- 29.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №33 (25 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әтиебез сугыш кырыннан яраланып, контузия алып кайтып, шул әрнүле яраларын күтәрә алмыйча, бу якты дөньядан бик иртә китеп барды. Тик без барыбер язмышка рәхмәтле. Әтиебез өйгә әйләнеп кайтып, балаларына ата назы бирергә өлгергән, йорт-җир, хуҗалык “җиңел сулыш алган”. Ә әйләнеп кайта алмаганнар…
Сугыш кырыннан килгән авыр хәбәрләр читән-капкаларны ачкан, өйдән-өйгә йөргән. Авыл урамнары буйлап ачы хәсрәт, ачлы-туклы, тишек чабаталы тормыш җиле бөтерелеп килеп, һәр йортның ишеген шакыган, ватык-китек тәрәзә кырыйларыннан кереп, өйләр түренә узган. Йорт-кураларның саламына кадәр кышның салкын бураннары урап киткән. Аларның барысын да саный китсәң…
Май башында күңелсез бер вакыйгага тап булдым. Шәһәр мәдәният үзәкләренең берсенә сугышта катнашучылар, ветераннар хөрмәт белән чакырыла. Күкрәкләрен бихисап орден-медаль каплаган. Йөзләрен тирән җыерчык сарган өлкәннәребезнең. Шунда ук кичәне оештыручылар мәш килә, югарыдан килгән кунаклар да бар, тәртип саклаучылар да җитәрлек.
Көтмәгәндә ишек төбенә сакал-мыек баскан, сәләмә генә киенгән 67-69 яшьләр чамасында бер ир килеп керә. Як-ягына карангач, ишектән эчкә атлый. Билгеле инде, тәртип саклаучылар аны туктата, нидер әйтә:
– Кертегез әле мине, – дип тарткалаша бу иске пиджаклы ир. – Минем дә эчкә кереп утырасым килә.
Тәртип саклаучылар ул бәндәне эткәләп чыгарырга маташканда, ябык ир ишек яңагына чат ябышып, кычкырып ук сала:
– Кумагыз, минем дә хакым бардыр, бәлки. Әти сугыштан кайтмады шул безнең. Биш бала ятим калып, биш җирдә газап чиктек. Әтиебез әйләнеп кайткан булсамы…
Сүзен әйтеп бетерергә дә өлгерә алмады, аны урамга тарткалап чыгардылар. Кемдер эчке яктан: “Нинди йолкыш анда?” – дип тә ычкындырды бугай әле.
Әйе, сугыш арты чоры балаларыннан берсе. Ачы язмышлы, кыйналган тормыш юлы узган булса кирәк.
Башын аска иеп, аякларын көчкә сөйрәп киткән әнә шул “бәхетсез”гә карап калдым да бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасым килеп китте. Өстәл артында орден-медальләрен тагып аның әтисе дә утырса, бәлки, бу ир сукбай да булмас, әнә шулай “йолкыш” хәленә дә калмас, бәйрәм тантаналарын ишек ярыгыннан күзәтеп тә йөрмәс иде. Бәлки… Менә шул “бәлки”ләр күбәебрәк китте шул бездә.
Фәрдия ҖИҺАНШИНА.
Казан шәһәре.
Комментарии