекләр алып кайт. Нәфес дигән нәрсә кемдә генә юк, Гаптелбәр тракторына утырып урманга юл тота. Матур, төз агачларны кисеп, тракторга бәйләп инде китәргә генә торганда, урман каравылчысы, күрше авыл урысы Бәчели (Василий) дәдәй пәйдә була. Рөхсәтсез урман кискән өчен эт итеп сүккәннән соң, урман хуҗасы куеныннан дәфтәрен чыгарып сорау ала башлый. Фамилияң, исемең, әтиеңнең исеме ничек? Галләмов Никтудым Яһүдә улы, миңа быел уналты тула, ди Гаптелбәр. Һе, Никтудым дисең алайса, мондый исемне бер дә ишеткән юк иде, минем малайның исеме Никита, азрак охшаш икән исемнәрегез. Ләкин бу сине коткармый, яшең җитмәгәнлектән сиңа штраф салып булмый, әтиеңә әйт, рөхсәтсез урман кискәнең өчен штрафны аңа түләргә туры килер. Әтигә түгел бит, колхоз кирәге өчен йөрим, рәис кушты, Бәчели абый, дип тә карый Габделбәр. Дәүләт урманын кисәргә бер кемнең дә хакы юк, иртәгә әтиең бер җиргә дә китмәсен, мин сезнең авылга килеп җитәрмен, ди каравылчы.
Каравылчы сүзендә тора, икенче көнне атына утырып безнең авылга килә. Беренче каршы очраган Фаткыя ападан Яһүдә абыйларның кайда торганнарын белешә. Капкаларын шакып ишек алларына үтә, карый, Яһүдә абый ишек алдын себереп йөри. Каравылчының кулында Яһүдә абыйга штраф салыр өчен язган беркетмә. Исәнлек-саулык сорашкач, кичә урманда яшь агачларны кискәндә малаеңны тоттым, менә сиңа беркетмә, кулыңны куй, ди бу. Яһүдә абый бер агара, бер кызара, ачуы тәмам кабара бу сүзләргә. Ах, шайтан таягы, миннән көлмәкче буласыңмыни әле син, дип, себеркесе белән селтәнеп Бәчели дәдәйне ишек алдыннан куып чыгара.
Бер нәрсә аңламаган урман каравылчысы яклау эзләп туп-туры авыл Советына юнәлә. Беркетмәне авыл Советы рәисенең кулына тоттырып хәлне аңлатып бирә. Рәис беркетмәне укый да, шаркылдап көләргә тотына. Көлеп арыгач, каравылчыга әйтә, Василий Степанович, кайсыдыр тапкыр егет сине төп башына утырткан бит. Бу егет Габдулла Тукайның Былтырыннан һич калышмый нәгаләт, әле арттырып та җибәргән ахры. Соң бит сез Яһүдә абыйның гомерлек чи ярасына тоз сипкәнсез. Аның нинди малае урман киссен, аларга балаларны ходай насыйп итмәде шул. Сез Яһүдә абыйны, себерке белән селтәнгәне өчен, гафу итегез инде, аның да хәлен аңларга кирәк.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН.
Комментарии