Олы йөрәклеләр

Питрәч районы Чыты авылында яшәүче Бәдретдиновлар 4 ел элек үз канаты астына ике кыз – Ләйсән белән Алияне сыендыра. Бүген кызлар җирле мәктәпнең 8нче сыйныфында укый. Берсенә – 17, икенчесенә – 15 яшь.

Тәрбиягә кызлар алу уе кайчан, ничек туган соң? Бу сорауга Разия апа бик гади итеп җавап бирә:

– Өч улыбыз бар. Икесе инде гаилә корып яши. Төпчеге Казан федераль университетында укый. Икенче улыбыз чыгып киткәч, күңелсезләнеп, бик ямансуладым. Өр-яңа, зур йортта дүрт кеше торып калдык. Көн буе үземне кая куярга белми аптырап йөри идем. Безгә Аллаһы Тәгалә ир балалар гына бирде. Кыз тәрбиялисем килде. Бу уемны ирем Гаялга да әйттем. Аннары улларыма җиткердем. Алар: «Әни, алыгыз гына, үз итәрбез», – диде. Өйдәге апам Равия дә каршы килмәде. Шулай итеп район үзәгенә юл алдык, – дип сөйләп китте хуҗабикә, елмая төшеп.

Ә мин аның якты, нурлы йөзеннән күземне ала алмыйм. Ул шулкадәр бирелеп, эчкерсез сөйли.

Шулай итеп ул, ире белән, райондагы опека һәм попечительлек органына бара. Аларны ул чагында бүлек башлыгы булган Гүзәл Моисеева каршылый: кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлата. Бер кочак кәгазь җыярга туры килә Бәдретдиновларга: гаилә тормышы, матди хәле, һәркемнең белем-тәрбиясе, эш урыны, гаилә составы һәм башкалар. Аннары Казанга «Уллыкка алу үзәге» дигән җиргә баралар. Анда көннәр буе психолог, укытучылар белән әңгәмәләрдә катнашып, төрле сорауларга җавап бирәләр. Шуннан соң гына приютка юл тоталар. Барып керүгә, бер кечкенә малай Разия апаның итәгенә килеп ябыша. «Сезнең малай булыйм әле!» – дип күзләренә карап ялварып сорый башлый. «Аның күз карашыннан әллә нинди боз йөрәкле кеше дә эреп китәр иде», – ди Разия апа. Шуннан соң Интернет аша да бик күп балаларны күрсәтеп, тәкъдим итәләр. «Бөтенесен аласы килә, бөтенесе дә жәл», – ди ул. Әмма аларга бу кызгану хисен җиңәргә туры килә. Аларга бит кыз кирәк! Ә кыз балаларны бик тиз алып бетерәләр икән. Шулай да, көтә торгач, приютка татар кызларын китерүләре турында хәбәр килә. Разия апа белән Гаял абый тиз генә җыенып, Казанга китә… Кызлары белән берничә тапкыр күрешеп сөйләшәләр. Татар кызлары булса да, болар туган телләрендә бер сүз дә әйтә белми. Башта урысчалы-татарчалы аралашалар. Кызлар авыр тормышлы имин булмаган гаиләдән булып чыга. Әниләре «яшел елан» колына әйләнгән. Үзе артыннан ирен дә сазлыкка сөйрәгән. Җиде баланың иң кечеләре бу кызлар икән. Авиатөзелеш районында үз йортлары белән торганнар. Кызларга бернинди , карау булмаган (бу турыда безнең белән әңгәмә вакытында үзләре сөйләде). «Приютка илтәсен дә белмәдек. Әни безне кибеткә барабыз дип алып китте дә, приютта калдырды», – дип сөйләде безгә кызлар. Абый-апалары үз гаиләләре белән яши икән. Кыскасы, әни белән әти үз рәхәтләренә, үзләрен кайгыртып кына яшәгән һәм балалары турында искә дә алмаган. Кызлар үзләрен тәрбиягә алырга килгән Бәдретдиновларга барырга бик теләп ризалаша. Шулай итеп бер кыз урынына ике кыз алып кайталар. Башта кызларга да, ир белән хатынга да җиңел булмый. Иң элек тел мәсьәләсе килеп баса. Татар мәктәбендә ничек укытырга? Кызларны 4нче сыйныфка алалар. Укытучылары Люция Хәким кызы Габдрахмановага рәхмәт укый Разия апа. Ул балаларга якты йөз күрсәтә. Мәктәп тормышына, коллективка кертеп җибәрүдә ярдәм итә. 3-4 айда кызлар татарча сөйләшә, укучылар белән аралаша башлый. Бүген инде Ләйсән белән Алия мәктәп тормышы белән яши: чаңгы ярышларында, концертларда катнаша.

Без аларны татар теле дәресендә туры китердек. Укытучы апалары Чулпан Батталова алар турында: «Татар әдәбияты дәресләрендә матур әдәби телдә сөйләшәләр, укыйлар. Ә килгәндә үз эченә йомылган, оялчан иделәр, хәзер иптәшләре белән аралашалар», – диде.

Гаиләдә дә кызлар кул арасына кергән: өйне җыештыру, тирә-якны тәртиптә тоту алар өстендә, ашарга пешерергә яраталар. «Зур кызлар инде, бөтен эшне белеп үсәргә тиешләр. Аларга үз балаларыбызга биргән тәрбияне бирәбез», – ди Разия апа.

Ә Гаял абый кызларны бигрәк тә үз итә икән. «Аларны үз кызларым кебек күрәм», – ди ул. Кызларның үз бүлмәләре, компьютерлары бар, карыйсылары килә икән – түрдә зур телевизор. Хуҗабикә гөлләр үстерергә бик ярата. Бу шөгылен кызларга да өйрәтә. Матурлыкны, гүзәллекне күреп, эшкә өйрәнеп үсәргә тиеш шул кыз бала.

Үз улларына дөрес тәрбия биргән, авылның абруйлы гаиләсе (Гаял абый – гомер буе механизатор, Разия апа хисапчы-кассир, почта мөдире булып эшләгән) бу кызларга да тормышта туры юлны табарга, чын кеше булырга, һичшиксез, ярдәм итәр. Олы йөрәкле, киң күңелле, тәвәккәл Бәдретдиновларга сәламәтлек, озын, хәерле гомер телик.

Наҗия ГАЛИЕВА.

Илгиз Солтанов фотосы.

Комментарии